+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
17 ноябрь 2021, 19:23

Эшкуарлар күбәйде!

Башкортстанда кече һәм урта эшкуарлык субъектлары саны 3 процентка арткан.

Эшкуарлар күбәйде!
Эшкуарлар күбәйде!

Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының бердәм реестры мәгълүматлары буенча, аларның саны 124,4 мең берәмлек тәшкил итә. Бу э, 2020 елның ноябрь ае белән чагыштырганда, 3,2 мең берәмлеккә күбрәк.

– Без кече һәм урта эшкуарлык субъектлары саны арту буенча уңай динамиканы күзәтәбез. Үсеш коронавирус инфекциясе белән бәйле катлаулы эпидемиологик хәл фонында бара. Үсешкә, беренче чиратта, финанс, шулай ук белем бирү өлкәсендәге ярдәм чаралары да сәбәпче булып тора, - дип билгеләп үтте Башкортстанның Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты рәисе Нияз Фазылов.

Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары саны буенча Башкортстан Идел буе федераль округында - өченче, Русия буенча - 11нче урында.

Кредитлар, лизинг, ташламалы шартларда дәүләт ярдәме чаралары аеруча кирәкле инструмент булып кала. Мәсәлән, агымдагы елның ноябрендә Башкортстанның микрокредит компаниясе эшкуарлар өчен "Рефинанс","Микрозайм 3.0" дигән ике яңа кризиска каршы продукт эшләгән.

Федераль ярдәм кысаларында республика эшкуарлары 3.0 ФОТ ташламалы кредит бирү программасында катнаша ала, биредә коронавирус пандемиясеннән зыян күргән тармакларга аеруча ярдәм күрсәтелә. Программа 2021 елның 30 декабренә кадәр дәвам итәчәк.

Моннан тыш, Русия Финанс министрлыгы кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итүнең яңа механизмын эшләтеп җибәрде. Эшкуарлар Русиянең 50 процент ташлама белән лицензияле программа тәэминатын сатып алала. Бәяләрдәге аерманы эшләүче компанияләргә дәүләт компенсацияли.

Эшкуарлыкка ярдәм итүнең федераль һәм төбәк чаралары һәм аларны алу ысуллары турында тулырак мәгълүматны “Минем бизнес” үзәге офисларында белергә мөмкин: +7(347)224-99-99.

Белешмә:
“Кече һәм урта эшкуарлык һәм индивидуаль эшкуарлык башлангычына ярдәм итү” гомумдәүләт проекты Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан 2018 елда расланган һәм аны үстерүнең барлык этапларында да бизнеска ярдәм итүгә юнәлтелгән.

Башкортстанда гомумдәүләт проекты кысаларында “Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары акселерациясе”, “Бизнесның җиңел старты һәм уңайлы алып барылуы өчен шартлар тудыру”, “Үзмәшгуль гражданнар тарафыннан эшчәнлек алып бару өчен уңайлы шартлар тудыру” дигән өч төбәк проекты тормышка ашырыла.

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас: