+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 гыйнвар 2008, 02:00

Бердәмлектә безнең иминлек

— Безнең авыл Советы территориясендә 2173 кеше яши, Бүреказган һәм Талач авылларында — татарлар, Садовкада мордвалар гомер кичерә, — ди авыл Советы хакимияте башлыгы Фәнүс Солтанов. — Былтыр аларда шаулап-гөрләп Шәҗәрә бәйрәмнәре үтте. Төрле буын кешеләре җыелган чарага бик күп төбәкләрдән кунаклар килде.Шунысы үзенчәлекле, бу авылларда бер үк фамилияле кешеләр байтак. Бүреказганда, мәсәлән, Богданов фамилияле 116 гаилә исәпләнә, Вахитов, Галиев, Манаев, Монасыйпов фамилияләрен йөртүчеләр саны кырыкка якын.Бу авыл Советы авылларны төзекләндерү буенча уздырылган район бәйгесендә берничә ел рәттән призлы урын яулаган, былтыр икенче урынга лаек булганнар.



Данлыклы авылдашлары белән лаеклы горурлана бүреказганлылар. Республиканың атказанган артисты Марат Исхаков, Башкортстанның атказанган нефтьчесе, техник фәннәр кандидаты Радик Исхаков, медицина фәннәре кандидаты Наил Рәхмәтуллин, Русиянең атказанган химигы Фәнил Богданов, Башкортстанның атказанган укытучылары Рәшидә Сираева, Абдулла Дәминев — барысы да шушы як чишмәләренең шифалы суларын эчеп үскән.
Әйе, бу якларда сәләтле, дәртле кешеләр яши. Бүреказган авыл мәдәният йортында кырык ел инде “Миләш” халык биюләре ансамбле уңышлы эшли. Альберт Манаев, Ринат Ногманов, Эльвина Вахитова, Альбина Садыйкова һәм башкалар ансамбльнең алыштыргысыз биючеләре.
— Бүреказган авылы районда борынгы татар авылларының берсе, быел аңа нигез салынуга 255 ел тула. Хәзерге вакытта Бүреказганда 320 йорт исәпләнә. Талач һәм Бүреказган урта мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты укытыла. Мәдәниятне, сәнгатьне үстерү буенча зур чаралар үткәрелә. Аларда авыл яшьләре, мәктәп укучылары, өлкәннәр актив катнаша.
Бүреказган авыл Советына караган авылларда булганда бик күп үрнәкле гаиләләр белән таныштык. Шуларның берсе — Талач авылында яшәүче Раушания һәм Фәнүр Солтановлар. Стәрлебаш районының Мәкъсүт авылыннан килен булып төшкән Раушания — укытучы, Фәнүр район эчке эшләр идарәсендә бүлек начальнигы. Тату гаиләдә өч бала тәрбияләнә. Илдар әтисе һөнәрен сайлаган, Айнур белән Алсу мәктәп укучылары.
— Бер-беребезне ихтирам итеп егерме ел яшибез, — диләр Солтановлар. — Ә бит күп гаиләләр, нигездә, бер-берсен аңламаудан, кирәк чакта юл куя белмәү сәбәпле аерыла. Сабырлык — сары алтын, дип халкыбыз юкка гына әйтмәгән. Әнә шул кеше холкындагы алтынга тиң булырлык сыйфат-хәзинәне саклаганда гына тормыш имин булыр.
Бүреказган авыл Советына караган авылларда Солтановлар кебек тырыш, уңган, кунакчыл гаиләләр байтак. Авылларның үткәне — якты, бүгенгесе — матур, киләчәге — өметле.
Читайте нас: