Учалы районында башкортларның Табын ыруы съезды булды. Анда республиканың төрле районнары вәкилләре, шулай ук Чиләбе өлкәсе делегациясе катнашты.
Чиләбе өлкәсе делегациясен Башкортстан Республикасының Чиләбе өлкәсендәге вәкиле Әлфир Баимов җитәкләде. "Чиләбе өлкәсе территориясендә гасырлар буе башкортлар күп яши, хәзер алар 170 меңгә якын. Алар үз тарихларын яхшы белә, телне саклый. Мәсәлән, Аргаяш районындагы 21 мәктәпнең19ында башкорт теле укытыла, балалар туган телләрен һәм мәдәниятен өйрәнә”, - дип билгеләп үтте Әлфир Баимов.
Туңгатар авылында театрлаштырылган тамаша узды, милли бизәнү әйберләре, костюмнар, кухня һәм халык кәсебе эшләнмәләре күргәзмәләре оештырылды. Спорт ярышлары борынгы халык уеннары элементларын күрсәтте.
Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары, Бөтендөнья башкортлары корылтае президиумы рәисе Эльвира Аеткулова быел игълан ителгән "Башкорт тарихы елы"ның бурычлары турында сөйләде. "Башкортстан халкы - көчле, тирән тарихлы, бай рухлы. Безнең республика - милләтара татулык һәм үзара ярдәм үрнәге. Алга бару өчен безгә белем, белем һәм тагын бер тапкыр белем кирәк. Башкорт халкының үсеш стратегиясе кабул ителде - киләчәктә этносның тотрыклы һәм уңышлы үсешен тәэмин итү өчен заманча максатлар, бурычлар, принциплар, юнәлешләр комплексы, гамәлгә ашыру механизмнары кирәк. Әмма аның ничек тормышка ашырылачагы һәрберебездән тора", - дип белдерде Эльвира Аеткулова.
Парламентарий шулай ук ата-аналарның мәгариф оешмаларында балаларына өйрәнү өчен туган телне сайлау хокукы булуы турында искәртте, мәгариф турындагы законнардагы үзгәрешләр турында сөйләде. Табын ыруы берлеге идарәсе рәисе вазыйфасын башкаручы Фәнил Кодакаев ыру турында сөйләгәндә аның тарихына да тукталды.
- Табын ыруы берлеге беренчеләрдән булып оештырылды. Ыруның беренче съезды 1993 елның 27 мартында Красноусол авылында узды, аннан соң 1994 һәм 2007 елларда, ә соңгысы 2017 елның 25 февралендә Уфа шәһәрендә узды, - диде Фәнил Кодакаев.
Табынлылар атаклы якташларыбызның исемен мәңгеләштерү, районда туган якны өйрәнүчеләр хәрәкәтен үстерү, яңа иҗтимагый мәйданчыклар булдыру, яшьләр белән эшләү мәсьәләләре буенча фикер алышты. Шулай ук ыруның Советы оештырылды, аның рәисе итеп Фәнил Кодакаев сайланды.