XX Халыкара Русия һәм Казахстан хезмәттәшлеге форумында катнашу өчен 3 меңгә якын кеше теркәлгән.
Русия һәм Казахстан төбәкара хезмәттәшлек форумы ел саен ике илнең икътисади, мәдәни һәм гуманитар элемтәләрен үстерү өчен үткәрелә. 20 ел эчендә Форум Русия һәм Казахстан эшлекле даирәләре арасында гамәли хезмәттәшлекне киңәйтү һәм үзара файдалы стратегик партнерлыкны ныгыту буенча традицион мәйданчык статусына ия булды.
Быел ике көн дәвамында Русия һәм Казахстан төбәкләре арасында сәүдә-икътисади хезмәттәшлек потенциалын гамәлгә ашыру, ике илнең төбәкара элемтәләрен һәм сәнәгать кооперациясе мөмкинлекләрен киңәйтү темасына фикер алышулар узачак. Шулай ук кунакларны бай мәдәни программа көтә. Юбилей форумы нәтиҗәләре буенча илләр төбәкара һәм чик буе хезмәттәшлеге программасына кул куячаклар, ул 12 төрле тармакта 140ка якын чараны үз эченә ала.
Форум кысаларында югары уку йортларында технологик стартаплар булдыруның "универсаль рецепы" турында да сүз булды.
Чара барышында сүз кадрларга кытлык турында булды. Аерып әйткәндә, бүген эшче һөнәр сайлаучы яшьләр аз. Шулар арасында тимерчеләр, эретеп ябыштыручы һәм башкаларны әйтергә була.
Тикшерүләр буенча, вакансияләр турында белдерү элүче компанияләрнең 85 проценты кадрларга кытлык кичерә.
- Бүген технологияләргә өстенлек бирү мөһим. Бизнес аңа таяна.
Соңгы ике елда без инженер һәм эшче һөнәрләр арасында уеу йортларында бюджет урыннары ачтык. Бүген бездә 79 процент 9 нчы сыйныф укучысы колледжларга китә. Шуны онытмыйк, хәзер җитәкчеләр түгел, ә кичәге уеучы үзенә эш урыны сайлый.
Соңгы ике елда уку йортлары белән без 15 партнерлык килешүе төзедек. Бу өлкәдә Казахстан белән дә нәтиҗәле эшлибез. Киләчәктә тагын да тыгызрак эшчәнлек алып барырбыз, дип уйлыйм, - диде Ырынбур өлкәсенең икътисади сәясәт буенча вице-губернаторы Игнат Петухов.
-Бүген бу чарада катнашуыбыз өчен һәм яшьләр эшкуарлыгын үстерү турында сөйләшү алып баруыбызга мин бик шат. Казахстанда ягь эшкуарларга ярдәм итү хокукый базага нык бәйләнгән. Аннан башка әшләү мөмкин түгел, чөнки яшь эшкуарлар саны арта. Монда дәүләт ягыннан ярдәм алу зур этәргеч. Бездә бизнес башоаучыларга ярдәм 5 миллионга кадәр җитә. Монда 2 процентлы гына кредитларны әйтергә кирәк.
Русия һәм Казахстан яшьләре тарихи факторларга нигезләнеп атоый. Без янәшә яшибез. Шуңа да хезмәттәшлек итү безгә икътисади яктан да бик отышлы. Моны яшьләр яхшы аңлый. Сезнең студентлар - бездә, безнекеләр сездә күпләп укуын да онытмыйк. Шул рәвешле дә үзара хезмәттәшлек бара, - диде Актүбә өлкәсенең яшьләр сәясәте мәсьәләләре идарәсе җитәкчесе Мирхан Ермангабетов.
Чарада күрше илләрдә бизнес ачу турында да сүз булды. Монда, тәү чиратта, урындагы закон үзенчәлекләрен өйрәнергә кирәклеген билгеләнде. Чит илдә салым үзенчәлекәрен өйрәнү, тәҗрибәле икътисадчылар табу авыр. Ике өлкәдә вузлар үзара хезмәттәшлек алып барса, бу җәһәттән, уңайлы булыр иде. Бу яшь эшкуарлар өчен бик кирәк.
Дискуссия вакытында ясалма интеллект, бүгенге трендлар, яшьләр өстенлек биргән юнәлешләр турында да сүз булды. Әлеге очрашу ике як өчен дә мөһим булуын ассызыклады спикерлар.
Фото: Автор фотосы.