-5 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
3 декабрь , 13:50

“Халыкка дәрсе гыйбрәттер – театр”

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрына – 105 ел

“Халыкка дәрсе гыйбрәттер – театр”
“Халыкка дәрсе гыйбрәттер – театр”


Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры 1919 елның 4 декабрендә Стәрлетамак шәһәрендә оештырыла, 1922 елда Уфага күчерелә. БАССРның беренче дәүләт труппасының сәнгать җитәкчесе һәм директоры актер һәм режиссер Вәлиулла Мортазин-Иманский була. 1935 елда Башкорт дәүләт драма театры академия статусын ала, 1970 елда − Хезмәт Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә, 1971 елда аңа Башкортстанның халык шагыйре Мәҗит Гафури исеме бирелә. Театр өч тапкыр Русиянең сәнгать өлкәсендә дәүләт премияләре лауреаты була: 1967 елда Мостай Кәримнең “Ай тотылган төндә” трагедиясе өчен – К. С. Станиславский исемендәге дәүләт премиясе, 1996 елда Флорид Бүләковның “Бибинур, ах, Бибинур!..” спектакле өчен Русия дәүләт премиясе бирелә. 2018 елда театр сәнгатен үстерүгә өлеш керткән өчен Русия Федерациясе Хөкүмәтенең Федор Волков исемендәге премиясенә лаек була.

Театрның репертуары төрле жанрдагы сәхнә әсәр­ләреннән, башкорт, урыс һәм чит ил авторларының иҗади мирасыннан формалаша, театр тамашачы ихтыяҗын өй­рәнеп, классик әсәрләр белән бергә заманча пьесалар куела, һәр буын артистлары, режиссерлары, рәссамнары үз иҗаты белән театр тарихын баета, аның киләчәгенә ныклы нигез сала. Башкорт дәүләт академия драма театры штатында булган өч режиссердан тыш, күрше Татарстан, Мәскәү, чит ил режиссерлары белән актив хез­мәт­тәшлек итә, аларның һәр­кайсы иҗатка яңа сулыш өсти.
Бер гасырдан артык вакыт эчендә коллектив гастрольләр белән даими рәвештә Башкортстан, Татарстан буйлап, Кабарда-Балкар Республикасы, Мәс­кәү, Ырынбур, Чиләбе һәм Русиянең башка шә­һәрләрендә чыгыш ясый. Алай гына түгел, чит илләр – Сүрия, Төркия, Кытай, Казахстан, Венгрия тамашачыларын да без башкорт профессиональ театры белән таныштырдык, артистларыбызга кайнар алкышладылар, ә спектакльлә­ребезнең тәэсире турында күп мактау сүзләре ишеттек. Театр да заман белән бергә, хәтта ки заманнан бер адым алдарак атларга омты-
ла – бүгенге көндә дә баш режиссер Айрат Абушахманов, режиссерлар Илсур Казакбаев, Фиргать Гарипов һәм баш рәссам Альберт Нестеров яңа иҗади формалар эзләү һәм аларны куллану өстендә актив эш алып бара, кыю экспериментлар үткәрә.
Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры – зур театр фестиваль­ләренең даими кунагы. Мәсә­лән, коллектив “Нәүруз” халык­ара төрки телле театрлар фестивалендә (Казан) даими катнаша. 1986 елда – театр драматург Нәҗиб Асан­баевның “Кызыл паша” пьесасы буенча Лек Вәлиев сәхнәләштергән спектакль белән Сүрия Гарәп Респуб­ликасының башкаласы Дамаскта узган X халыкара театр фестивалендә; 1988 ел-
да – Азат Абдуллинның “Соңгы узаман” спектакле белән М. С. Щепкинның тууына 200 ел тулуга багышланган Бөтенрусия театр сәнгате фестивалендә (Белгород); 1994 елда “Гос­тиный двор” халыкара театр фестивалендә (Ырынбур) чыгыш ясый. Ике ел рәттән (2005, 2006 еллар) Истанбулда үткәрелгән “Ялан-театр” халык­ара фестивалендә катнаша, шулай ук “Тансык яр” – “Чынгызхан төрле йөзләрдә” беренче күчмә халыкара фестива­лендә (Якутия-Саха, Бурятия республикалары, 2005 ел), “Реаль театр” Бөтенрусия фести­валендә (“Кәккүк оясы” психологик триллеры, Түбән Новгород, 2007 ел), “Панорама” халыкара театрлар фестива­лендә (Минск, Беларусь Республикасы, 2009 ел) һәм башка төбәкләрдә чыгыш ясый.
Республикада Мәҗит Гафури театры беренче булып Русия дәрәҗесендәге иң зур театр бәйгесе – “Алтын битлек” фес­­тиваленә юл ярган һәм анда ике тапкыр лауреат исеменә лаек булган театр: 2008, 2016, 2017, 2018, 2019, 2021, 2023 елларда Башкорт академия драма театры “Алтын битлек” Русия милли театр­лар премиясе һәм фестивалендә катнашты. 2016 елда М. Гафури повесте буенча Айрат Абушахманов сәхнәләштергән “Кара йөзләр” спектакленең куючы рәссамы – театрның баш рәссамы Альберт Нестеров “Костюмнар буенча иң яхшы рәссам эше” номина­циясендә “Алтын битлек” фестивале лауреаты булды. 2019 елда Айрат Абушах­мановның “Зөләйха күзләрен ача” спектакле “Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” романын сәхнәдә укыган өчен” номинациясендә “Алтын битлек”кә лаек булып, коллектив шушы спектакль белән бөтен Русия буйлап гастроль­ләргә чыкты, Мәскәү, Казан, Грозный, Иркутск, Ижевск, Ульяновск һәм башка шәһәр­ләрдә үткәрелгән халыкара театр фестиваль­ләрендә катнашты. “Панорама” халыкара театрлар фестива­лендә (Минск, Беларусь Республикасы, 2009 ел), Грозныйда (Чечен Республикасы) “Федерация” Бөтенрусия милли театрлар фестивалендә һәм башка фестивальләрдә чыгыш ясый.
Соңгы биш елда театр ике тапкыр Халыкара театр олимпиадасында катнашты: 2019 елда “Зөләйха күзләрен ача” спектакле белән – Санкт-Петербургта, ә 2023 елда – “Джут” (О. Жанайдаров) драмасы белән Будапештта чыгыш ясады. Әйткәндәй, коллектив Европага бер ел эчендә ике тапкыр чыкты – 2024 елның 22 апрелендә театр янә Будапештта – Венгр милли театры­ның төп сәхнәсендә уңышлы чыгыш ясады: XI MITEM Халыкара театр фестивале чикләрендә Мәҗит Гафури повесте буенча куелган “Кара йөзләр” спектаклен (режиссеры А. Абушахманов) күрсәтте. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, Мәҗит Гафури театры бөтен илләр катнашкан зур театр форумында Русия исе­меннән чыгыш ясаучы бердәнбер театр булды.
Гафури театрында гына башланган һәм аңа гына хас проектлар бихисап, шулар арасында – “Туганлык” халыкара фестивале. Моңа кадәр ул “Төрки телле театрлар фестивале” дип аталса, 2024 елдан аның форматы киңәйде, хәзер ул “Туганлык” халыкара милли театрлар фестивале дип аталып, Татарстан, Чувашстан, Калмыкстан, Тыва, Дагыстан, Марий Эл, Абхазия, Төньяк Осетия-Алания, Казахстан, Кыргызстан театрларын берләш­терде. Һәм тагы бер яңалык – Йошкар-Олада узган Идел буе федераль “RUSSIAN EVENT AWARDS 2024” халыкара премиясенең төбәк этабына тәкъдим ителеп, “100000 кеше­дән артык халык яшәгән шәһәрләр арасында мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге иң яхшы туристик вакыйга” но­минациясендә беренче урынга лаек булды.
Башкорт дәүләт академия драма театры һәрвакыт үзенең труппасы белән дан тота, биредә исемнәре бөтен Русиягә танылган актерлар хезмәт итә, труппа тулыланып тора. Бүген 200дән артык хезмәткәр штатта тора, шуның 60ы – артистлар, уннан артыгы – оркестр артистлары һәм бихисап цех-бүлек­ләрдә эшләүче, үз эшен яратып башкаручы хезмәткәрләр.
Бер театр мизгелендә биш-алты премьера спектакле чыгарыла; гастрольләр, сәфәр­ләр, театр форумнарында катнашу – болар барысы да театр тормышының аерылгысыз бер өлеше булып тора. Бүген театрга директор Иршат Ишбулат улы Фәйзуллин һәм баш режиссер Айрат Әхтәм улы Абушахманов җитәкчелек итәләр.
Театр директоры, Милли театрлар ассоциациясе ида­рәсе әгъзасы, Башкорт­стан­ның атказанган мәдәният хезмәткәре Иршат Фәйзуллин 2001 елда язмышын Мәҗит Гафури исе­мендәге Башкорт дәүләт академия драма театры белән бәй­ли, тәүдә директор урынбасары булып эш­ләсә, 2017 елдан – директор вазыйфасында. Шушы еллар дәва­мында ул профессиональ театр сәнга­тенә хезмәт итүче, театрның бү­генге чордагы әһәмиятен тоеп, иҗатчы­ларның булмышын аңлап эшләүче, аларның ихтирамын яулаган абруйлы җитәкче буларак танылды. Милли театрлар ассоциациясе вәкиле буларак туган театрыбызны Русия дәрәҗәсендә таныту, иҗатын башка төбәк­әрдә пропагандалауга, театр тарихына яңа чагу битләр язуга күп көч сала.
Айрат Абушахманов – Мә­җит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры­ның баш режиссеры, Баш­кортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Русия Театр эш­леклеләре берлегенең милли театрлар кабинеты секретаре. Ул Башкортстан, Татарстан, Чувашстан, Казахстан, Омск, Таллинн театрларында спек­такльләр куйды. Айрат Әхтәм улының спектакльләре башкорт театрын, респуб­лика­бызның профессиональ сән­гатен республика һәм Русия халыкара театр фес­тиваль­ләрендә лаеклы күр­сәтә. Ноябрь башында театрда баш режиссер сәхнә­ләштергән иң яхшы спектакль­ләрдән торган “Абушахманов спектакль­ләре атналыгы” шыгрым тулы заллар белән гөрләп үтте, режиссерның 50 яшьлек юбилее уңаеннан узган бу атналыкта казах драматургы Олжас Жанайдаров пьесасы буенча сәхнәләштерелгән “Джут” (“Соңгы Җәйләү”) драмасы – халыкара театр проектына әйләнде. Спектакльдәге Әх­мәт белән Сәүле сәхнә­ләрен Астана шәһәреннән килгән артист-
лар – Калибәк Куанышбаев исемендәге Казах милли музыкаль-драма театры артист­лары Айман Жетписовна Карпсеитова һәм Нурсолтан Торехан улы Есен казах телендә уйнады. “Ул бит кичә иде” лирик коме­диясендә дә иҗади проект барлыкка килде. Ул спек­такльдә безнең театр артистлары белән бергә Мир­хәйдәр Фәйзи исе­мендәге Ырынбур драма театры актрисасы Алия Салпикова катнашты.
Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры туган телне, мәдә­ниятне, йолаларны саклаучы халык хәзинәсенә әйләнеп, халыкны берләш­тереп, милли рухны көчәйтеп яшәүче сәнгать учагы. Шуңа күрә бүген дә коллектив тулы мәдәни тормыш белән яши, ышанычлы адымнар белән алга бара.

Динара КАЮМОВА,
театрның баш мөхәррире.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: