-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
28 август 2021, 12:08

Оста төзүче – шәрәфле шәхес

Камилне студент елларыннан ук беләм. Ул Сәйтәк авылында ишле гаиләдә туып-үскән. 

Оста төзүче – шәрәфле шәхес
Оста төзүче – шәрәфле шәхес
Урта мәктәпне тәмамлагач, авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Язмышын авылларның киләчәге, төзеклеген хәстәрләү белән бәйли. Эшкә тәгаенләү комиссиясе әзер белгечне үзенең туган ягына – Балтач районына юллый. Ректорат утырышында факультет деканы үрнәкле студенты турында иң яхшы фикерләрен әйтеп, сүзен: “Камил бар яклап та камил кеше ул !” – дип тәмамлый. Басынкы, иптәшләренә ярдәмчел, игътибарлы һәм тырыш булуын күзаллап әйткәндер педагог.

1972 елның язында Камил Әхмә­дуллин хезмәт биографиясен район башкарма комитеты капиталь төзелеш бүлегенең баш инженеры вазыйфасында башлый. Аңа райондагы барлык төзелеш объектларының өзлексез һәм сыйфатлы эшләвен тәэмин итү бурычы йөкләтелә. Җитәк­ченең эшкә сәләте, булдыклылыгы беренче адымнарыннан ук күренә. Янәшәңдә Закир Әминев кебек төзелеш узаманнары булганда күп нәрсәләргә өйрәнеп була. Камил Җиһанур улы бу елларда шуны аңлый – Уфадагы җитәкчеләр белән һөнәри элемтәләр ныклы, ышанычлы булырга тиеш. Партиянең район комитеты, район Советы җитәкчеләре Камил Әхмә­дуллинны хуҗалыкара күчмә төзелеш оешмасына баш инженер вазыйфасына тәкъдим итә. 1975 елның язындагы бу вакыйга аның язмышында хәлиткеч була. Камилнең 22ел гомере районның төзелеш мәйданында уза.
 
Хәнифҗан Рәхимҗан улы Вәлиев оешманың җитәкчесе булып эшләгән вакыт хәтергә аеруча уелып калган. Бик уңган, оста оештыручы иде. Андый кешеләр тарихта тирән эз калдыра. Олысы-кечесе белән ихлас сөйләшә, фикер уртаклаша белә ул. Аңа бирелгән “Почет билгесе” ордены фидакарь хезмәтенә тиешле бәһа булды. Камил Җиһанур улы белән озак еллар бергә, бер-берсен аңлашып эшләделәр. Шул елларда Штәнде терлекчелек комплексы төзелде. Район күләмендә гигант төзелеш вакытында башкарылды.
 
Комп­лекс төзелеше республика, район җитәкчеләренең даими контролендә булды. Комплексны төзүгә районның барлык осталары җәлеп ителде. Камил Әхмәдуллин һәрвакыт төзүчеләр белән бергә кайнады. Эшләр көйле барды, кадрларны сайлап алуда Камил Әхмәдуллин дөрес юнәлеш алды. 1988-97 елларда Камил Җиһанур улы Балтач МПМКсы начальнигы булып эшләде. Электән килгән матур, файдалы башлангычларны дә­вам итте яңа начальник. Бик күп эшчеләр яңа йорт салды.
 
Яшь гаиләләргә тулай торактан урын бирелде. Ташламалы коммуналь хез­мәттән киң файдаландылар. Ай саен мал тотучыларга катнашазык кайтару тра­диция­гә керде.
Камил Җиһанур улы Балтач районы хакимияте башлыгының төзелеш эшләре буенча урынбасары итеп тәгаенләнде. Бу еллар аның биог­рафиясендә аерым урын алып тора. Бу командага тәвәккәл, максатчан, үз һөнәрен яхшы белүче, төгәл кеше икәнен тормышта исбатлагач килде. “Башкортстанның атказанган төзүчесе” исемен алган, “Башкортстан Республикасы алдында фидакарь хезмәт өчен” билгесе белән бүләкләнгән. Ике чакырылыш район Советы депутаты. Яңа вазыйфада мөһим төзе­лешләрне тормышка ашырды. Район үзәк дәваханәсенең төп корпусы кыска вакытта үсеп чыкты. Аны ачу тантанасына Русиянең сәламәтлек саклау министры Михаил Зурабовның килүе бәйрәмгә ямь өстәде.
 
Быел Сабантуйда Балтач районы хакимияте башлыгы Илгиз Субушев Камил Әхмәдуллинга озак еллар төрле вазыйфаларда тырыш һәм үрнәкле хезмәте өчен “Балтач райо­нының шәрәфле шәхесе” исеме бирелү турында таныклык тапшырды. Озын хезмәт юлының лаеклы нәтиҗәсе бу.

Ханис Хаҗимов.
Балтач районы.


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: