-9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
12 ноябрь , 10:30

“Совершенно секретно!”

Хәрби серне Әлфир илле елдан соң, бакыйлыкка күчәр алдыннан гына ачты.

“Совершенно секретно!”
“Совершенно секретно!”
“СССР Кораллы Көчләре Башкомандующиеның әлеге приказын 50 ел эчендә бозган кеше СССР законнары буенча каты җәзага тарттырылачак!”

Әлфир әтисе сугышка киткәндә 6 яше дә тулмаган малай була. Гаиләдә биш бала, Әлфир — икенчесе. Олы абыйсына 10 яшьләр чамасы, ә кал­ганнары берсеннән-берсе кечке­нәләр... Сугыш елларында авырлыклар күп булды. Әниләре көн-төн колхоз эшендә. Бала-чаганы 6-7 яшьтән үк колхоз эшенә җигәләр: чүп үләннәре утарга, бәрәңге басуын сукаларга. Алар кар яуганчы кырда эшләде. Өсләренә, аякларына кияргә кием дә юк бит, ичмасам. Колхоз җитәкчеләренең аларга игътибары җитми иде.
 
Беркөнне Әлфирнең абыйсы Әхмәт бабайдан чабата үрергә өйрәнеп кайта. Әлбәттә, бу шөгыльне Әлфиргә дә өйрәтә ул. Кыш айларында көндез колхоз эшенә йөрсәләр, кичләрен икәүләп чабата үрәләр. Бу эш гаиләгә бик ярап куя, әлбәттә. Хет чабатаны сатып аласы булмый. Соңрак бу һөнәрне кечерәк энеләренә дә өйрәтә. Олы абыйлары исә, чабата үрүдән тыш, агач эшләренә дә тиз өйрәнеп китә. Чаңгы, чана, тәрәзә рамы, утыргыч­лар ясау аның өчен берни дә тормый.
 
Шул тырышлыклары белән бу гаилә балалары сугыш елларын да үткәреп җибәрә. Ләкин сугыш тәмамлану белән тормыш тиз генә җиңеләймәде әле. Ел башында ук гаилә күтәрә алмаслык салым салалар. Ит, сөт, май, йомырка, ашлык, йон һәм башка төрле салымнар өстәлеп кенә тора. Хәтта мәҗбүриләп диярлек заемга яздыру да дәвам итте әле. Илленче еллар ахырында гына авыл халкының өстәлендә икмәк барлыкка килде.
 
1952 елның көзендә Әлфирне дә солдатка алдылар. Ул Ырынбур өлкәсендә урнашкан хәрби частька эләгә. Баштарак авыр булса да, соңрак күнегә.
 
1953 елның җәендә ниндидер көчле коралны сынауга әзерлек башлана: сынау полигонында 40 чакрым радиуста ныгытылган блиндажлар төзелә, ватык техникалар урнаштырыла, хәтта икешәр катлы барак формасында “өй”ләр дә салына. Якын-тирә авылларда яшәүчеләр хәвефсез урыннарга күчерелә. Бу эшләр башкарылганнан соң, ниһаять, октябрь азакларына сынау көне билгеләнә. Бу эшләр, әлбәттә, нык яшерен шартларда башкарыла. Иртәгә сынау буласы көндә частька Мәскәүдән зур түрәләр — Булганин белән Малиновский килә. Сынау көнне гарнизондагы солдатларны блиндажларга урнаштыралар, ә техниканы сынау көче җитмәслек урынга туплыйлар.
 
Иртәнге сәгать 10 тулганда бу полигонда атом бомбасы шартлаталар. Аның көче исәпләүләргә караганнан да икеләтә көчлерәк булып чыга – 40 чакрымнан ераграк тарала. Сынау көче җитмәслек дип тупланган техниканың да күбесе зыян күрә. Ике көн үткәч, солдатларны “дезактивация” ясарга чыгаралар, бу эшләр тәмам­ланганчы гарнизонны Әрмән­стандагы бер шәһәргә күчерәләр. Күчерү алдыннан “Совершенно секретно” мөһере сугылган приказны укып, солдатлар бу вакыйга турында 50 ел буе беркемгә дә сөйләмәскә ант итә.
 
Бу сынау, әлбәттә, АКШка да билгеле була. Американың ул вакыттагы Президенты Трумэн СССРның атом коралы эшләүдә алга китүен танырга мәҗбүр була һәм белгечләргә тиз арада СССР коралыннан көчлерәк булган корал уйлап табарга әмер бирә. Нәтиҗәдә, 1954 елда АКШ Тын океандагы бер утрауда водород бомбасын сыный...
 
Әлфир 73 яшькә кадәр яшәде. Армиядән кайткач, механизатор һөнәренә укыды. Өйләнде, ике улына гомер бирде. Уфада яшәде. Өченче төзелеш трестында хаклы ялга чыкканчы экскаваторда эшләде. Ул башкаладагы бик күп объектларны төзүгә өлеш керткән хезмәт ветераны булды.
 
Серне дә ул әлеге вакыйгадан соң ярты гасыр вакыт үтеп, бакыйлыкка күчәр алдыннан гына ачты...

Фуат Мусин.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: