-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
24 сентябрь 2021, 09:10

Һиҗрәт – Аллаһ илчесенең күченүе

Хәзер мөселманнарда һиҗри ел хисабы буенча 1443 ел. Ул милади ел агышы белән 10 август көнне — мөселман календаре буенча Мөхәррәм ае туу белән башланды. Сәфәр – һиҗри календарьда икенче ай. Сәфәр ае 8 сентябрьдә башланды. Үз вакытында бу ай көзнең беренче ае булган, һәм шуңа күрә “сары” (гарәпчә: сәфәр) дип аталган, чөнки нәкъ менә көзен үсемлекләр саргая һәм сула.  

Һиҗрәт – Аллаһ илчесенең күченүе
Һиҗрәт – Аллаһ илчесенең күченүе

Сәфәр аенда Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлламнең Мәккәдән Йәсриб шәһәренә (булачак Мәдинә шәһәре) һиҗрәте башланган. Аллаһ илчесен үтерү нияте белән дошманнар, җыелып, аның өен уратып ала. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәллам өеннән чыгып барганда үз алдына бер уч туфрак ыргыта һәм, Коръәннән аятьләр укып, өеннән чыгып китә. Аллаһ мөшрикләрнең күзләрен шулай күрмәс итте ки, алар Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлламнең Әбүбәкер йорты янына каршылыксыз барып җитүен сизми дә.
Берникадәр вакыттан соң алар, бергәләп, әс-Саур тавына килеп җитеп, мәгарәләрнең берсенә кереп кача. Мәгарәгә беренче булып, Рәсүлүллаһның тормышына куркыныч янамавын тикшерергә теләп, Әбүбәкер керә. Ул бер урынны чистартканнан соң, мәгарәгә Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәллам керә һәм алар ял итәргә ята. Йоклаган вакытта Әбүбәкерне чаян чага, әмма ул, Рәсүлүллаһны уятудан куркып, хәтта урыныннан да кузгалмый. Әмма аның күз яшьләре Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлламнең йөзенә тама, һәм ул, уянып, нәрсә булганлыгын сорый. Әбүбәкер аңа: “Мине чаян чакты”, — дип җавап бирә. Шул чакта Рәсүлүллаһ чаян тешләгән урынга өргәч, авырту басыла. Алар, үзләрен эзәрлекләүчеләр эзләп табарлар дип куркып, бу мәгарәдә берничә көн буе яшеренеп тора.
Шул ук вакытта мөшрикләр, качакларны эзләп табарга теләп, үз кешеләрен җибәрә, аларны Мәккәгә тере яки үлгән килеш алып кайткан кешеләргә бүләккә йөз дөя билгелиләр. Бервакыт алар үзләре эзләгән кешеләр яшеренгән мәгарә янына килеп тә җитә. Хәдисләрдә хәбәр ителгәнчә, дошманнар мәгарәгә шулкадәр якын булганнар ки, әгәр аяк асларына карасалар, Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлламне һәм аның иптәшен күрерләр иде. Шул мизгелдә Әбүбәкер Рәсүлүллаһ өчен нык кайгыра башлый, әмма Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәллам аңа болай ди: “Әй Әбү бәкер, син икәү турында ни әйтерсең, алар белән өченчесе Аллаһ булса?” Дошманнары аларны күрми һәм китеп бара (Әл-Бохари “Сахих”ы, 4663 һәм Мөслим “Сахих”ы, 2381).
Бу уңайдан Коръәннең аерым бер аяте иңдерелә: “Әгәр сез аңа (Пәйгамбәргә) ярдәм итмәсәгез дә, кәферләр аны куып чыгарганнан соң, Аллаһ аңа инде ярдәм күрсәткән иде. Ул (Пәйгамбәр) мәгарәдә булган икәүнең берсе иде, һәм ул үзенең юлдашына: “Кайгырма, Аллаһ безнең белән бит”, — диде”. Шул чакта Аллаһ аңа тынычлык иңдерде һәм сез күрмәгән гаскәрләр белән ярдәм итте...” (Коръән, “әт-Тәүбә” сүрәсе, 40нчы аять.)
Мәдинәгә бару юлында Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлламне һәм аның юлдашын мөшрикләр тарафыннан билгеләнгән бүләкне алырга теләгән Сурака ибн Мәлик (645 елда вафат була) куа башлый. Әмма тиздән аның аты абынып китә һәм ул җиргә егыла. Аягына торып баскач, Сурака ибн Мәлик бу кешеләргә зыян китерергәме-юкмы икәнлекне белергә теләп, уклары белән күрәзәлек итәргә тотына. Уңай җавап алмаса да, ул моңа бернинди әһәмият бирми һәм кабат атына менеп утыра. Берникадәр вакыттан соң бу хәл тагын кабатлана, әмма Сурака кабат артларыннан барырга карар кыла. Ул Рәсүлүллаһ һәм Әбүбәкерне күргәч, аның аты, кабат абынып, тездән җиргә кереп бата, ә Сурака кабат егыла. Озакламый ат аякларын тартып чыгара, ә аның артыннан өермә кебек төтен күтәрелә. Шул чакта Сурака Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлламнең эше җиңәчәген аңлап ала. Шуннан соң ул, аларга таба борылып, үзенең тынычлык белән килүен әйтә һәм Рәсүлүллаһка үзенең кирәк-яракларын һәм әйберләрен тәкъдим итә, әмма Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәллам бернәрсә дә алмый, бары тик аларны куып баручыларны туктатуны гына сорый. Сурака исә сак кәгазе сорый, ул аны күп еллардан соң куллана.
Ул арада Рәсүлүллаһ һәм Әбүбәкер Мәдинәгә таба юлларын дәвам итә, аларны анда шатлыклы очрашуга әзерләнеп көтеп торалар. Өй диварлары Аллаһны кычкырып мактаудан калтырангандай тоела, ә хатын-кызлар һәм балалар, урамнарга чыгып, шушы шигырьләрне укый:
“Төндә тулы ай нуры
Безгә юнәлтелгән нурлар
Авыр юлда булган барлык кешеләргә
Юл табарга булышыр.
Ә синең сүзләр нуры – әй Пәйгамбәр –
Безгә тормышта максат табарга ярдәм итте.
Шәһәребез синең өчен ачык
Һәм без барыбыз да, Аллаһны яратып,
Без сезне якларбыз һәм коткарырбыз:
Хәзер синең йортың — Мәдинәдә”.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлламнең Мәккәдән Мәдинәгә һиҗрәте (күченүе) мөселманнар тормышында яңа чор була. Һиҗрәт булган елның яңа мөселман календареның башлангыч ноктасы булуы очраклы түгел, дип язды Русия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, Русия Мөфтиләр шурасы рәисе, шәех Равил хәзрәт Гайнетдин “Ислам: инану, гыйбадәт, әхлак, канун” китабында.

Ләйсирә ФАЗЛЫЕВА.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: