+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 гыйнвар 2008, 02:00

Президент, яклаучым бул!

Русиянең иҗтимагый-сәяси тормышында Владимир Путинның идарә итү дәвере төгәлләнеп килә. Илнең яңа президенты кем булыр? Төрле фараз-юраулар белән тулы сайлау алды сәясәтенә ачыклыкны Владимир Путин үзе кертте. Ул 2007 елның 17 декабрендә үткән “Бердәм Русия” съезды президиумына Хөкүмәтнең беренче вице-премьеры Дмитрий Медведев белән бергә күтәрелде.


Әлбәттә, 2 мартта Русиядә үтәчәк Президент сайлауларыннан һәртөрле борылышлар, сенсацияле сюрпризлар көтәргә мөмкин. Ил, халык омтылышлары авызлыкланмаган язгы ярсу ташкын сыман бит ул... Русия Президенты кәнәфиенә дәгъва итүче Г. Зюганов, В. Жириновский, М. Касьянов, А. Богданов даирәсендә гамәлдәге Президент фатыйхасын алган Д. Медведев өчен илнең сәяси, икътисади элитасы тавыш бирәчәк. Хакимият күңеленә дә ятачак ул. Шулай ук ил-йорттагы һәртөрле ыгы-зыгы, бәрхет революцияләрдән шүрләгән төп электорат та хуплаячак аны. Шулай итеп, илнең киләчәк язмышы Дмитрий Медведев эшчәнлеге белән бәйләнү ихтималлыгы зур. Ләкин, тактика ягыннан караганда, Русиянең алдагы үсеш эволюциясендә халык җитди үзгәрешләр көтәргә дә хаклы. Һәм, безгә калса, нәкъ шул тирәдәге уйланулар Президент сайлаулары чорында җитди актуальлек алырга һәм халык теләге, омтылышлары рәвешендә алар югары хакимияткә барып ирешергә дә тиеш.
Без, иң элек, киләчәгебез Владимир Путин заманындагыча булыр, дип уйлаучы катлам белән килешмәвебезне белдерер идек. Әйе, әлегә Дмитрий Медведев гамәлдәге президент күрсәткән кандидат, Владимир Путин алмашчысы һәм дәвамчысы булып күзаллана. Тик Президент кебек зур вазыйфага ия зат чынлыкта кеше шәүләсенә әверелмәячәк. Моны Владимир Путин мисалында да күрергә мөмкин. Хәтерләсәк, иске гасырның соңгы кичендә халыкны Яңа ел белән котлап ясаган чыгышында Борис Ельцин Русия Президенты вазыйфасыннан баш тартуын, үз урынына Премьер-министр Владимир Путинны калдыруын игълан иткән иде. Халык яшь Президентны Борис Ельцинның дәвамчысы итеп санады. Аның стиле, традицияләрендәге сәясәт көтте. Ләкин мондыйлар тирән хаталанды. Бүген без Владимир Путинны элекке хакимнең антиподы итеп күрәбез. Ул Русия тарихына үз сәясәте белән керде.
Атап әйткәндә, Русиянең бөек демократы роленә дәгъва иткән Борис Ельцин илнең нигезен җимерсә, Владимир Путин, киресенчә, Русияне берләштерү, вертикаль идарәне көчәйтү юлына басты, дөнья аренасында безнең ил яшәешенең үз юнәлешен һәм кыйммәтләрен расларга омтылды. Һәм әлеге илнең бер гражданы буларак, Президент гамәлләреннән олы сөенеч табам: Владимир Путин авыр, катлаулы сәясәтен Борис Ельцин кебек кан коеп башкармады, камчыга тотынмады, ә күбрәге прәникләр белән юмалап хәл итте.
Борис Ельцин, Владимир Путинның мөнәсәбәтләрен һәм идарә итү стильләрен күздән кичереп, без яңа президентыбыз да үткәннең шәүләсе булыр, дип уйламыйбыз. Чөнки шәхесләр буларак, алар һәркайсы мораль-этик, психологик корылышка ия. Владимир Путин — чекист, хәрбиләр затыннан. Ә Дмитрий Медведев — юрист, галим-укытучы, гуманитар өлкәдән. Шуның өстенә Русия үсешендәге яңа тарихи шартлар, көн тәртибенә куелган яңа проблемалар идарә итүнең дә яңа ысулларын, алымнарын кертүне таләп итәчәк. Димәк, алдагы геосәяси хәлләр котылгысыз рәвештә яңа Президентның халык, ил каршында үз-үзен раславын, үзен хаким буларак билгеләнү мәсьәләсен үзәккә чыгарачак. Русиягә шәүлә-президент кирәкми!
Безнең карашка, булачак Президент Русия халкының социаль-көнкүреш шартларын яхшырту юнәлешендә җитди сәясәт тотарга һәм нәтиҗәле чаралар үткәрергә тиеш. Чөнки бу юнәлештә аз гына тоткарлык та илне һәлакәткә китерергә мөмкин. Биредә иң мөһиме — чирнең үзен табып, аны дәвалау кирәк. Ә чиребез шул — эшсезлек!
Русиянең дәүләт статистикасы эшсезлек хакында мәгълүмат таратмый. Сәясәтчеләр эшсезлек проблемасыннан шайтанның поп лампадасыннан курыккан кебек качарга тырыша. Эшсезлек бездә кешенең эчкә яшерелгән фаҗигасе ул һәм адәм үзе үк аны кешеләр алдына чыгарып ачу, тикшерүдән ояла... Ә бит нәкъ әнә шул эшсезлек психозы илдә социаль афәтләрне китереп чыгара да. Коррупция нигезе — эшсезлектә. Дөресрәге, эшсезлектән, урамга чыгарып ыргытылудан куркуда. Үз язмышы түрәсенә бәйләнгәнен тойган эшче, хезмәткәр, олы вазыйфа башкарамы ул, кечеме, җайлашу, яраклашу юлына баса. Хезмәттәге принципларга, таләпләргә төкерү генә түгел, башлыгы кирәксенсә, “чәүкә”ләр өстеннән шымчылык итеп, әләкләшергә дә, интригалар оештырырга да, хәтта табанын яларга да әзер ул. Тик өстәгеләр аны үз кешеләре санап, үз вазыйфасында, урындыгында гына калдырсын.
Эшсезлек чиреннән менә дигән асыл ирләр бозыла, гаиләләр таркала. Эшсезлек — икътисад зәгыйфьлеге, ил-йорт көйсезлеге, тавыш, гауга чыганагы. Һәм эшсезлек хуҗалар, эш бирүчеләр өчен арзан хезмәт армиясе чыганагы да ул.
Әмма Русия халкының эшсезлеген аек акыл үзенә сыйдыра алмый. Биләмәләрендә иксез-чиксез сөренте җирләр, болыннары, урманнары булган, җир асты ятышлары исә газ, нефть кебек җегәр чыганагы белән тулган һәм кайсы гына төбәккә барсаң да фабрика-завод ачып товар җитештерергә чимал мөмкинлеге биргән, эшче куллар, һәртөрле талантлар белән тулган Русиядә эшсезлекне тик халыкка каршы сәясәт ясап кына оештырып була, минемчә. Ә бәлки илне, халыкны чәнечкеле бияләйләрдә тотуның бер алымыдыр бу? Әнә бит, теләкләре булгач, Компартияле Кытай хакимияте миллиардтан артык халкын эш белән тәэмин иткәч, дөньяга нинди генә товар чыгармый кытайлылар! Һәм нәкъ эшсезлек белән нәтиҗәле көрәш оештыру нәтиҗәсендә бүгенге Кытай икътисад лидерына әйләнеп бара.
Илдә нинди строй — социализммы, коммунизммы яисә капитализммы, башкамы, халыкның анда эше юк, ул иң элек дәүләттән, хакимнән үзен эш белән тәэмин итүне конституцион таләбе итеп куя. Һәм Русия халкы бүген оялмыйча хакимият каршына бу мәсьәләне чыгарырга тиеш тә. Чөнки безнең илнең газ-нефть сатудан килгән, халыктан яшергән 4 триллион доллары Америка банкларында рибачылар кулында ята. Бу сумма читләрне баету өчен түгел, һичшиксез, Русиянең үз икътисадын көйләр өчен тотылырга тиеш!
Булачак Президентыбызның халык көнкүрешен яхшыртудагы иң мөһим гамәле — эшсезлек төенен чишеп, икътисадны киңәйтү һәм үстерүгә юнәлтүе — бүгенге Русия таләбе булып аңлашыладыр.
Ә Русиянең өскорма корылышындагы иң зур гаделсезлек итеп мин интеллигенциянең иҗтимагый тормыштагы роле тараюын, хәтта кысрыклануын атыйм. Зыялыларны тибәрүне, җәберләүне Борис Ельцин башлап җибәрде. Тик базар икътисады каланчасыннан торып, оялмыйча, бу хаким галимнәр, укытучылар, язучылар, рәссамнар, табиблар хезмәтен урам себерүчеләр, идән юучылар рәтеннән бәяләде. Аның каравы, заманның төп герое, әйдәүче сыйныфы итеп ул эшкуарлар, бизнесменнарны күтәрде. Булачак Президент Русиянең өскормасын, идеологиясен югары гуманитария таләпләренә җавап бирерлек итеп корырга җыенса, ул зыялыларга карата мөнәсәбәтне кырку үзгәртергә тиеш.
Интеллигенция борын-борыннан җәмгыятьләрнең әйдәүче сыйныфы, берләштерүче үзәге булды. Акыл, вөҗдан сафлыгы, әхлак югарылыгы, зәвык нечкәлеге кебек рухи кыйммәтләр турыдан-туры әлеге альтруистик сыйныфның үсеш дәрәҗәсе, камиллеге белән билгеләнде. Бүгенге тормыштагы әхлакый гариплекләр, кешелек асылын җую, хәтта ватандашлар канын кою кебек кыргый күренешләр Ельцин демонизмы өчен түләү ул. Безнең җәмгыятьнең рухи күтәрелеш юлына аяк басуы да тик халыкның рухи, мәдәни мәнфәгатьләренә ихлас, тугры хезмәт иткән зыялыларыбыз активлыгы аркасында гына булачак. Тик бүгенге Русия интеллигенциясе яңа хакимнең яклавына мохтаҗ. Халыкны гыйлем көче, сүз көче, хакыйкать көче, тетрәндергеч хис-тойгылар көче белән тәрбияләү эшен җәелдерик дисәк, безгә яңа мәдәни сәясәт кирәк!
Һәм, ниһаять, безнең карашка, булачак Русия Президенты алдына наказ рәвешендә куярга тиешле тагын бер мөһим мәсьәлә — милләтләр тигезлеге. Русия — күпмилләтле мәмләкәт. Заманында социологлар йөздән артык этнос саный иде. Бу — горурлык та, фаҗигаләр чыганагы да. Билгеле, күпмилләтле ил-йортны иминлектә, үзара дуслык-татулыкта тотар өчен халыктан гына түгел, хакимнәрдән дә ифрат зур зирәклек, күңел киңлеге, тотанаклылык таләп ителә. Без булачак Президентыбызның халыкларның вөҗдан ирегенә, дини конфессияләргә аеруча игътибарлы һәм сак булуын теләр идек.
Дини сәясәткә бәйле тагын бер мөһим мәсьәләне кузгатмый булмый. Үзәк матбугат органнары, радио, телевидение аша соңгы вакытта Русия мәктәпләренә дин сабаклары кертү мәсьәләсен бик еш куя башладылар. Бигрәк тә чиркәү әһелләре, православныйларның руханилары активлашты. Һәм аларның дәгъвалары да ачык: “Православие мәдәнияте нигезләре” дип аталган предмет, милләтенә карамастан, һәр укучыга фарыз. Чөнки, әлеге руханилар карашынча, Русия мәдәниятен, А. Пушкин, А. Толстой, Ф. Достоевский, М. Булгаков иҗатын, халык менталитетын әлеге предметтан башка төшенү мөмкин түгел...
Менә шундый хәтәр проектлар Русиянең мәгариф өлкәсендә торучы кайнар башлары тарафыннан гамәлгә ашырылса, безнең уртак ил-йортта тынычлык җуеласы көн кебек ачык. Сак бул, зирәк бул, яңа Президент! Син Русиядәге һәр милләт, һәр халык, һәр кеше өчен яшәү һәм иминлек гаранты булырга тиеш!
Русия халкы ил тәхетенә үзаллы, акыллы, зирәк, булдыклы Президент килүен көтә...
Читайте нас: