-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
8 сентябрь 2021, 09:46

Ризыккаем читкә, һай, язса да, Туфраккаем читкә язмасын

Уфадагы мөселман зиратында туган уйлар.Зират – кемнеңдер әмеренә буйсынып, ә тереләргә хәтта зарураттан да, барыр урын түгел. Бу юлдан безне я хәсрәтле йомыш, я, булмаса, күңелнең боегуы йөртә. Тегендә киткән кадерле кешеләрең өчен, кабер янына килеп кайгыңны янә һәм янә яңартуың, тормышның төрле мәлләрен хәтер­ләвең, бәлки, мөһим дә түгелдер. Һаман күздән югалтмый, төс-башларын онытмый көн итсәк тә, алар кайсыдыр рәвештә гомерләрен дәвам итәдер, дигән хыялга ихтыяр бирсәк тә, киткәннәрдән хәбәр-мазар алган кешеләр очрамый. Бары, Мостай агайга ияреп, үзебезнең бәгырь кисәге турында, “тегендә дә соры күләгә булмас, җаны аның бизәр җәннәтне”, дип ышану белән генә чикләнергә мәҗбүрбез.

Ризыккаем читкә, һай, язса да, Туфраккаем читкә язмасын
Ризыккаем читкә, һай, язса да, Туфраккаем читкә язмасын
Адәм баласы вазыйфа йөкләткән бурычны үтәү, гаилә турында көндәлек хәстәрлекләр, табигый хаҗәтләр белән генә яши алмый. Кешегә ашау-эчү дә, кием бөтенлеге дә, дус-иш, туганлык та, якты йөз, яхшы сүз дә һәрдаим кирәк. Шагыйрь: “Хәтта ялгызлыгыңны да сөйләргә кеше кирәк”, – дип раслаган кебек, кемгәдер мохтаҗ булуыңны якыннарыңны, дусларыңны югалта килә генә аңлыйсың. Бәлки, безне, милләтебез һәм тоткан динебезгә карамый, мәчет, чиркәү, костел, синагога һәм башка гыйбадәтханәләргә гади сүз белән генә аңлата алмастай тойгылар, рух бурычы тартадыр?
Каберлеккә зиярәт кылу – җиңел-җилпе ниятле гамәл түгелдер. Шулай да бәгъзе илләрдә каберлекне күрсәтүне туристларны хезмәтләндерү программасына да кертәләр. Хәтерне яңарту да, юл уңае, коммерция дә. Шөкер итик, татар, башкорт һәм, гомумән, мөсел­маннарда ул кәсепчел гадәтләр хупланмый.
Әрвахлар мәңгелек дөньясына күчкән урынга барып урау – күңел эше. Уфадагы чама белән ХIХ гасырның утызынчы елларында нигезләнгән Мөселманнар каберлегенә килеп йөрү (ул нигәдер “Мөселман зираты” дип атала) һәм шунда туган уйларын гамьгә җиткерү гадәтен Равил Үтәбай-Кәрими этик-публицистик рәвештә башлап җибәргән иде. Көнчыгыш гыйлемнәре җәһәтеннән искиткеч белемле һәм мәдәни бу агай һәммәбезгә дә традицион Ислам белән дөньяви мәгърифәтчелекнең аерылгысызлыгын хезмәте белән раслады. Гомумән, Татарстанда туып, Мәскәү, Казан югары уку йортларында белем алып, Башкортстан мәгариф челтәрендә сизелерлек эз калдырган, аеруча язучы, көнчыгыш фәннәре белгече, педагог-мәгърифәтче, дин эшлеклесе Ризаэддин Фәхре­д­диновның тормышы һәм эшчәнлеге турында Равил Алексеевич Үтәбаевтан да күбрәк кем язды икән? Ул, дөньяның вак-төягеннән арынып торып, арабызда кайчандыр яшәгән, киткән һәм хәтердән җуела башлаган милләттәшләребезнең исем-затын яңарту, хөрмәтләп искә алу өчен үзе белгәнчә һәм инанганча эшләде. Бу җәһәттән Үтәбай-Кәримигә охшаган һәм тиңләшерлек кемне дә булса аныклап әйтү авыр.
Каберлек – балкып яшәп, күкрәп киткәннәрнең дә, яктыдан караңгыга шау-шусыз гына кереп тынганнарның да уртак төяге. Дөньялыкта алар кем булган? Хәзер, тегендә тиңләшкәч, бу, бәлки, мөһим дә түгелдер.
Яңартылган Башкортстанның беренче Конституцион суды рәисе Ирек Шәриф улы Мокъсинов ачык, һич масаю белмәс гади кеше иде. Бу гадилеге сәбәп булдымы, фәндә дә, дәүләт хезмәтендә дә гаять зур дәрәҗәләргә ирешкән агай белән күрешеп, сөйләшеп йөрү бәхетенә ия булдым. Ирек Мокъсинов республикабызда дәүләтчелек институтларын җайга салу, гади кешенең мәнфәгатьләре өстенлек итсен өчен көчен, белемен, аеруча табигать биргән ихласлыгын кызганмады.
Соклангыч сыйфатларга ия булган кешеләрнең дә фани дөньяны ашыгыб­рак калдыруы гына үкендерә.
Менә янә дә күркәм бер агай кабере. Русиянең атказанган нефтьчесе Ампир Шәйбәк улы Сыртланов “Башнефть” берләшмәсен күп еллар җитәкләде. Аның хезмәтләрен саный башласаң, гәзит сәхифәсе генә җитмәс. Гомумән, үтә тыйнак, кеше күзенә бик үк чалынып бармаган бу олы җитәкче, Башкортстан нефтенең данын арттыруга тәҗрибәсен дә, көчен дә кызганмаган кеше турында да без, каләм ияләре, сүз әйтергә форсат тапмадык.
Агыйделнең уң ярындагы биек үрне халкыбызның дистәләрчә асыл ул һәм кызлары соңгы төяк иткән. Шунда Сыртлановның авылдашлары – легендар ректор Рыфат Рәхмәтулла улы Мәүлетов белән аның энесе Мидхәт Рәхмәтулла улы бер-берсенә якын гына җирләнгән. Бүздәк районының Шланлыкүл егетләре, өлкәне инженер-технолог, кечесе тау инженеры иде, техник фәннәр докторлары, профессорлар, Русия һәм Башкортстан Фәннәр академияләренең мөхбир-әгъзалары, шәрәфле исемнәр, дәүләт бүләкләре, ә иң мөһиме – ил өчен башкарылган тау-тау эшләр... Кит инде, бер Шланлыкүлдән шулкадәр батыр ирләр чыккач, тоташ республика турында нәрсә әйтмәк кирәк?..
Ә үзем, хәтерләүләремнән, тәэс­со­ратларымнан арына алмый, элекке, җиргә сеңгән, тәкатьсез үләннәр, куаклар астында калган каберләр арасында йөрим. Олы юлдан ерактагылары янына үтү мөмкинлеге юк, чөнки яңа каберлекләр элеккеләрен тыгызлый, кыса, яр читенә этә кебек. Зур җитәкчеләрнең, билгеле әдип­ләрнең, хәлле кешеләрнең ка­берләре күркәм, башкаларныкыннан аерылып тора. Мидхәт Шакиров белән әтисе Закир карт, үзенчәлекле мавзолей кебек, аерып җирләнгән. Башпотребсоюзны күп еллар җитәкләгән Фәүзи агай Гарипов белән хәләл җефете Динара апа да соңгы төягенә зарлана алмас иде. Ә менә аларга күрше генә туры килгән Фатыйма апа Мостафина (Башкорт­станның элекке мәгариф министры) игътибарга мохтаҗ.
“Тереләрнең кадерен бел, үл­гәннәрнең каберен бел”, – дигән сүзләр хәзер аеруча еш кабатлана. Ләкин без хәтерсезлек чиреннән котыла алмабыз, ахры. Ятимсерәп ятучы каберләр бер Фатыйма Хәмит кызыныкы гына түгел. Генерал һәм Герой Таһир Кусимовның туганнары, якыннары юкмы икәнни?
Арслан Мөбәрәков кабере дә тәрбиясез, халык язучысы Әхияр Хәкимов, композитор Хөсәен Әхмәтов, балет артисты Хәләф Сафиуллин, рәссам Мөхәммәт Арсланов, Баш­кортстанның горурлыгы булган башка кешеләр хәстәрлектән дә мәхрүм, күрәсең, хәтеребездән дә җуелалар.
Урык-сурык язмаларымның ахырына нокта куюдан алда бер теләк әйтергә җөрьәт итәм. Бүген Мөселман зираты дип йөртелгән зират әрвахларны XIX гасырдан ук үзенә кабул итә. Биек яр өсте, һәр якта – шәһәр йортлары, хуҗалык объектлары, ә зират киңәя алмый. Мәрхүмнәрне тыңкычлап, өсте-өстенә җирләү этика, дин кануннары белән сыеша аламы икән? Мөсел­маннарны арытаба да аерыбрак җирләү теләге котылгысыз булса, бәлки, башка чара эзләргә кирәктер?
...Гыйззәтле Равил Үтәбай-Кәрими әфәнде юлын ни рәвештәдер кабатлыйм әле дип дәртләнүем дәр­мансызлыктан тоткарланып калды. Һәркемнең үз юлы инде: гади бер каләмгир укымышлы, гражданлык рухы белән яшәгән философ һәм диндар эшмәкәрнең эзләрен кинәт кенә кабатлый алмый. Әрвахлар янына барып, шулай да бер хакыйкатькә тагын инанып кайттым: үлем һәркайсыбызның вазыйфасын да, матди хәлен дә тиңли, өстәге һәйкәлләр тереләр өчен генә мөһим.

Марсель КОТЛЫГАЛЛӘМОВ.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: