Башкортстанда Бөтенрусия халык санын алу башланды. Махсус өйрәтелгән исәпкә алучылар йортларның һәм фатирларның һәркайсында йөреп чыгарга тиеш. Чыннан да, халык исәбен алу — илнең төп статистик вакыйгасы.
Быел халык исәбен алу ил тарихында 12нче тапкыр үткәрелә. “Киләчәкне булдырабыз!” лозунгы җәмгыять өчен аның әһәмиятен төгәл чагылдыра. Нәтиҗәләр нигезендә күп кенә социаль программалар һәм проектлар төзеләчәк.
— Тәү чиратта, халык исәбен алу инфраструктураны үстерү өчен кирәк. Төрле демографик программалар кабул итү халыкка ярдәм итүдә төп рольне уйный. Атап әйткәндә, халык санын алу никадәр тулы башкарылса, халыкның да шулкадәр яшәү сыйфаты күтәреләчәк. 2002 елгы халык санын алу йомгаклары буенча бер генә мисал китерәсем килә. Анда алынган мәгълүматлар нигезендә илдә “Ана капиталы”н гамәлгә кертү турында карар кабул ителде, — ди “Росстат” җитәкчесе урынбасары Павел Смелов.
Чыннан да ил күләмендә старт алган бу чара республиканың һәр авылына, өенә киләчәк. Кушнаренко районында гына да 50 исәпкә алучы эшләячәк. Тәүдә алар өч көнлек укулар узды. Беренче көн видеороликлар карауга, инвентарьны үзләштерүгә багышланды. Икенче көн исәп алу өчен махсус төзелгән планшет белән эшләүгә нигезләнде. Өченче көн — практика. Ә фатирларда һәм йортларда булу 18 октябрьдә башланды.
— Без муниципаль районга йөкләнгән барлык чараларны да башкардык. Халык санын алу өчен персонал сайланган. Алар — 50 исәпкә алучы һәм 8 контролер. Стационар участокларга бүлмәләр каралган. Алар мәктәпләрдә һәм Күпфункцияле үзәкләрдә оештырылды. Эш графигы иртәнге 9дан кичке 8гә кадәр дәвам итә. Мондый исәпкә алу пунктларының адресларын “Башстат” сайтында табарга мөмкин, — ди Кушнаренко районы хакимияте башлыгы вазыйфасын башкаручы Азат Исмәгыйлев.
— Исәп алуда өч төрле юл белән катнашырга мөмкин: беренчесе — исәп алучыны өйдә көтеп алу. Икенчесе — “Дәүләт хезмәтләре”ндә. Һәм өченчесе — күпфункцияле үзәкләрдә яки стационар участокларда. Һәр исәпкә алучы якынча 550 кеше турында мәгълүмат тутырачак. Аларны махсус шарф, жилет, сумкаларына карап танырга мөмкин. Әгәр дә исәп алучы шик тудыра икән, якындагы исәпкә алу участогына яисә участковыйга шалтыратырга кирәк, — ди Кушнаренко районында халык санын алу буенча вәкаләтле вәкил Ольга Хөсәенова.
Уфа районының Дим бистәсендә Бөтенрусия халык санын алу көннән-көн активлаша бара. Димдә 25 стационар пункт ачылды. Бер ай эчендә 146 исәпкә алучы сорауларга җаваплар туплаячак. Белгечләр билгеләп үтүенчә, сорауларга дөрес җавап бирергә кирәк, чөнки илнең алдагы 10 елда ничек үсешәчәге шуңа бәйле. Халык санын алу нәтиҗәсендә җәмгыятебез турында уникаль мәгълүмат тупланачак.
Анкетада социаль статус, торак һәм икътисади шартлар турында утыздан артык сорау бар. Барысы да конфиденциаль. Башкортстанда халык турында белешмәләр җыю белән 7431 исәпкә алучы шөгыльләнәчәк.
Башкортстан халык саны буенча Русия төбәкләре арасында җиденче һәм Идел буе федераль округында беренче урында тора.
“Исәпкә алучының эше гади түгел. Ул билгеле бер санда йорт хуҗалыкларын йөреп чыгарга, халык санын алуны уздыру һәм исәпкә алу документларын тутыру турында инструкцияне, халык турында белешмәләр җыйганда планшеттан файдалана белергә тиеш. Моннан тыш, ул респондент белән бер телдә сөйләшә белергә тиеш, — дип билгеләп үттеләр “Башстат”та.
18 октябрьдән исәп алучылар халык белән эшли башлады, алар халык санын алуда “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша яисә исәп алу участокларында катнашмаган кешеләрне язачак.
Югарыда әйтелгәнчә, Бөтенрусия халык санын алу 14 ноябрьгә кадәр үтәчәк һәм анда беренче тапкыр санлы технологияләр киң кулланыла. Атап әйткәндә, торак йортларны карап йөргәндә исәпкә алучылар үзебезнең илдә җитештерелгән планшетлы компьютерлар куллана. Шулай ук исәпкә алу участокларында, шул исәптән “Минем документлар” дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәкләр биналарында да үзең турында мәгълүмат калдырырга мөмкин.
Шул ук вакытта, хокук саклау органнары бу вакытта мошенникларның да активлашырга мөмкинлеге турында кисәтә. Исәпкә алучының таныклыгы паспорт күрсәткәндә генә гамәлдә икәнлеген онытмагыз. Аның Бөтенрусия халык санын алу логотибы һәм яктылык кайтаручы элементлары булган жилеткасы, шулай ук “Росстат” язулы зәңгәр портфеле дә булырга тиеш.
Шунысы да мөһим: барлык мәгълүматлар да респондент сүзләреннән генә тутырыла. Исәпкә алучыга бернинди документлар да күрсәтергә кирәкми.
Чыннан да, әлеге чарага һәркем җитди карасын иде. Аңа илебезнең киләчәге дә, киләчәк буынның безнең тормыш турында дөрес күзаллавы да бәйле.
Гөлия Гәрәева.