Коронавирус эләктереп, 2-14 көн (вирусның инкубация чоры) узганнан соң, кешедә бизгәк тоту, ютәл, тән температурасы күтәрелү, тын кысылу күзәтелергә мөмкин, болар – чир йоктыруның төп билгеләре. Шуңа өстәп, йөз һәм иреннәр зәңгәрләнеп китсә, күкрәк читлегендә басым, даими авыртулар булса, медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итегез, дип кисәтә табиблар.
Кешеләр күпләп яшәгән шәһәрләрдә генә түгел, авыллар халкын да аямый ковид.
“Чыннан да, коронавирус «бу авыл кешесе бит әле» дип аерып тормый, - ди Бакалы районы Яңа Илек авылы фельдшер-акушерлык пункты мөдире Нәфисә Игушина. - Бүген инде күпләр, бу авыруның ниндилеген беләбез, ияләштек, курыкмыйбыз, дип сөйләсә дә, фактлар уйландыра шул. Өстәвенә, социаль челтәрләрдә расланмаган хәбәрләр, ялган теория, фаразлар бик күп һәм алар психологик басымны арттыра. Безнең авылга килгәндә, пандемия нәтиҗәсендә авылдашларымда җаваплылык артты. Алар үзләренең, туганнарының һәм якыннарының сәламәтлегенә игътибарлырак хәзер. Бу авыруга каршы бары тик прививка ясатып, хәвефсезлек чараларын кулланып кына каршы торып булганны алар яхшы аңлый. Күпчелек вакцина ясатты инде. Әлеге вакытта авылдашларым, аеруча өлкән яшьтәгеләр, башлыча йөрәк-кан тамырлары авырулары, кан басымы белән мөрәҗәгать итә. Сезон вакытында салкын тиеп авыртынулар, аяк-куллары сызлаучылар бар. Кешеләрне коронавирустан саклау, сезонлы авыручыларга вакытында тиешле ярдәм күрсәтү – көнүзәк бурычыбыз”.