Кибет киштәләрендәге ясмык ярмасына игътибар иткәнегез яисә сатып алганыгыз бармы? Бу сорауга бик аз кешеләр генә уңай җавап бирер, мөгаен. Ул культура безгә Совет заманыннан ук ят иде. Ихтимал, сатып алучылар тарафыннан сорау аз булганлыктан да аны күпләп үстермәгәннәрдер. Әйткәндәй, революциягә кадәр Русиядә ясмык зур мәйданда чәчелгән һәм аны “ярлылар ярмасы” дип йөрткәннәр. Властька Никита Хрущев килгәч, СССРда аны чәчү бөтенләй онытыла. Шул ук вакытта, бу елларда инде дөньяда чәчелгән ясмык мәйданнары 3 миллион гектарга якынлашкан була.
Ясмык бик борынгы заманнардан ук дару үләне буларак файда-
ланылган. Борынгы Рим табиблары, мәсәлән, кешенең ашказаны авыртканда, нервлар киеренкелеге вакытында ясмык кулланган һәм әлеге ярмадан әзерләнгән ризык кешегә тынычланырга, сабыр булырга ярдәм итә, дип исәпләгән. Борынгы урыс халык медицинасында ясмык төнәтмәсен чәчәк чиреннән дәваланганда кулланырга киңәш ителгән. Әмма еллар үтү белән аңа ни сәбәпледер игътибар кими.
Русиядә, Башкортстанда ясмык культурасы күпме мәйданнарны алып тора? Ни сәбәпле илнең эчке базарында кыйммәтле культурага сорау аз һәм керемле чималны чит илләргә озату мөмкинлеге бармы?
Рәсми мәгълүматларга караганда, дөньяда ясмык чәчелгән мәйданнар 3,4 миллион гектар, ягъни, барлык кузаклы культуралар мәйданнарының 2,1 проценты чамасын били. Соңгы елларда дөнья күләмендә аның тулай җыемы — 3 миллион тонна, ә һәр гектардан уртача уңыш 8 центнердан артмады. Әлеге вакытта аны иң күп җитештерүче илләр булып Канада, Һиндстан, Төркия, АКШ, Австралия, Эфиопия, Кытай, Сирия һәм Иран исәпләнә.
Кайчандыр Русиядә ярлылар ризыгы буларак билгеләнгән ясмыкны бүген дөньяның алга киткән капиталистик илләрендә – Франциядә, АКШта, Бөекбританиядә мәртәбәле рестораннарда затлы ризык буларак тәкъдим итәләр. Һиндстан һәм Пакистанда үстерелеп, Русия базарында 800 граммлап төреп сатылган ясмык бәясе бер доллардан артып китә. Шул ук вакытта, телгә алынган ике илдә дә аның ярмасын “хәерчеләр ризыгы” дип бәялиләр.
Белешмә. Ясмык бөртеге азык-төлек сәнәгатендә аксымлы препаратларда, колбаса җитештерүдә, консервалар һәм төрле кондитер ризыклары пешерүдә кулланыла. Туклыклылыгы буенча борчак, ногыт борчагы, фасольдән өстенрәк. Ясмыкта төрле майлар – 1,4, углеводлар – 52 һәм минераль матдәләр 3,2 процентка җитә. Саламы һәм кибәге мал азыгы буларак файдаланыла. Саламындагы аксым микъдары — 14-15, ә туклыклылыгы буенча 18-20 процентка җитә, ягъни, солы бөртеге һәм арыш көрпәсеннән дә югарырак, дигән сүз.
Тарихтан мәгълүм булуынча, ясмыкның туган иле – Көньяк Европа һәм Көнбатыш Азия. Аны неолит чорыннан бирле игүләре билгеле. Русиядә әлеге культура белән XIX гасырда кызыксына башлыйлар һәм шул вакытларда ул илдә төп туклану продуктлары исемлегендә булган.
Яңа Русия тарихында ясмыкка игътибар 10-12 ел чамасы элек үзгәрә башлады. Аграр җитештерүдәге яңа таләпләр, дөнья базарында ихтыяҗның артуы, ниһаять, аграрийларның ясмык игүгә мөнәсәбәтен үзгәртә башлады. Соңгы биш елда илебездә ясмык мәйданнары 400 процентка диярлек артып, 140 мең гектарга җиткән, ягъни, биш ел дәвамында 110 мең гектарга арткан дигән сүз. Иң зур мәйданнар – Себер федераль округында һәм ул илдәге гомум ясмык чәчүлекләренең 45,6 процентын алып тора. Икенче урында – Идел буе федераль округы. Аның өлеше 42,9 процентка җитә. Соңгы ике елда илдә ясмык культурасының тулай җыемы 120 мең тонна чамасы, һәр гектардан уртача уңыш 9-11 центнер тәшкил итә.
– Ясмык, борчакка караганда, җылыны ныграк ярата, – ди билгеле аграр галим Петр Жуковский. – Үсентеләр биш градус салкынлыкка да бирешми. Һава температурасының 19-20 градус чамасы булуы ясмык үсеше өчен яхшы. Әмма салкыннарның зыян салу куркынычы зур. Туфракка дым җитмәү вакытлыча гына булганда, корылыкны борчакка караганда җиңелрәк кичерә. Кызганычка каршы, Русиядә ясмык игүнең киңрәк төс алалмавы эчке базарга да бәйле. Әйтик, 2019 ел йомгаклары буенча, илебездә ясмык куллану алдагы ел дәрәҗәсеннән 15 процентка кадәр кимегән иде. 2020 елдагы чәчүлек структурасында ул берникадәр артты. Чөнки чит илгә сату мөмкинлеге үсте. Бигрәк тә әлеге культураны чәчү лидерлары булган Саратов өлкәсе һәм Алтай крае аграрийларының хезмәт нәтиҗәләре, ясмык үстерүнең мәшәкатьле булса да, файдалы икәнен дәлилләде. Илдәге ясмык басуларының 54 проценты шушы ике өлкәгә туры килүе дә күрсәтә моны.
Белешмә. “ROIF Expert” маркетинг агентлыгы тикшеренүләренә караганда, соңгы елларда Русиянең “ясмык базарында” әлеге культураны моңа кадәр төп игүче булган авыл хуҗалыгы прдеприятиеләренең “арткы планга” күчә баруы күзәтелә, ягъни, 2015 елда илдә җитештерелгән ясмыкның 63 проценты алар өлешенә туры килгән булса, 2019 елда ул 56 процентка кадәр кимегән.
Русиядә ясмык культурасы мәйданнарының арта баруының сәбәбе нәрсәдә, дигән сорауга, экспертлар, беренче чиратта, аның экспорт куәте үсүендә, дип билгели. 2015 ел белән чагыштырганда, мәсәлән, ясмыкны чит илләргә сату күләме 20 тапкыр артып, соңгы ике елда 100әр мең тонна чамасы тәшкил итте. Русиядән күпләп сатып алучы илләр исемлеге Иран, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Төркиядән башлана. 2019 елда, мәсәлән, алар Русиядән 18,5 миллион долларлык затлы ярма сатып алган. Аерым чыганаклар буенча, узган елда да мондый хезмәттәшлек уңышлы дәвам иткән һәм ил Хөкүмәтләре арасында яңа килешүләр төзелгән.
Русиядә ясмык үстерү мөмкинлекләре бармы? Күрше дәүләтләр арасындагы көндәшлектә үз урыныбызны саклый алабызмы? Әйтергә кирәк, СССР вакытында илдә аның гомум мәйданы 15 мең гектардан артмаган. Русиянең аграр ведомство белешмәләрендә дә ясмыкның күпме үстерелүе һәм аның перспективасы турында рәсми мәгълүмат юк. Алар махсус фәнни чыганакларда яисә галимнәрнең хезмәтендә генә чагылыш таба. Шулай да, якынча исәпләүләр буенча, илдә кузаклы культуралар чәчелгән мәйданда аның өлеше 1 процент чамасы тәшкил итүе мәгълүм. Узган елда ясмыкның 90 процентын диярлек Идел буе федераль округына караган төбәкләр үстерде. Мордовиядә, Көнбатыш Себердә зур булмаган мәйданнар бар. Күршеләргә килгәндә, ясмык үстерү белән Украина һәм Казахстан шөгыльләнә. Әмма, экспертлар фикеренчә, алардагы җитештерү Русия базары белән көндәшлек итүдән шактый ерак тора. Ә бу Русиянең дөнья базарында тоткан урынын яуларга әлегә беркем дә батырчылык итә алмаячак, дигән сүз. Димәк, ирешелгәннәрне кулдан ычкындырмас өчен илдә ясмык базары яңа сулыш алырга тиеш.
Башкортстанда ясмык үстерү перспективалары ничегрәк? Ни сәбәпле аграрийлар экологик яктан чиста һәм керемле культурага артык игътибар бирми? Әлеге сораулар белән без Башкорт дәүләт аграр университетының агротехнология һәм урман хуҗалыгы факультетының әйдәүче профессоры, Башкортстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Рафаэль Исмәгыйловка мөрәҗәгать иттек.
– Ясмык Башкортстан авыл хуҗалыгы өчен яңа культура түгел, – ди Рафаэль Ришат улы. – Республика җирләрендә аның XIX гасырда ук игелүе һәм яхшы уңыш бирүе турында мәгълүматлар бар. 1930 елларга кадәр нигездә күмәк хуҗалыкларда урын алган ул. Аннары, җир эшендәге шул вакытлардагы “ялган казанышлар” сылтавы белән, үстерү отышлы түгел, дип, баш тартканнар. 1950 елларда республикада аңа кадәр традицион дип исәпләнгән культураны игүгә кабат кайталар. Башкортстанда аның гомум мәйданы 5 мең гектарга кадәр җиткән еллар да булган. Гомумән, безнең климатик шартларда яхшы үсә ала ул. Аксымга бай. Борчакка караганда алдарак өлгерүе белән дә отышлырак. Ясмыкка сорау бар һәм ул бәләкәй түгел. Ләкин, бөтен сәбәп: аны аз үстерүдә һәм үстергәнне сата белмәүдә, дөресрәге, читтәге сәүдә базарын, сату коньюнктурасын өйрәнмәүдә. Хәтта, һәр гектардан уртача уңышы 8-10 центнердан артмавын исәпкә алганда да, ясмыкның республика аграрийлары өчен керемле культура булырына ышаныч зур.
– Ә ни сәбәпле ул республикада аз үстерелә?
— Иң төп сәбәбе — ясмыкның сабагы йомшак булуда һәм аның җиргә ятып үсүендә. Өлгергәч, аны җыеп алу авырлаша. Бигрәк тә республикада тотрыксыз һава шартларын исәпкә алсак, яңгырлы җәйдә аның тулысынча басуда калу куркынычы да бар. Югыйсә, сәүдә базарында килограммы — 30 сумга, ә ярма рәвешендә кибеттә сатылганының ярты килограммы 90-120 сумга җитә. Кереме начар түгел.
Аны Стәрлетамак, Благовар, Авыргазы районнары шактый мәйданда үстереп карады. Аларның тәҗрибәләре дә бар. Әмма үстерүнең, җыеп алуның мәшәкатьле, югалтулы булуы, минемчә, республикада ясмыкны күпләп үстерү мөмкинлеге бирми.
– Безнең Башкортстан шартларына яраклашкан һәм җиргә ятмыйча үсә торган сортларын булдыру өстендә галимнәр ниндидер эш алып барамы?
– Әлбәттә, галимнәр эшли. Кызганычка каршы, бездә әлегә ясмык культурасын өйрәнүче селекционерлар юк. Сынау участокларында тәҗрибәләр үткәрелә, районлаштырылган сортлар өйрәнелә. Теләк рәвешендә шуны әйтергә телим: ясмыкны арпа белән бергә чәчеп үстерергә кирәк. Соңыннан аларны икегә аеру җиһазлары аша үткәрергә була. Арпа культурасы ясмыкка җиргә ятмыйча үсәргә ярдәм итәчәк...
Башкортстан авыл хуҗалыгы җитештерүендә ясмык үз урынын табармы? Әлегә бу сорауга төгәл җавап бирү авыр. Әмма шунысы бәхәссез: әлеге культурага дөнья базарында ихтыяҗ арта һәм ул күптән инде “ярлылар ризыгы” дигән бәядән өстен тора. Русия үзенең экспорт мөмкинлекләрен барлаганда, бәлки, ясмыкка да “урын табар”? Һәрхәлдә, дәүләтнең дә кызыксынучанлык күрсәтүе, аны игүчеләрне дәртләндерүе зур башлангычларга да юл ачар иде.
Олег Төхвәтуллин.
Фотолар Интернет челтәреннән алынды.