+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
3 сентябрь 2021, 11:36

Исемендә – җисеме

Дәүләт эшлеклесе, сәясәтче, галим, югары мәктәп педагогы Зөфәр Мөхтәр улы Тимербулатов үзенең 70 яшьлек олы юбилеен билгели.

Исемендә – җисеме
Исемендә – җисеме

Зөфәр исеме гарәпчәдән “җиңүче” дип тәрҗемә ителә. Зөфәр Мөхтәр улының бар тормыш юлы нәкъ җиңүләрдән тора да инде. Ул күп еллар дәвамында республика матбугатын һәм китап басмасын үстерүгә зур өлеш керткән җитәкче-журналист буларак танылу алды.

Зөфәр Тимербулатов 1951 елның 3 сентябрендә Ишембай шәһәрендә туган. “Совет Башкортостаны” гәзите редак­циясендә чирек гасырдан артык эшләгән талантлы журналист, фронтовик Мөхтәр Әхмәт улы Тимербулатов гаиләсендә үскән.
 
Әтисе һөнәре улына күчә. Шуңа да Зөфәрнең балачактан басма сүзгә тартылуы очраклы түгел. Аның өчен иң кадерле бүләк – кызыклы китап була.
1968 елда Зөфәр Тимербулатов Стәрлетамак дәүләт педагогия институтына (хәзер – БДУ филиалы) укырга керә. Актив һәм эшчән яшь кешене уку елларында институтның комсомол комитеты секретаре итеп сайлыйлар.
 
1973 елда институтны тәмамлаганнан соң ул Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Демобилизациядән соң Зөфәр Тимербулатовның журналист карьерасы башлана. Ул “Стерлитамакский рабочий” гәзите хәбәрчесе булып эшли башлый, бер елдан соң бүлек мөдире була. Аннан соң “Сода” җитештерү берләшмәсенең “За коммунизм” күптиражлы гәзите мөхәррире булып эшли. 1980 елда Ишембай шәһәренең “Восход” гәзитен җитәкли. Шунда ук журналистлар берлегенә керә.
1986 елдан Зөфәр Мөхтәр улына эшчәнлек өлкәсен кискен үзгәртергә туры килә. Ул КПСС өлкә комитетының матбугат, радио һәм телевидение секторы инструкторы, мөдире була. Күпмедер вакыт идеология бүлеген җитәкли.
 
Биш ел узгач, Зөфәр Тимербулатов Башкортстанның матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат министры итеп билгеләнә, үзгәртеп кору чорында республика мәгълүмат чараларының беренче җитәкчесе була. Бу чорда яңа кәгазь һәм электрон басмалар оештыру, полиг­рафия базасын яңарту буенча күп эш башкарыла, моннан тыш иң яхшы гәзит­ләрне, тәҗрибәле журналист кадрларны һәм тарихи традицияләрне саклап калуга ирешелә. Тармак җитәкчесе буларак, ул телевизион тапшыруларны тамырдан үзгәртүгә, юлдаш телевидениесен гамәлгә кертүгә, “Истоки”, “Йәшлек”, “Өмет”, “Аманат”, “Шоңкар”, “Тулпар”, “Бельские просторы” гәзит-журналларын, район һәм шәһәр басмаларын, башкорт һәм татар, мари һәм чуваш телләрендә “Чолман”, “Урал сасси” республика гәзитләрен булдыруда турыдан-туры катнаша.
Бер үк вакытта Зөфәр Мөхтәр улы үзенең белем дәрәҗәсен даими күтәреп тора. 1986 елда ул Свердловскида ике еллык югары партия мәктәбен тәмамлый. Ә Русия Эчке эшләр министрлыгының Дипломатик академиясен тәмамлаганнан соң, Зөфәр Тимербулатов янә идарә эшчәнлегенә чакырыла.
 
Ул Башкортстан Президенты Хаки­миятенең мәгълүмат-аналитика идарәсе җитәкчесе урынбасары — бүлек җи­тәкчесе булып эшли. Республиканың уңай имиджын үстерү, Русия төбәкләре һәм чит илләр белән ике яклы мөнә­сәбәтләрне киңәйтү, протокол мәсьә­ләләре белән шөгыльләнә. 1997 елдан 2000 елга кадәр республиканың тышкы элемтәләр министры урынбасары буларак, шул ук эшчәнлек юнәлешләре буенча хезмәтен дәвам итә. Аннары яңадан Баш­кортстанның Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат министрлыгын җитәкли.
 
Озак вакытлар Зөфәр Тимербулатов республиканың Китап палатасы, 2005-12 елларда “Китап” нәшрияты директоры булып эшли. Аны Русия төбәк­ләренең милли нәшриятлары арасында алдынгылар рәтенә күтәрә. Зөфәр Тимербулатов балалар өчен әдәбият чыгаруга, төрле жанрдагы басмаларны киңәйтүгә, электрон китаплар нәшер итүгә, язучылар һәм журналистларның иҗат берлекләре белән элемтәләрне ныгытуга күп вакытын һәм көчен бирә. Нәкъ менә ул җитәкчелек иткән чорда “Китап” нәшрияты Бөтенрусия һәм Халыкара китап ярминкәләрендә даими катнашып, лауреат була.
 
2006 елда Зөфәр Мөхтәр улы диссертация яклый һәм философия фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсен ала. Ул үзен киңкүләм мәгълүмат чаралары мәсьәләләре буенча зур белгеч буларак таныта. Русия һәм Башкортстан журналистикасының хәзерге торышы, аның перспективалары, мәгъ­лүмат иминлеге, матбугатның гражданлык җәмгыяте үсешенә йогынтысы турында күп кенә мәкаләләр авторы булып тора.
 
Зөфәр Мөхтәр улы Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында актив фәнни-педагогик эшчәнлек белән шөгыльләнә.
Зөфәр Тимербулатов үзен бик зыялы, энциклопедик белемле шәхес итеп таныта. Барлык коллегалары һәм хезмәттәшләре аның намуслы булуын, аралашучанлыгын, кешелеклелеген, проблемаларны дәүләт дәрәҗәсендә хәл итүен, эштә куллана белүен билгели.
 
– Мин хезмәт юлымны дәүләт хез­мәткәре буларак башласам да, үземне иң беренче чиратта журналист дип саныйм, — ди Зөфәр Мөхтәр улы. — Ә бу һөнәр башта кешеләр белән аралаша, теләсә кайсы кеше белән уртак тел таба белүне күздә тота. Әгәр дә син төй­мәләрнең барысына да эләктерелгән костюм кигән түрә икән, әңгәмәдәшең белән фикер уртаклыгы табуың шикле. Гаиләдә дә мине һәр кешедә шәхес күрергә һәм хөрмәт итәргә өйрәттеләр, син аңа вазыйфалы зат буларак кына түгел, ә кеше буларак та ярдәм итәргә тиеш.
 
Зөфәр Тимербулатовның республика алдындагы зур казанышлары “Баш­кортстанның атказанган мәдәният хез­мәткәре”, “Мәгариф отличнигы” дигән мактаулы исемнәр белән билгеләнде. Ш. Ходайбирдин һәм З. Биишева исемендәге премияләр лауреаты да ул.
Ә иң мөһиме, аның казанышлары, җиңүләре республика журналистикасына бүген дә хезмәт итә. Без аны күркәм юбилее белән тәбриклибез һәм озак елларга җитәрлек сәламәтлек һәм тормыш яме телибез.

Резида ВӘЛИТОВА.


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: