+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
29 сентябрь 2021, 11:19

Төбәкнең иң зур проекты ул!

Ике федераль трассанытоташтыручы юл 2024 елда файдалануга тапшырылачак.

Төбәкнең иң зур проекты ул!
Төбәкнең иң зур проекты ул!



Уфаны көнчыгыш юнәлештә кисеп чыгу юлы
(М-7 һәм М-5 трассаларын тоташтыручы) төзелешендә 2 400 кеше һәм 160 берәмлек техника эшли. Бу хакта республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә хәбәр итте.

Хәбәр ителүенчә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров узган елда Мәскәүдә Федераль юл агентлыгында эшлекле очрашулар үткәргән иде. Аларда Башкортстан территориясендәге берничә зур инфраструктура проектын тормышка ашыру хакында сүз барды. Шушы проектлардан иң зурысы – Уфаны көнчыгыш юнәлештә кисеп чыгучы (М-7 һәм М-5 федераль трассаларына тизрәк илтә торган) юл төзелеше.
Туксанынчы елларда башланып, 2007 елда тукталып калган, Уфаны көнчыгышка таба кисеп чыгу юлында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән, ниһаять,төзү-монтажлау эшләрен тергезү өчен акча табылды. Республика Хөкүмәте, ВТБ банкы һәм “Башкортстан концессия компаниясе” финанслау структурасы тарафыннан әлеге күләмле объектның үзгәртелгән проектын гамәлгә ашыру турындагы яңа килешүгә кул куелды. Әлеге килешү нәтиҗәсендә (кредит ресурсларын оптимальләштерү исәбенә) республика бюджеты чыгымнарын дистәләрчә миллиард сумга киметү мөмкин булды.
Проектның гомум бәясе — 33,5 миллиард сум. Финанслау федераль бюджет (19,99 миллиард), республика бюджеты (4,5 миллиард), концессионер акчалары (9,1 миллиард) исәбенә тормышка ашырылачак (концессионер яисә инвестор соңыннан әлеге юлдан файдаланучылардан кергән акча исәбенә табыш ала, чөнки юл түләүле булачак, диләр). Көнчыгышка чыгу юлын (белгечләр телендә — коридор) төзүне 2024 елда тәмамлау планлаштырыла. Бу — Русиядә дәүләт белән шәхси инвестор хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә гамәлгә ашырылучы иң зур проект. Русия Хөкүмәтенең 2019 елның августындагы карары нигезендә әлеге төзелешкә тәүге миллиардлар бүленде.
Уфага көнбатыш юнәлештән М-7 трассасы буйлап килеп, көнчыгышка таба кисеп чыгу юлы — Идел буе федераль округында иң эре инфраструктура проекты. Ул 1,2 километр озынлыктагы тоннель төзелешен төгәлләүне, Караидел елгасы аша 2,7 километр озынлыктагы күпер салуны һәм М-5 трассасына турыдан-туры илтүче 10 километрлы эстакадалы юл участогын төзүне үз эченә ала. Бу юлдан һәр көн саен 20 меңнән артык автомашина үтәчәк. Эшләр әлеге вакытта берьюлы берничә участокта алып барыла. Әйтик, тоннельдә Көнбатыш һәм Көнчыгыш порталларның кара-каршы юнәлешләрендә биш забойдан грунт массивын чыгаруны дәвам итәләр. Планда — 2021 ел ахырына кадәр әлеге тоннель буенча Салават Юлаев проспектыннан Караидел елгасының уң ярына кадәр төзелеш техникасының үтәли йөрүен тәэмин итү.
Күпердә һәм эстакада өлешендә терәкләр төзү-монтажлау эшләре актив бара. Генподрядчы эстакадаларны тоташтыра торган корылмалар һәм балкалар ясау заводын ачты. Бу объектның төзелеш темпларын үстерергә һәм логистик процессларны оптимальләштерү нәтиҗәсендә гамәлдәге автомобиль юлларында тоткарлык ясамау мөмкинлеген бирде.
Көнчыгышка чыгу юлы проекты, шулай ук, Фёдоровка — Шакша автоюлы белән кисешкән урында үзенчәлекле транспорт чишелешен төзүне күздә тота. Бу эшкә керешү өчен, машина йөртүчеләргә зур кыенлыклар тудырмыйча, гомум файдаланудагы вакытлы урау юлны төзек­ләндерделәр. Хәбәр ителгәнчә, узган атнада бу участокта һәм эстакададагы эш барышы белән Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров танышты. Александр Булушев белдерүенчә, “Урал” автомобиль юллары федераль идарәсе белән берлектә “Урал” М-5 трассасы белән Көнчыгышка чыгу юлын тоташтыру мәсьәләсе килешенгән. Монда “торба” тибындагы транспорт чишелеше булачак. Төзүчеләр М-5 трассасын өстән кисеп үтә торган юлүткәргеч терәкләренең нигезен төзи башлаган да инде.
Быел башкарылган барлык төзелеш-монтаж эшләренең күләме 10 миллиард сумнан артык тәшкил итәчәк, шуларның 5,9 миллиард сумын федераль бюджеттан җәлеп иттеләр. Төзелешкә киләсе елда 8 миллиард сум федераль казнадан биреләчәк.
Радий Хәбиров оператив киңәшмәдә ассызыклаганча, Уфаны Көнчыгыш юнәлешендә кисеп чыгу юлы проектын, тотрыклы финанслауны күздә тотып, 2023 елның ахырында — 2024 ел башында файдалануга тапшыру планлаштырыла.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.

 

Автор:Идрис Саитгалеев
Читайте нас: