+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
5 ноябрь 2024, 10:10

Тату гаилә – ил терәге

Табиблар династиясе Ямалетдиновларның ике йөз елдан артык эш стажы бар

Тату гаилә – ил терәге
Тату гаилә – ил терәге


Русия Президенты Владимир Путин гаиләне һәм традицион кыйммәтләрне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру максатында 2024 елны “Гаилә елы” дип игълан итте. Президентыбызның бу тәкъдименә ярашлы кабул ителгән указны ил халкы хуплап һәм бердәм кабул итте, чөнки һәркем белә, гаилә ул – иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Илебез ныклыгы җәмгыятьнең тотрыклылыгында булса, җәмгыятьнең ныклыгы исә бердәм һәм тату гаиләләребезгә турыдан-туры бәйләнгән. Әйе, һәр җәмгыятьнең нигезен аның беренчел ячейкасы – гаилә тәшкил итә. “Гаилә – ил терәге”, “Гаилә – бәхет ачкычы”, “Гаилә – гомер чишмәсе” дигән халкыбыз мәкальләре дә моны ачык дәлилли. Гаилә тормышы, андагы дустанә мөнәсәбәт, туганнарча мохит – һәрберебез өчен бәһаләп беткесез! Шушы юлдан гомер буе матур итеп бергә атлаганнар, үз тормышлары белән башкаларга үрнәк күрсәтеп яшәүче гаиләләр безнең Башкортстаныбызда да байтак.

Һәркемгә мәгълүм: гаиләне чын гаилә итеп тоткан төп таянычларның берсе – әлбәттә, тырыш хезмәт, хезмәт аша яшь буынга, балаларга төпле тәрбия бирү. Әйе, шушы язмабызда сүз тату, бердәм, тырыш һәм тәрбияле нәселнең, гаиләнең какшамас бер кальгәсе – тоткасы булып торучы хезмәт династиясе турында. Һәммәбез өчен дә үтә горур яңгыраган “Династия” дигән билгеләмәгә тугры булган, шушы мөһим гаилә традициясен ныклы саклап килгәннәрнең берсе – Илеш районының Дөмәй авылында яшәүче Ямалетдиновлар гаиләсе. Сүзебез инде дүртенче буынга сузылган, җир йөзендәге иң изге һөнәр ияләренең берсе булган табиблар династиясе турында. Бүген изге эшенә зур тырышлык, намус белән караучы табиблар династия­сенең икенче буын вәкиле булган Суфия Исмәгыйль кызы, инде өлкән яшьтә булуына карамастан, әле дә кешеләрнең сәламәтлеген саклау өлкәсендә тугры хезмәт сала.
– Медицина өлкәсендә 208 ел хезмәт стажы булган Ямалет­диновларның табиблык династиясенә башлап нигез салучы әнием Наҗия Садрый кызы Галиева булды, – дип искә ала Суфия Исмәгыйль кызы.
Аларның әти-әниләре тумышлары, нәсел чыгышлары белән Башкортстаннан. Наҗия Садрый кызы – Балтачтан, ә Исмәгыйль Дәүләт улы Чакмагыштан булып, ачлык елларында гаиләне, балаларны ничек тә ач үлем тырнагыннан саклап калу максатында Урта Азия якларына чыгып киткән булалар. 1934 елда гаилә корып, биш балага гомер бирәләр. Әтиләре Исмәгыйль Дәүләт улы Бөек Ватан сугышыннан күп тапкырлар яраланып, инвалид булып кайта. Биш кызны тәрбияләү нәкъ аның иңнәренә төшә дә инде.
– Әни һәрвакыт эштә булды. Әти безгә коймакларга кадәр пешереп ашата иде, хәтта чәчләребезне дә ул үрде, – дип, ул еллардагы әти тәрбиясен эчке бер соклану белән искә ала Суфия Исмәгыйль кызы .
Наҗия Галиева Сәмәрканд медицина институтын 1941 елда уңышлы тәмамлап, Бөек Ватан сугышы чорында госпитальдә хәрби табибә булып эш башлый. Илебезгә килгән авыр вакытларда көнне төнгә яклап, тәүлек әйләнәсенә госпитальдә эшләп, барлык яклап та чыныгу алган табибә сугыштан соң йогышлы авырулар бүлеге җитәкчесе, табиб-инфекционист булып хезмәт итә.
– Сугыштан соңгы авыр елларда табиблар җитешмәгәнлектән, әниебез тәүлекнең күпчелек вакытын дәва­ханәдә үткәрә иде. Чир-сырхауга тарыган кешеләр хәтта безнең өйгә килде. Әниебез беркайчан да аларга начар йөз катмады, һәрберсен дәвалый, киңәшләр бирә, җылы сүзе белән юата торган иде. Без, биш кыз, “ул – кешеләрне коткаручы” дип, әниебез белән чиксез горурлана идек, – ди Суфия Исмәгыйль кызы.
Медицина өлкәсендә 54 ел хезмәт стажы булган Наҗия Садрый кызы­ның тырышлыгы лаеклы бәһаләнә. Аңа “Үзбәкстанның атказанган табибы” исеме бирелә. Югары дәүләт бүләкләренә, орден һәм медальләргә лаек була. Тату һәм бердәм гаиләдә табибә әниләренең тырыш хезмәте үрнәгендә тәрбияләнгән кызлар Суфия һәм аның өлкән апасы Венера алдында тормышта нинди һөнәр сайларга дигән сорау тормый. Алар бала чактан ук ныклы карарга килә: әниләре кебек табиб булачаклар!
1950 елда туган Суфия Исмәгыйль кызы, мәктәпне көмеш медальгә тәмамлап, 1967 елда Андижан шәһәрендә урнашкан медицина институтының педиатрия факультетына укырга керә. Беренче курсны уңышлы тәмамлауга ул 1968 елда бертуган апасы, икетуган абыйлары һәм сеңелләре белем алган башкалабыз Уфада урнашкан Башкорт дәүләт медицина институтына күчәргә карар итә.
“Аллаһы Тәгалә үзе шулай хәл иткәндер, күрәсең”, – дип искә ала Суфия Исмәгыйль кызы, ул Уфага кайту белән шушы ук уку йортында белем алучы булачак ире – Илеш районының Үрмәт авылыннан Шамил исемле егет белән таныша. Озакламый бер-берсен өзелеп яраткан яшьләр, мәңге бергә булырга вәгъдәләр бирешеп, 1970 елда кавыша. Менә шулай җир йөзендә эчкерсез мәхәббәткә, тырышлык һәм татулыкка корылган өр-яңа гаилә барлыкка килә.
Тормыш дәвам итә. 1972 елда яшь гаилә, Башкорт дәүләт медицина институтын тәмамлап, арытаба Уфаның 8нче дәваханәсендә берсе – педиатрия, икенчесе “дәвалау эше” белгеч­леге буенча интернатура үтә. Респуб­ликабызның Нуриман районы үзәк дәваханәсендә бер ел хезмәт салгач, яшь табиблар Шамил Галләм улының туган ягы – Илеш районына чакыру ала. 1974 елдан районның Дөмәй участок дәва­ханәсендә Шамил Галләм улы – баш табиб вазыйфасында, ә Суфия Исмәгыйль кызы педиатр булып эш башлыйлар.
Эш вакыты тиешле сәгатьләр белән билгеләнгән шәһәр табибларыннан аермалы буларак, авыл табибының эше бик тә үзенчәлекле. “Ул елларда тиешле ял көннәренә дә, бәйрәм даталарына да карамыйча тәүлек әй­ләнәсенә эшләргә туры килә иде”, – ди Суфия Исмәгыйль кызы. Әйе, аларга эш җиңелдән булмый. Җиде-сигез авылны хез­мәтләндерүче дәваханәдән иртән дә, кичен дә, көнен дә, төнен дә кеше өзелми. Участок территориясендә яшәүче мең ярым кеше турыдан-туры алар карамагында була. Шуларның ике йөзен төрле яшьтәге балалар тәшкил итә. Картына да, яшенә дә, балаларга да табиб ярдәме бердәй кирәк.
– Ул елларда төрле хәлләр булды. Бернигә карамыйча авыр, тирән яраларны да бәйләргә, тегәргә туры килде. Ирем катлаулы операцияләр ясаганда миңа мотлак аның ассистенты булырга туры килә иде. Юл фаҗигасе булган урыннарда да күп тапкырлар эшләргә туры килде. Хәтта бервакыт поездда китеп барганда кендек әбисе булырга да туры килде. Вакытыннан алда бәби тапкан пассажиркага ярдәм итеп, баланы исән-сау кабул иттек, – дип хәтерли үткәннәрен Суфия ханым.
Ул вакытларда эшкә сусап кайткан Суфия һәм Шамил Ямалетдиновлар чын-чынлап “авыл табибы”на әве­реләләр. Ул тынгысыз табиблык хезмәте белән сугарылган елларның мөһимлеге шунда: аларга гомер буена һөнәри эшчәнлекләрендә үтә дә кирәкле булган медицина тәҗрибәсе алырга ярдәм итә.
2005 елда “Гаилә табибы” белгеч­леге буенча әзерлек курслары үткән Суфия Исмәгыйль кызы бүген дә гомум практика табибы булып эшләвен дәвам итә. Квалификациясен күтәрү өстендә даими эшли, медицина эш­чәнлегенә бәйле конферен­цияләрдә катнаша. Табибә Суфия Ямалетдиновага беркетелгән участокта менә инде бик күп еллар яшь аналар һәм балалар үлеменә юл куелмый. 2020-22 елларда ул яңа чир – короновирус инфекциясе белән авыручыларга амбулатор ярдәм күрсәтүдә дә актив катнашты. Башкортстанның атказанган табибы, югары квалификация категориясенә ия булган Суфия Исмәгыйль кызы узган 2023 елда “Башкортстанның иң яхшы табибы” дигән мактаулы исемгә лаек булды. Аның эш стажы бүген 52 елдан арткан.
Суфия Исмәгыйль кызы язмышыннан канәгать.
– Төн уртасында шалтыратулар, авырулар караваты янында үткән йокысыз төннәр, борчылулар... Кешеләргә ярдәм итә алуыңнан күңелеңдә туган шатлык хисләре, чиксез сөенүләр... Шушы язмышны сайлавым белән мин бәхетлемен. Үземне башка һөнәр иясе итеп күз алдына да китермим. Яшь белгеч булып кайтып, ярты гасыр авыл табибы вазыйфасында эшләдем, һәм әле дә хез­мәтемне дәвам итәм. Иң мөһиме – халыкның сәламәтлеген кайгырту, кеше гомерләрен саклап калу. Тормышта моннан да югарырак миссияне мин күз алдыма да китерә алмыйм. Шушындый язмышыма һич үкенмим һәм тормышта шушы юлны сайлавым белән мин чиксез бәхетле, – дип янә кабатлый сәламәтлек саклау өлкәсе ветераны Суфия Ямалетдинова.
– Суфия һәм Шамил Ямалетдиновларга минем авылдашларым гына түгел, ә тирә-як авыллар халкы да чиксез рәхмәтле. Без аларга инде күптән үзебезнең күңелебездә “Халык табиблары” дигән мактаулы исем бирдек, – ди Дөмәй авыл Советының эшләр белән идарә итүчесе Гүзәл Моталлапова.
Авыл халкы да аларны чиксез хөрмәт итә. Башкача булуы да мөмкин түгелдер. Шамил Галләм улы һәм Суфия Исмәгыйль кызы – үзләренең ярты гасырлык табиблык практикасында тирә-як авылларның инде берничә буын халкын дәвалаган кешеләр. Алар һәрвакытта йомшак күңелле дә, игътибарлы да, шул ук вакытта үз эшләренә җитди караучы, тирән белемле табиблар да, диләр алар турында.
– Без Суфия Исмәгыйль кызын чиксез хөрмәт белән “Безнең Суфиябыз” дип кенә йөртәбез. Башкача мөмкин дә түгел, чөнки ул менә инде илле ел буена безнең авыллар халкының алыштыргысыз гаилә табибы булып тора. Кешеләргә сә­ламәтлек өләшергә Аллаһы Тәгалә тарафыннан җибәрелгән табиб дип, нәкъ менә алар кебекләргә әйтә­ләрдер ул, – ди авыл халкы исеменнән пенсиядәге Рәмилә Гайнанова.
Әмма бормалы, сикәлтәле язмыш юлларында төрле хәлләр була шул. Уңай тәгәрәгән тормышыңа сөенеп тә өлгермисең, зур киртә-сынаулар каршыңа килеп баса. “Күрәчәкне күрми гүргә кереп булмый” дигәндәй, хезмәт сөйгән бу бәхетле парга да йөрәк өзгеч авырлыклар кичерергә туры килә. Ике меңенче еллардан соң гаилә башлыгы Шамил Галләм улы үзе дә җитди авырый башлый – йөрәгенә операция ясыйлар. җиде тапкыр реанимация кичерергә туры килә аңа. Бик авыр нәтиҗәләргә китергән инсульт та кичерә ул. Авыр чир белән көрәшү егерме ел дәвам итә.
Кызганычка каршы, үрнәкле гаилә башлыгы Шамил Галләм улы бу көннәрне күрә алмады. 2020 елда шау-гөр килеп алтын туйлар үткәргән гаиләнең канаты каерылды. Гомер буе кешеләр сәламәтлеге сагында торган табиб-дәвалаучы, алтын куллы хирург Шамил Галләм улын аяусыз чир 2021 елда арабыздан мәңгелеккә алып китте. Кеше китә, якты эзе кала, диләр безнең халыкта. Төрле елларда Дөмәй участок дәваханәсенең, Илеш районы үзәк дәваханәсенең алыштыргысыз баш табибы вазыйфасын башкарган, медицина өлкәсенә 40 елга якын гомерен багышлаган изге һөнәр иясе Шамил Галләм улын якташлары бүген дә эчке бер җылылык белән искә ала.
Нәселдән-нәселгә сакланып килгән яхшы гадәтләр, буыннан-буынга күчеп килә торган һөнәрләр бар. Изге һөнәр ияләре турында сүз барганда исә “Династия” дигән сүз бигрәк тә горур яңгырый. Мондый үрнәкле гаиләләр җитәкчелегебезнең дә игътибар үзәгендә. Ямалетдиновларга, республикабызда иң яхшы табиблар династиясе буларак, Башкортстан җитәкчелеге тарафыннан Рәхмәт хатлары һәм төрле кыйммәтле бүләкләр дә тапшырылган. Әгәр дә балалары әти-әнисенең үз йөрәген һәм көчен кызганмыйча, башка кешеләрнең сәламәтлеге, гомере сагында торуын күреп үсә икән, һәм үзләре дә киләчәктә шушы юлны сайлый икән, димәк, бу гаиләдә тәрбия дөрес куел­ган дип әйтергә тулысынча хакыбыз бар.
Мондый тырыш һәм кирәкле хезмәттә булган үрнәкле әти-әни үрнәген күреп үскән балаларны тормышта нинди һөнәр сайларга дигән сораулар бик борчымый, дип әйтүебез тулысынча дөреслеккә туры килә. Ямалетдиновлар гаиләсендә үскән өч бала да берсүзсез әти-әниләре юлыннан китеп, табиб һөнәрен үз иткән һәм Ямалетдиновларның табиблык династиясендә өченче буын булып уңышлы хезмәт итәләр. Кызлары Лилия, 1994 елда Башкорт дәүләт медицина институтын тәмам­лап, педиатрия белгечлеге буенча интернатура үткән. Дәвалау физкультурасы һәм физиотерапия белгечлеге буенча әзерлек курслары үтеп, Югары Яркәй үзәк дәваханәсендә 1995 елда физиотерапевт булып хезмәт юлын башлаган. Бүгенге көндә эш стажы 30 елга якын булган Аллагуҗина (Ямалетдинова) Лилия Шамил кызы Ханты-Манси автономияле округы­ның Нягань шәһәре дәваханәсендә физиотерапевт булып эшли, бүлек җитәкчесе. Ул – “Русия Федера­циясенең сәламәтлек саклау отличнигы”. Югары квалификация ка­тегориясенә ия якташыбыз бик күп Мактау грамоталары белән дә бүләкләнгән. Алар ире, шулай ук табиб Рөстәм Хәбир улы белән бәхетле гаиләдә ике бала тәрбияләп үстергән. Балалары Луиза белән Тимур да, картәти-картәниләре, әти-әниләре кебек үк, халык сәламәтлеген саклау өлкәсенә аяк баскан.
Табиблар династиясен уңышлы дәвам итүче Ямалетдиновларның тагы да берсе – аларның уллары Айрат та, мәктәпне тәмамлагач, бер икеләнүсез әти-әнисе юлыннан китәргә уйлаган. Ул, 1997 елда Башкорт дәүләт медицина университетын тәмамлап, 1998 елда стоматология белгечлеге буенча интернатура үткән. Хезмәт сөйгән гаиләдә тәрбияләнгән егет, әлбәттә, алган белемнәре белән генә чикләнеп калмый. Айрат Шамил улы 2003 елда Башкортстан Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясен тәмамлаган. 2004-06 елларда ул Башкорт дәүләт медицина универ­ситетының экология һәм гигиена кафедрасы аспиранты була. Арытаба 3нче Республика клиник дәва­ханәсенең стоматология поликлиникасы җитәкчесе, “Нефтегазсервис” оешмасының стоматология клиникасында баш табиб вазыйфаларын намус белән башкара. Шулай ук, Уфаның 7нче балалар стоматология поликлиникасында баш табиб, ут күршеләребез Татарстан респуб­ликасының Актаныш районы үзәк поликлиникасының җитәкчесе булып та эшләргә туры килә аңа. Бүген Уфада ортопедия-стоматология табибы булып эшләүче югары квалификацияле табиб, медицина фәннәре кандидаты Айрат Ямалетдиновның табиблык стажы 27 ел тәшкил итә.
Хезмәт сөйгән тату, бәхетле гаи­ләдә төпчек бала булып үскән Гөлназның да үз тормышында медицина юлын сайлавы бик табигый. Әти-әни – гаилә тоткасы, ә бала-
лар – аның көзгесе, дигән халык мәкалендәгечә, ул да табиблар династиясен дәвам итә. 2003 елда Башкорт дәүләт медицина университетын тәмамлап, 2005 елда акушерлык һәм гинекология белгечлеге буенча интернатура үткән. Югары квалификацияле табибә әлеге вакытта Уфа шәһәренең 13нче клиник дәва­ха­нәсенең 1нче хатын-кызлар кон­сультациясендә ультратавыш диагностикасы белгече, акушер-гинеколог булып эшли. Гөлназ Шамил кызының эш стажы 19 ел тәшкил итә.
Өлкән кияүләре Аллагуҗин Рөстәм Хәбир улы да – югары квалификацияле табиб. Бүген “Русия Феде­рациясенең сәламәтлек саклау отличнигы”, оториноларинголог, табиб-эндоскопист булып эшләүче Рөстәм Хәбир улының эш стажы 27 елга тул­ган.
– Балаларым белән чиксез горурланам. Минем барлык бәхетем ярат­кан эшемдә һәм балаларым белән оныкларымда, – ди Суфия Исмәгыйль кызы. – Очрашканда, әлбәттә, хәлләрне белешү белән күбрәк медицина турында, пациентларыбыз хакында әңгәмәләшәбез, тәҗрибә уртаклашабыз, чөнки безнең олы гаиләбездә барыбызның да язмышларыбыз, тормышта сайлаган һөнәри юлларыбыз уртак. Мин шуңа чиксез сөенәм һәм Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтлемен!
Башкача мөмкин дә түгелдер, чөнки оныклар арасында да бүген 200 елдан артык эш стажы булган табиблар династиясен дәвам итүчеләр бар. Династиянең дүртенче буыны булган Лилия һәм Рөстәмнең балалары Луиза белән Тимур да тормышларында медицина юлын сайлаган. Луиза Рөстәм кызы, 2008 елда урта мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, медицина академиясендә белем алган. 2014 елда “дәвалау эше” белгечлеге буенча интернатура үтеп, ерак Себер якларының Нягань шәһәрендә менә инде ун ел табибә булып эшли. Табиблар юлын дәвам итүче тагы да бер онык Тимур Рөстәм улы да, 2018 елда мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, бер икеләнүсез Ханты-Мансийск медицина акаде­миясенә укырга кереп, аны уңышлы тәмамлаган һәм югары белемле табиб буларак эш башлаган.
200 елдан артык табиблык ста-
жы – бу әле бары тик Ямалет­динов­ларның тырыш һәм тату, эшсөяр гаиләләре династиясенеке генә. Ә инде Суфия Исмәгыйль кызының бертуган апасы, Башкортстан онкология диспансерында бүлек мөдире вазыйфасын башкарган Башкортстанның атказанган табибы Венера Батталова (бүгенге көндә мәрхүмә) гаиләсенең, ире Шамил Галләм улы туган­нарының гаиләләре династияләрен дә кушсак, бу нәселнең гомум медицина стажы 700 елга җитә икән! Барлыгы егерме алты табибны берләштергән ошбу династиядә егерме төрле медицина белгечлеге буенча эшләгән һәм бүген дә эшләүче югары белемле табиблар тупланган! Бу үзе бер олы дәваханә коллективы дип әйтергә мөмкин. Ә инде шушы изге һөнәр ияләре династиясе табиб­ларының күпме сырхау кешеләрне савыктырып, аякка бастырганын, күпме гомерләрне аяусыз үлемнән саклап калганын бер Аллаһы Тәгалә үзе генә белә торгандыр.
– Үзебезнең табиблар династиясе белән мин чиксез горурланам, чөнки ул кешелекнең дүрт буынын бер­ләштерә. Без илебезнең төрле поч­макларында яшәсәк тә, шушы гаилә династиябездә һәрвакыт дустанә мөнәсәбәт, туганлык җепләре, медицинага карата булган эчкерсез хөрмәт саклана һәм буыннан-буынга үс­терелә, – ди Суфия Исмәгыйль кызы.
Бәлки, шуңа күрә бу династия гаиләдән гаиләгә, буыннардан буынга зурая һәм ныгый бара торгандыр. Ата-аналар үрнәгендә гаиләдә төпле хезмәт тәрбиясе алып үскән балалар да читтән җиңел бәхет эзләмичә, җаваплы да, авыр да булган иң изге һөнәр – табиблык юлын сайлый торганнардыр.
Әйе, табиб булу – ул билгеле бер һөнәргә ирешү генә түгелдер. Бу – кешенең яшәү рәвеше. Үзеңне чолгап алган тирә-яктагы кешеләргә карата миһербанлык, изгелек күрсәтү, барлык эшеңне ташлап ярдәм итәргә омтылу кебек тойгылар белән сугарыладыр бу яшәү рәвеше. Илеш районының, Дөмәй авылыннан булган Ямалетдиновлар гаиләсе – нәкъ шундыйлардан.
Халык сәламәтлеген саклау өлкәсенә ярты гасырдан артык гомерен биргән һәм бүген дә шушы изге эшен дәвам итүче ветеран Суфия Ямалетдинованың өендә барлык балалар җыелганда чын-чынлап олы бәйрәм була. Әни пешергән бәлеш-пироглардан, балалар алып кайткан күчтәнәчләрдән табын коралар. Китә сәламләшү, хәл белешү, гәпләшү... Шушы тату гаиләнең башлангычы бул­ган сөекле ире, балаларның әтисе, оныкларның картәтисе булган Шамил Галләм улының якты истәлеген барлау... Шулай да табиблар динас­тиясенең төп темасы – медицина өлкәсе. Һәркем үз тәҗрибәсе белән уртаклаша, эшендәге уңышлары белән бүлешә. Ә өйнең бер почмагында туруннары Эмиль, Әмир һәм Элина табиб булып уйныйлар. Димәк, Ямалетдиновларның табиблык династиясе бишенче буында да дәвам итәчәгенә тулы ышаныч бар.

Мөнәвис Низаметдинов,
Русиянең һәм Башкортстанның Журналистлар берлекләре әгъзасы.
Илеш районы.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: