+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 гыйнвар 2008, 02:00

Киез итеккә мәдхия

Киездән аяк киеме басуны безнең ерак ата-бабаларыбыз уйлап чыгарган. Күчеп йөрүче халыклар аны аякка урау, ат өстенә җәю, мендәрләр, баш киеме ясау өчен файдаланган. Кайбер халыклар киез япма белән крепость стеналарын уратып алган, мондый материал аларны дошман укларыннан саклаган.


Йонны аяк киеме буларак беренче тапкыр XVIII гасыр азакларында кулланалар. Дөрес, беренче киез итекләрнең формасы башкачарак — балтыры һәм аскы өлеше аерым басылып, беркетелә торган булган. Тиз арада мондый аяк киеме популярлашып китә, ул бик кыйммәт тора һәм байларда гына була. Хәзер генә ул киез итеккә әллә ни ис китмәгән була, ә элек бер пар киез итеге булган гаилә хәлле исәпләнгән. Кадерле аяк киемен чиратлап кигәннәр, аны әзерләү үзенчәлекләрен буыннан буынга мирас итеп калдырганнар. Аеруча Петр I, Екатерина патша, император хатыны Анна Иоановна бу аяк киемен җылылык өчен генә түгел, ә дәвалау сыйфатлары өчен дә югары бәяләгән.
Киез итек басу зур сер итеп сакланса да, тора-бара ул Русиядә тарала, йоннан искитмәле җылы аяк киеме эшләүче осталар күбәеп китә. Алар авылдан-авылга йөреп, киез итек баса. Илдә берничә киез итек мануфактурасы барлыкка килә.
Тик соңгы елларда киез итек басу онытыла язып калды. Авыл халкы шәһәрнекенә иярепме, мода артыннан куыпмы, күн итеккә күчте. Тик озак чыдый алмады. Бүген авылларда гына түгел, шәһәрләрдә дә киез итекне өстен күрүчеләр күп. Тик менә аны җитештерүчеләр генә азайды, фабрикалар ябылып бетте, осталар юкка чыкты. Элегрәк авылларга күченеп йөрүче киез итек басучылар килә торган иде, соңгы 10-15 елда алар бөтенләй күренми диярлек. Сәбәбе нәрсәдәдер: кулы яткан кеше юктырмы, бу авыр хезмәт белән акча табарга теләүчеләр табылмыймы, әллә инде мондый “бизнес”ның файдасы шул чамамы?
Хәер, киез итек сатудан чыкты дию дөрес булмас. Базарларда җылы аяк киемнәре белән сәүдә итүчеләр бик күп, аларның күбесе — Татарстаннан. Ә менә Краснокама районы Николо-Березовка киез итек басу цехы җитештергән аяк киемнәре базарларда күптән күренми. Нигә дисәң, итекләрне сатып алучылар цехтан ук килеп ала. Яңавыл, Тәтешле, Борай, Дүртөйле, Чакмагыш, Илеш, Калтасы районнары халкын, гомумән, барлыгы 18 районны, шулай ук Нефтекама һәм Агыйдел шәһәрләре халкын Николо-Березовка тулысынча тәэмин итә дисәк тә хата булмас.
Николо-Березовка киез итек цехы 1958 елда ачыла. Илдәге икътисад белән бергә ул да төрлесен кичерә. Моннан берничә ел элек кенә җитештерелгән аяк киемнәре складларда тулып ятса, бүген запаста бер пар да юк — алар барысы да сатылып бара. Бу күренешне моннан ике ел элек цех җитәкчелегенең тулысынча алмашынуы, бүгенгеләренең яңа эш алымнарын оста куллануы белән бәйләргә кирәктер. Бүгенге көндә Николо-Березовка “Көнкүреш хезмәте” муниципаль унитар предприятиесенең киез итек басу цехын Галихан Гәрәев җитәкли.
Биредә унбиш кеше эшли. Эш, әлбәттә, җиңелдән түгел, инде егерме беренче гасырда яшәсәк тә, бар эш тә кул көче белән башкарыла. Биредә киез итек бары тик көзге йоннан гына басыла. Шуңа күрә ул йомшак, чүпсез, чиста була.
— Халыкка уңайлы булсын өчен районнар буйлап үзебез йон җыярга чыгабыз. Язгы йонны алмыйбыз, аңардан баскан итек җәелә, аннары язгы йон тигәнәкле, чүпле дә була. Халык инде безнең киләсене белеп, алдан йонын әзерләп тора. Кайбер төпкел авылларга кереп булмый. Бигрәк тә Тәтешле, Борай районнарында юллар начар. Хәзер җайлаша башладык инде: бәләкәй авылларда яшәүчеләр йоннарын үзәк усадьбага китереп куялар, шуннан алып китәбез. Хәзер һәр районда, авылларда даими клиентларыбыз бар. Үзебез белән киез итек тә алып чыгабыз. Шулай итеп, үзебезгә чимал җыйсак, халыкны кышкылыкка аяк киеме белән тәэмин итәбез. Йонга алмаштырып алгач, үзләренә арзангарак та төшә, — ди цехның производство җитәкчесе Светлана Гәрәева.
Йонның килограммын халыктан 25 сум белән җыялар. Чималга мохтаҗлык юк, якынча алты тонна йон җыйдык, диләр биредә.
Берничә гасыр үтсә дә, киез итек басуның технологиясе зур үзгәреш кичермәгән. Машина операторы Вячеслав Вдовин үз эшен белеп, зур осталык белән башкара. Машина аша нинди киез чыгуы аның эшенә бәйле. Машинадан чыккан йон тукыма итек басучылар кулына күчә. Бу эш зур кул көче таләп итүгә карамастан, биредә хатын-кызлар гына эшли. Валентина Рәхмәтуллина, Римма Филипская, Любовь Зәйдуллина, Флидә Боярскихны үз эшләренең чын остасы дияргә була. Алар киездән итекләр әвәли. Башта алар бик зур килеп чыга, шуңа да аларны яхшылап тукмарга, тыгызларга кирәк. Моннан соң киез итекләр кайнар су белән эшкәртелә, буяла, шуннан инде агач калыплар ярдәмендә тиешле размерга “утыртыла” һәм киптерү цехына тапшырыла. Утыртучы Галинур Зиннәтов биредә инде озак еллар эшли, хезмәте авыр булуга карамастан, ул күнегелгән эшен алмаштырырга ашыгып бармый.
— Кеше табуы да авыр бит хәзер, мондый эшкә килүчеләр юк, җиңел генә итеп зур акча эшләргә теләүчеләр күп. Ә кемдер киез итек тә җитештерергә тиеш, югыйсә безнең салкыннарны җиңүе авыр, — дип фикер йөртә ул.
Кызларның һәрберсе көненә төрле үлчәмдәге биш пар киез итек баса, айга 100 пар дигән сүз. Елына цех 4-5 мең пар югары сыйфатлы аяк киеме җитештерә.
— Бу бик аз, сорау якынча 8-10 мең. Коллективның кулыннан килә торган эш бу. Тик менә җитештерүне бераз киңәйтәсе бар, мөмкинлекләр җитми, — ди Галихан Гәрәев.
Озак еллар дәвамында өзеклексез эшләп килгән цех иске агач бинага урнашкан. Дөрес, күптән түгел биредә район көче белән ремонт эшләнгән, кулыннан килгәнчә цехка ярдәм күрсәтеп торган район җитәкчелеге тарафыннан “Газель” машинасы да алып бирелгән. Хәзер авылларга йөрү уңайлашкан. Әмма 50 ел буена бина тузган. Эш процессы бик күп су һәм пар куллануны таләп итә, ә бу исә бинаның төзеклегенә тәэсир итми калмый. Аннан соң бина әле дә канализация челтәренә тоташтырылмаган, бу да эштә уңайсызлыклар тудыра.
— Яңа бина булсын иде безгә. Эшчеләр авыр, зарарлы шартларда эшли, җиһазлар тузган. 30 ел дәвамында бер генә җиһаз да сатып алынмаган. Шулай да коллектив эш күрсәткечләрен күтәрергә тырыша. Заманча эш шартлары булса, без бик күпкә ирешер идек. Сатып алучыларны борып чыгаруы кыен, әллә кайлардан ук киләләр. Ә безнең цех көненә 40 пар аяк киеме җитештерергә генә сәләтле, — ди Галихан Мирзахан улы.
Чыннан да, Николо-Березовка киез итекләренең даны ерак киткән, бирегә Уфадан, Шараннан, хәтта Бишбүләк, Хәйбулла районнарыннан кадәр киләләр. Соңгы елларда Екатеринбург, Мәскәү өлкәсеннән килүчеләр ешаеп киткән.
— Сатып алучылардан рәхмәттән башканы ишеткәнебез юк. Күптән түгел Борай районы Таңатар авылыннан бер апа: “Сездән алган киез итекне 13 ел кидем, бер нәрсә дә эшләмәде”, — дип тагы килеп алды, рәхмәтләр укып китте. Безнең итекләр, башкалар белән чагыштырганда, чыннан да сыйфатлырак. Чиста йоннан гына эшлибез, катнашмалар булмагач, аяк киеме җылы, йомшак була. Серкә кушмыйбыз, буяуны да аз салабыз. Үзебезнең нормировщик бар, аяк киемнәре дәүләт стандартлары буенча җитештерелә, алар 15-20 елга тәгаенләнгән, — ди Светлана Сәгыйдулла кызы. Хезмәткәрләр әйтүенчә, әлегә сатып алучылар арасында рекорд куючы — Дүртөйле районы Йосып авылында яшәүче Рафаэль Галиуллин икән, ул Николо-Березовкада сатып алган киез итеген инде 30 ел кия, ди.
Җитештерү ел әйләнәсенә түгел. Продукция сезонлы булгач, моңарчы хезмәткәрләрне яз-җәй айларында ялга җибәрергә мәҗбүр булганнар. Бер уйласаң, кышын халыкка товар җитештереп өлгерәлмәгән коллективның ничә ай буе ялда утыруы сәер тоела.
Хезмәткәрләр үзләре билгеләвенчә, бу кесәгә дә ярыйсы гына суга, 5-6 ай буе эшсез утыруы күңелле күренеш түгел.
— Яңа бинабыз булып, җитештерүне киңәйтсәк, кешеләр дә ел әйләнәсенә эш белән мәшгуль булыр иде, кышка тулы әзерлек белән керер идек, киез итекләргә мохтаҗлык кичерелмәс иде, — ди баш бухгалтер Надежда Дегтярева.
Соңгы елларда югалып барган халык промыселларын тергезүгә республикада да, илдә дә зур игътибар бирелә. Николо-Березовка киез итек басу цехы – борынгы кәсепне саклап калган сирәк предприятиеләрнең берсе. Быел үзенең 50 еллык юбилеен билгеләгән әлеге предприятиенең проблемаларына район җитәкчелеге генә түгел, республика җитәкчелеге дә игътибар итсә иде. Бай традицияләре, халык промыселы буенча зур тәҗрибәсе булган цехны, коллективны югалтмыйча, саклап калу, үстерү мөһим. Бу исә читтән сатып алмыйча, халыкны үзебездә җитештерелгән сыйфатлы һәм арзан товар белән тәэмин итү мөмкинлеге бирәчәк.
Читайте нас: