Халыклар бердәмлеге көне – Русия Федерациясенең дәүләт бәйрәме. Ул 2004 елның декабрендә Русия Дәүләт думасы кабул иткән “Хәрби дан көннәре турында” Федераль законга төзәтмәләргә ярашлы, “Халыклар бердәмлеге көне” рәсми атамасын алды.
Тантана атамасының мәгънәсе турында әлеге законның аңлатма язуында болай дип бәян ителә: “1612 елның 4 ноябрендә халык ополчениесе сугышчылары, милләте, нинди дин тотуы, җәмгыятьтәге урынына карамастан, бөтен халыкның героизмы һәм бердәмлеге үрнәген күрсәтте”.
2005 елдан башлап бәйрәм ел саен 4 ноябрьдә билгеләп үтелә, Русиядә ул – ял көне. “Бердәмлек” төшенчәсе туплану, берләшү мәгънәсенә ия. Халкыбызга элек-электән хас сыйфат бу. Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү — илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам итүнең күркәм билгесе. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманга каршы торырга ярдәм иткән, илебез иминлеге нигезен билгеләгән.
Яшебезгә, шөгыльләребезгә, максатларыбызның нинди булуына карамастан, үткәнебез, бүгенгебез, киләчәгебез – һәркайсы илебез, Ватаныбыз язмышы белән тыгыз бәйләнгән. Туган илебезнең азатлыгы һәм бәйсезлеге хакына халыкларның берләшүе, белән Русия һәрчак көчле булды. Туган илгә сөю, дәүләт тарихына, ата-бабаларыбызның хәрби каһарманлыгына, хезмәт казанышларына ихтирам кебек мәңгелек кыйммәтләр гасырлардан-гасырларга тапшырыла. Мондый күчәкилүчәнлек дәүләтчелегебезнең ныклы нигезен тәшкил итә, ил алдында торган мөһим бурычларны үтәүдә уңышка ирешергә булышлык итә.
Бәйрәм көне Русия тарихының иң мөһим вакыйгаларының берсе белән бәйле, ул дәүләтнең алга таба үсешен билгеләде. Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Тарихта эз калдырган бу көннәрдә безнең ата-бабаларыбыз – төрле милләт, дин һәм төрле катлам вәкилләре – бер булып, уртак Ватаныбызны чит илбасарлардан азат иткән. Төрле милләт кешеләренең иң югары максатларга ирешү өчен берләшүе, Ватанга карата чиксез мәхәббәте һәм ватанпәрвәрлеге илебезгә тарих сынауларын җиңеп чыгарга ярдәм иткән. Моннан дүрт гасыр элек үз дәүләтчелеген саклап калу өчен барган авыр көрәштә Русия халкы зур җиңүгә ирешкән. Башкаланы поляк баскынчыларыннан азат итү илнең күтәрелешенә этәргеч биргән.
XVII гасыр башында Русия өчен куркыныч сәяси хәл урнаша. Патша династиясе “өзелгәннән” соң, күп кенә боярлар ил тәхетенә омтыла. Халык үзенең бердәмлеген югалта, җирләребез дошманнар өчен җиңел табышка әйләнә. Русия байлыгына өмет иткән “күршеләр” бу таркаулыктан файдаланып калырга уйлый.
1611 елның сентябрендә Түбән Новгородтан шәһәр старостасы Кузьма Минин, Русияне азат итү өчен ополчение төзүдә ярдәм күрсәтергә чакырып, халыкка мөрәҗәгать итә. Үзе беренче булып хәрби ихтыяҗлар өчен зур суммада акча бирә. Ополчениенең хәрби җитәкчесе итеп бертавыштан князь Дмитрий Пожарский билгеләнә.
1612 елның гыйнварында ополчение Түбән Новгородтан Мәскәүгә юнәлә. Юлда аларга шактый кеше кушыла. 22 октябрьдә Кремльне штурмлау башлана. Ике көннән соң поляклар бирелә, ополчение тантаналы рәвештә башкалага керә.
Башкала азат ителгәннән соң, Русиядә дәүләт хакимиятен тергезү, яңа патша сайлау мәсьәләсе килеп баса. 1612 елның ноябрендә ополчение җитәкчеләре, алдан ышандырганча, земство җыенын чакыру турында хәбәр тарата. 1613 елның гыйнварында Мәскәүдә 700 тирәсе кеше катнашлыгында Олы җыен үткәрелә. Яңа патша сайлау мәсьәләсе айдан артык тикшерелә. Нәтиҗәдә, тәхеткә Романовлар династиясенең беренче вәкиле – 16 яшьлек Михаил Романов килә. Берләшү илне һәлакәттән, юкка чыгудан саклап кала.
Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский патша тарафыннан бүләкләнә. Дмитрий Пожарскийга – бояр, Кузьма Мининга дворян чиннары бирелеп, алар зур гына вотчинага ия була.
...1818 елда император Александр I указы белән Мәскәүдә Кызыл мәйданда “Гражданин Минин һәм князь Пожарскийга” һәйкәл куела. Бронза монумент Русия тарихында халык геройларына төзелгән беренче һәйкәл булды.
2005 елда Мәскәү монументының кечерәйтелгән күчермәсе Түбән Новгородта да пәйда булды. Минин һәм Пожарский һәйкәле Түбән Новгород Кремле диварлары янында урнашкан, ул урындагы халыкка якташларының бөек батырлыгы турында искә төшереп тора.
Тарихтан күренүенчә, иң кыен вакытларда, шартларда Русиянең төрле милләт, дин вәкилләренең берләшүе төрле авырлыклардан чыгарга, алга таба барырга, үсәргә этәргеч биргән. Без дә, туган илебезне-җиребезне яратып һәм аның үсеше өчен берләшеп, бер-беребезне хөрмәт итеп, гасырлар дәвамында дус-тату, тыныч гомер кичерәбез. Илебез иминлегенә куркыныч янаган әлеге чорда да, берләшеп, Ватаныбыз сагына бастык!
Безгә, диннәр, телләр һәм гореф-гадәтләр, милләтләр һәм мәдәниятләр үзара тыгыз бәйләнгән илдә яшәүче русиялеләргә, милли мәсьәлә – һич арттырусыз, мөһим һәм фундаменталь. Русиянең күпмилләтле халкы – ул милләтләрнең гади җыелмасы гына түгел, ә бердәм көч. Без гасырлар дәвамында бергә. Дөньяда башкача мондый ил юк.
Күпмилләтле Башкортстан өчен дә Халыклар бердәмлеге көне зур әһәмияткә ия. Республикабыздагы бердәмлек ул — милләтләрнең килешеп яшәвенең күркәм үрнәге. Һәм милләтләрнең үзара татулыгы туган җиребез тынычлыгын һәм үсешен тәэмин итә.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.