+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
23 октябрь 2021, 15:15

Ялкаулар, имеш, озаграк яши...

Ә сез моңа бәйле нинди фикердә?

Ялкаулар, имеш, озаграк яши...
Ялкаулар, имеш, озаграк яши...
Илдә халык исәбен алу кампаниясе башланды. Дистәләгән сорауга җавап бирү аша русиялеләрнең уртача гомер озынлыгы да мәгълүм булачак. Рәсми йомгакларны игълан иткәнче үк, ихтимал, кешеләрнең азрак яши башлавын һәм илдә, гомумән, халык санының кимүен дә хәбәр итәрләр. Статистика буенча соңгы 10 елда инде әйбәт кенә яши башладык һәм дөньялар яхшы якка үзгәреп китте дип өметләнгәндә пандемия килеп чыкты. Уртача гомер озынлыгын исәпләгәндә ил күләмендә анысы да начар йогынты ясый торгандыр.
Шулай да, бәхетле картлыкка җитәр өчен без ничек яшәргә тиеш, дигән сорау соңгы елларда ныграк яңгырый башлады. “Бәхетле картлык” төшенчәсе дә киң. Кем ничек күз алдына китерә бит! Ярый, монысы — икенче тема. Яңа вируслардан тыш, кешенең гомер озынлыгына тагын нинди факторлар йогынты ясый соң? Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, кеше сәламәтлеге түбәндәге шартларга бәйле икән: генетикага – 15-20 процент, кешенең яшәү рәвеше һәм шартларына — 50-55, тирә-як мохиткә — 20-25 һәм медицина хезмәтләндерүе сыйфатына — 10-15 процент. Игътибар иткәнсездер, озак яшәү серендә иң күп процентны тормыш рәвеше алып тора. Статистика да моны куәтли. Соңгы ун елда, мәсәлән, ковид башланганга кадәр ил буенча уртача гомер озынлыгының арта баруы шушы вакыт эчендә Русиядә спиртлы эчемлекләр куллану кимү динамикасы белән туры килгән. 2010 елдан 2020 елга кадәр илдә шартлы бер кешегә еллык алкоголь куллану күләме 18 литрдан 9,5 литрга кадәр азайган. Шунысы да бар: гаилә кереме югары булган илләрдә кешеләр азрак акча белән көн күрүче дәүләтләрдәгеләргә караганда 16 елга озаграк яши.
Озын гомерле булуның серләре аз түгел. Әмма күптән түгел әлеге исемлекне тагын бер үзенчәлекле фактор тулыландырды: имеш, ялкаулар һәм артык пошмас кешеләр дә башкалар белән чагыштырганда күбрәк яши икән.
Гәзит укучылар бу фикер белән килешер микән? Юкса, безне бик бәләкәй яшьтән үк эш сөйгән кешеләр бәхетле, озын гомерле була, дип өйрәттеләр. Аңлаешлырак итеп әйткәндә, халык әйтемендәгечә, “тү­шәмгә төкереп ятканнар” озаграк яши булып чыга. Гәзит укучыларны да әлеге мәсьәлә буенча “күңел дәф­тәре”ндә теркәлгән уй-фикерләре белән уртаклашырга чакырабыз.

ХХ гасыр башында немец физиологы Макс Рубнер, тормыш энергиясе тереклектәге һәр җан иясенә үлчәп бирелгән, дигән фикер әйткән. Әлеге тәгълимат байтак еллар онытылып торганнан соң, немец галиме, биолог Рональд Принцингер, әлеге теориягә кире кайтып, фәнни ачышны баета. Аның сүзләренә караганда, барлык җан иясе дә, үзенең гәүдә авырлыгына карамастан, бер үк күләмдәге яшәү энергиясе белән тәэмин ителгән. Галим, кеше кимендә 130 ел яшәргә сәләтле, ди.
Соңгы елларда дөньякүләм билгеле галим-язучы Петр Акстның яшәү серләре белән бәйле китабы да җәмә­гатьчелектә зур бәхәсләр тудырды. Ул “Ялкаулар озаграк яши” дип атала. Бу дөньяга һәркем энергия һәм калория запасы белән туа. Һәм алар кеше­нең яшәү рәвешенә бәйле: иртәрәк тә, соңрак та бетәргә мөмкин икән ул. Имеш, зур спорт белән шөгыль­лә­нү­челәрнең яшәү энергиясе күбрәк сарыф ителә һәм, шунлыктан, аларның гомерләре дә кыскарак була.
Хатын-кызларның ир-егетләргә караганда 8-10 елга озаграк яшәвенең сере нәрсәдә, дип уйлыйсыз? Нинди сәяси корылыштагы илдә дә гүзәл зат­ларыбызга Ходай озынрак гомер бүләк иткән. Фәнни телдә моның сәбәбе хатын-кызларда матдәләр алмашынуның ирләр белән чагыштырганда 10 процентка акрынрак баруында икән. Рәсми мәгълүматларга күз салыйк. 2019 елда Русиядә хатын-кызларның уртача гомер озынлыгы 78 яшькә якынлашты, ә ир-егетләрнеке 68 яшьтән артмады.
Ир-егетләрнең дә озын гомерле бу­ласы килә, билгеле. Тик моңа ирешү өчен берничә шартны үтәргә һәм нәрсә­ләрдән тыелып торырга кирәк­леген онытмаска кирәк. Үзебез гаепле бит егетләр, үзебезнең сәламәтлек ту­рында аз уйлыйбыз, табибка да хә­лебез мөшкелләнеп киткәч кенә мө­рәҗәгать итәбез.
Икенче сәбәп — әлбәттә, халыкча әйтсәк, “начар” гадәтләребездә. Тәмәке авыздан төшми. Алкоголь куллануда да еш кына чаманы белмибез. Игътибар иткәнегез бармы: сау-сәламәт күренгән гүзәл затларыбыз да тукланганда авызына теләсә нәрсә капмый бит. Минем бер якын танышым иренә хәтта: “Кая шул хәтле тутырасың, ашказаның чүп савыты түгел бит, белеп аша”, — дип кисәтү ясый. Ә ир-егетләр симез ит калҗасын да чәйнәп тормый гына “озата”. Аннары хатын-кызлар организмы эстрогенны да күбрәк җитештерә икән. Анысы кешене йөрәк-кан тамыры чирләреннән сакларга ярдәм итә.
Янә дә Петр Акст китабына әйләнеп кайтыйк. Ул бигрәк тә савыктыру йөге­рүе, фитнес белән артык мавыкмаска киңәш итә. Болар — энергияне сарыф итүче генә түгел, йөрәкне дә туздыручы шөгыльләр, ди ул. Танылган йөгереш­челәр — немец Герберт Шаде, русияле Владимир Куцның үлеменә дә йөрәк өянәге сәбәпче булган. Сиднейда Олимпия уеннарын ачу тантанасында Олимпия утын тапшыру эстафетасында җиңел атлетчы, факел тотып йөгер­гән Рон Кингның, шушы вакыйгадан соң 10 көн үткәч, Берлин марафонында ике йөгереш­ченең берьюлы — Дания һәм Перу спортчыларының йөрәкләре туктый. Бу исемлекне тагын да дәвам итәргә, Русия һәм Башкортстан мисаллары белән тулыландырырга мөм­кин булыр иде. Гарвард университетын тәмам­лаган 84 кешенең тормышын өйрәнгән галим Поледнак шундый нәтиҗә ясый: спорттан ерак торган кешеләрдән аермалы буларак, спортчылар төрле яман шешләр белән бәйле чирләрдән күбрәк үлгән.
“Джентельмены удачи” нәфис фильмын искә төшерик. Кинода гына түгел, тормышта да гаҗәеп һәм көтел­мәгән хәлләр була бит. Актер Савелий Крамаров тормышта сәламәт яшәү рәвешенә бирелгән чын фанат була һәм 120 яшькә кадәр яшәячәгенә ышана. Тормышы да шуңа омтылуны күр­сәтә. Күп йөгерә, йөзә, “йога” белән шөгыльләнә, азыкны да сайланып кына ашый. Тик 60 яшендә яман шеш авыруыннан мәрхүм була. АКШка күченеп китәр алдыннан Крамаровның “йога” белән шөгыльләнергә кирәк, ди­гән үгет-нәсыйхәтен алган Георгий Вицин ашыкмый гына, дөнья кумый гына яши. Йөгерми. Аны эте белән урамда йөрүгә алыштыра. Танылган актер 84 яшендә дөнья куя.
Акстның теориясе буенча, кешенең иң күп яшәү энергиясен салкын ала. Организм тән температурасын даими бер дәрәҗәдә тоту өчен бик күп энергия сарыф итә. Моржларның гомере кыска булу шуның белән аңлатылмый микән?
Энергияне юкка сарыф итмим, ки­ләчәктә кирәге булыр әле, дип саклану да файдалы түгел. Хәрәкәт­ләнергә ире­неп яшәсәң, организмың да бу халәтеңне тиз тоячак. Симерүгә бер адым бу.
Сәламәтлекне озак еллар дә­ва­мында саклау өчен медицина докторы Акст төп сигез кагыйдәне үтәр­гә чакыра:
*Атнасына дүрт тапкыр яртышар сәгать җәяү (атлап) йөрү. Йөр­гәндә йөрәк пульсы бер минутка 120 мәртәбә тибәргә тиеш.
*Атнасына өч тапкыр 10-15 минутлык сузылу (растяжка) күнегүләре эшләү;
*Стресслардан ерак тору;
*Артык ашамау, үзеңнең авырлы­гың­ны контрольдә тоту;
*Атнаның бер көнендә ач торып, ашказанын да ял иттерү;
*Артык күп йоклаудан курыкмау. Иртән йокыдан 7 сәгать 20 минуттан да иртәрәк тормагыз;
*Җылыны, кояш яктысын (нурын) ярату;
*Бернәрсә дә эшләмичә, ешрак ялкаулыкка бирелегез.

Бәлки, медицина докторы белән бәхәсләшү дә урынсыздыр. Яшәү энергиясен артык сарыф итү, чынлап та, оранизмны арыта, чирләргә тиз бире­шүчәнлеген көчәйтә һәм ахырда гомеребезне киметүгә этәргеч бирә торгандыр? Бәлки, артык кабаланып тормыш көтү, юк-барга стресска бирелү һәм көндәлек авыр хезмәтләр озак яшәргә “аяк чала” торгандыр?
Ирексездән үзем авылда белгән кешеләрне, дус-ишләрне, танышларны барлап, бу якты дөньядан төрле сәбәпләр белән иртәрәк киткәннәрен, озын гомерле булганнарын барладым. Ачыш ясамадым, әмма бик кызыклы нәтиҗә булды ул. Халык “пошмас кеше ул” дип кабул ителгәннәр чынлап та озаграк яши икән ләбаса! Ялкау да түгел кебек үзе, ә пошмас! Андыйлар турында “аңа ике дөнья — бер морҗа” дип тә әйтәләр. “Арба ватылса — утын, үгез үлсә – ит” дигән әйтемнәрдә дә, мөгаен, шундый кешеләр күз уңында тотыладыр. Ашкынып яшәгән, артык тынгысыз һәм эшчән кешеләр дә бар бит әле арабызда.
Һәрхәлдә, “куен дәфтәре”ндәге әлеге уйланулар булдыклыларны ялкаулыкка, “түшәмгә төкереп” яшәргә ча­кыру булып кабул ителмәсен иде. Ил башлыклары, русиялеләрнең уртача гомер озынлыгын 90 яшькә җиткерәчәкбез, дисә дә, ул максатка ирешү күбрәк үзебездән тора, җәмә­гать. Сез ничек уйлыйсыз?

Соңгы сүз урынына
Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы мәгълү­матлары буенча, 2020 елда Русия фаразланган гомер озынлыгы рейтингында 96нчы урын яулады. 2018 елда Русия Президенты Владимир Путин русиялеләрнең гомер озынлыгын арттыруны Хөкүмәт өчен өстенлекле бурыч буларак билгеләде. Дәүләт планына ярашлы, 2030 елга Русиядә уртача гомер озынлыгы 80 яшькә җитәр­гә, ә илебезнең дөнья буенча рейтингы беренче “егерме”леккә керергә тиеш иде. Кызганычка каршы, икенче ел дәвам итүче пандемия әлеге күрсәт­кечләргә ирешүне кичектереп торырга мәҗбүр итәр кебек...

Олег ТӨХВӘТУЛЛИН.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: