Озак еллар Русия Эчке эшләр министрлыгының Илеш районы буенча бүлек начальнигы, отставкадагы милиция полковнигы, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, “СССР Эчке эшләр министрлыгының иң яхшы пропагандисты” билгесе, барлык өч дәрәҗәдәге “Эчке эшләр органнарында намуслы хезмәт өчен” медальләре иясе, Илеш районының шәрәфле шәхесе Гамил Галиев үрнәкле тормыш юлы узган.
Гамил Галиев 1941 елда Илеш районының Рсай авылында дүрт балалы гаиләдә дөньяга килә. Туган авылындагы җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, ике ел колхозда эшли. Белем алу теләге зур булганлыктан, Югары Яркәйдәге урта мәктәпкә укырга керә һәм аны уңышлы тәмамлый. Армия сафларында өч ел хезмәт итеп кайткач, аны Илеш районының эчке эшләр бүлегенә чакырып алалар һәм яшь егетне (ул армия сафларында коммунистлар партиясенә кабул ителә) Исәмәт авылына участковый итеп тәгаенлиләр. Тырыш, уңган, максатчан егет җиң сызганып хезмәт юлын башлый. Булачак хатынын да ул Исәмәттә очрата. Укытучы булып эшләгән Флүсәгә бер караудан гашыйк була һәм яшьләр озакламый өйләнешә.
– Флүсәгә гашыйк булмау мөмкин түгел иде: үзе чибәр, акыллы, уңган. Кыскасы – бар яклап та килгән. 1967 елда мин аны, пар ат җигеп, үзем яшәгән әбинең йортына алып кайттым һәм матур гаилә корып, яши башладык. Ә инде 1968 елда Волгоград югары тикшерү мәктәбенә укырга керү турында тәкъдим алдым һәм әзерләнеп, имтиханнар тапшырырга киттем. Башкортстаннан ун кеше барсак та, дүртебез генә укырга керә алдык. Шулар арасында мин дә бар идем. Яшь кәләшем минем югары белем алу теләген белә иде, шуңа күрә каршы килмәде. Дүрт ел дәвамында мәхәббәтебез тагын да сыналып ныгыды гына, – дип искә алды Гамил Шәехзаман улы яшьлек елларын.
Кулына диплом алган югары белемле ир-егетне зур ышаныч белән Илеш районы эчке эшләр бүлегенең өлкән тикшерүчесе итеп тәгаенлиләр. Җаваплы вазыйфаларда хезмәт иткәннән соң, 1978 елда Гамил Галиевны Русия Эчке эшләр министрлыгының Илеш районы буенча бүлек начальнигы итеп куялар. Ул бу үтә дә җаваплы вазыйфада 1995 елга кадәр фидакарь хезмәт итә. Гамил Шәехзаман улы районда легендар Тәлгать Рахманов җитәкчелек иткән чорда эшли.
– Илешнең даны, республикадан тыш, бөтен СССРга, хәтта чит илләргә дә таралган иде. Районга Русиянең төрле төбәкләреннән, чит илләрдән кунаклар еш килде. Ә бу инде аларны каршы алу өчен районның һәр почмагында тәртип булырга тиеш дигән сүз иде. Шуңа күрә районның эчке эшләр бүлеге ал-ялсыз эшләде дисәм, һич арттыру булмас. Урып-җыю, чәчү вакытында да безнең бүлек, авыл хуҗалыгында хезмәт куючылар кебек үк, көчәйтелгән режимда эшләде. Һәркайда тәртип булдыру өчен шулай кирәк иде, чөнки Тәлгать Лотфулла улы үзе дә тәртип яратты.
Җитәкче вазыйфасын башкарганда Тәлгать Рахманов командасында эшләү зур мәртәбә булды. Ул үзе таләпчән, тәртип яраткан кеше буларак, башкалардан да шуны таләп итте. Бу зур шәхес бик кешелекле дә булды. Яшь кадрларны үстерүгә зур игътибар бүлде. Бүлектә эшләүчеләрнең торак мәсьәләсен хәл итү дә читтә калмады.
Килгән кунакларны район чигеннән үк шәхсән үзе каршы алып, озатып кала иде. Илештән читтә берничә көн командировкада булырга туры килсә, кайткач иң беренче итеп мине кабинетына чакыра да райондагы хәлләрне белешә иде. Район эчке эшләр бүлеге начальнигы буларак, аңа доклад ясыйм. Әйтергә кирәк, ул алдаганны яратмады. Шуңа күрә дә нинди генә четерекле хәл килеп туса да, дөресен сөйләргә тырыша идем.
Легендар шәхес белән иңгә-иң куеп эшләгән елларымны сагынып искә алам, – ди Гамил Шәехзаман улы.
Көне-төне эштә булса да, Гамил Шәехзаман улы гаиләсендә дә үрнәкле әти, яраткан тормыш иптәше була. Хатыны Флүсә белән алар бер кыз һәм бер улга гомер бүләк итеп, матур тәрбия биргән. Уллары Алмаз да әтисе юлын дәвам итеп, бүген һөнәре буенча уңышлы эшли. Ә инде картәтиләре өчен оныклары Булат, Морад һәм Әмирханның кунакка кайтуы аеруча зур шатлык.
– Яраткан хатыным белән бергә 45 ел тату гомер кичердек. Кызганыч, ул бакыйлыкка миннән иртәрәк күчте. Флүсәмне искә алмаган көнем, аны сагынмаган сәгатем юк. Бик юксынам, – диде әңгәмәдәшем, моңсу карашын читкә борып.
Әйткәндәй, каралган ихатага, пөхтә итеп җыештырылган өйгә килеп керүгә, тәмле аш исен сизгәч, мин монда ялгыз ир кеше яшидер дип һич уйламаган идем.
– Йорт-курамны җыештырып торырга тырышам. Флүсәм бакыйлыкка күчкәннән соң, бернәрсәне дә үзгәртмәдем, аның якты истәлеге итеп саклыйм, – диде Гамил абый, уйларымны укыган кебек.
Ул арада улы Алмаз әтисенең хәлен белергә дип Уфадан кайтып керде. Әти белән ул арасында гына була торган җылы очрашудан соң, сөйләшүебез чәй табыны артында дәвам итте.
Халкыбызда “Гадилектә – галилек” дигән әйтем бар. Гамил Шәехзаман улы белән танышып, әңгәмәләшкәннән соң нәкъ шушы сүзләр күңелгә килде. Олы тормыш тәҗрибәсе туплаган, фидакарь хезмәте белән үрләр яулаган, үрнәкле тормыш юлы узган шәхес кешелекле, гади, ярдәмчел булуы белән дә якташларының зур хөрмәтен казанган.
Зөһрә ИСЛАМОВА.
Илеш районы.