+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 февраль 2008, 02:00

ЮНЕСКО нинди мөмкинлекләр ача?

Агымдагы елның 26-27 мартында Мәгариф, фән һәм мәдәният буенча берләшкән милләтләр оешмасының (ЮНЕСКО) Париждагы штаб-квартирында “Башкортстан: Русия белән 450 ел бергә” халыкара презентациясе үтәчәк. Нәрсә соң ул ЮНЕСКО? Бу оешма ниләр белән шөгыльләнә? Аның эшчәнлегендә катнашу Башкортстан өчен нинди мөмкинлекләр ача? Русия Чит ил эшләре министрлыгының Уфадагы вәкиле Зиннур Мәрданов бу уңайдан түбәндәгеләрне җиткерде.



— Зиннур Шәйхуллинович, ЮНЕСКО оешмасының бурычлары нинди?
— ЮНЕСКОның төп бурычы — халыкларның фән, мәгариф, мәдәният, мәгълүмат өлкәләрендәге хезмәттәшлеген киңәйтеп, тынычлык һәм хәвефсезлекне ныгытуга булышлык итү. Бу оешма заманында Мәгариф өлкәсендәге дискриминациягә каршы көрәш турында Конвенция, Халыкара аңлашу, тынычлык һәм хезмәттәшлек, кеше хокукларына, төп ирекләргә хөрмәт рухында тәрбияләү буенча тәкъдимнәр, киң мәгълүмат чараларының тынычлыкны һәм халыкара толерантлыкны ныгытуга, кеше хокукларын үстерүгә, расизмга, сугышка каршы көрәшкә керткән өлеше турында Декларация кебек мөһим документлар кабул иткән. ЮНЕСКО программаларында кешелекне борчыган барлык глобаль проблемалар да чагылыш таба. Оешманың уставына ярашлы, аның әгъзалары булган дәүләтләр ЮНЕСКО эшләре буенча милли комиссияләр буларак теркәлә. Әйтик, Русиянең ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясе 1955 елда барлыкка килгән, һәм ул җитмешкә якын министрлык, ведомство һәм оешманы берләштерә.
Илебез ЮНЕСКОда зур абруй казанып өлгергән. Ул даими рәвештә оешманың башкарма советына сайлана. Урыс теле исә аның 6 эш теле исемлегенә керә. Русия Президенты Владимир Путинның ЮНЕСКО генеральный секретаре Коитиро Мацуура белән даими очрашулары да бу хезмәттәшлеккә иң югары игътибар бирелүе турында сөйли. Гомумән алганда, бүген халыкара оешма дөньяның 193 дәүләтен берләштерә.
— Русия ЮНЕСКОның нинди программаларын тормышка ашыруда катнаша?
— Русия ЮНЕСКОның иң мөһим программаларының берсе — бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау программасын тормышка ашыруга зур өлеш кертә. Оешма исемлегендә бик җитди сакланырга тиешле тугыз йөзгә якын мәдәни һәм табигый объект теркәлгән. Аларның егерме өче Русия территориясендә урнашкан. Бу мирасны саклауга югары игътибар бирелә.
Русиянең ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясен Чит ил эшләре министры Сергей Лавров җитәкли. 2007 елның 13 декабрендә ул комиссиянең гомум җыелышын үткәрде. Анда төбәкләрдә булдырылган комиссия бүлекчәләренең зур эш башкаруы билгеләнде, Башкортстан, Татарстан, Дагыстандагы бүлекчәләрнең хезмәте югары бәяләнде.
Русиянең ЮНЕСКО белән бәйләнешләрне ныгытуның уңай яклары бик күп. Беренчедән, бу оешманың абруен ил эчендәге һәм тышкы мәсьәләләрне хәл итүдә файдаланырга мөмкин. Икенчедән, Русия мондый гамәлдән мәгариф, фән, мәдәният һәм мәгълүмат өлкәләрендәге алдынгы тәҗрибәне өйрәнә һәм яңа технологияләрне файдалана ала.
Әйтергә кирәк, ике яклы хезмәттәшлекнең потенциалы бик югары. Оешманың сәясәткә бирелмәве, аның кешелекне интеллектуаль һәм әхлакый яктан камилләштерүгә юнәлеш тотуы, демократия кыйммәтләренә, кеше хокукларына зур игътибар бирүе шушы бәйләнешләрнең яхшы киләчәге булачагында шик тудырмый.
Русия ЮНЕСКОның мәгариф, табигый фәннәр, социаль һәм гуманитар фәннәр, коммуникация һәм мәгълүмат өлкәләрендәге программаларын тормышка ашыруда да актив катнаша һәм бу эшчәнлекнең уңай нәтиҗәләре байтак. Шунысы куанычлы, соңгы елларда ЮНЕСКО һәм шәхсән аның генеральный секретаре Коитиро Мацуура оешма эшчәнлегенә ил төбәкләрен җәлеп итүгә зур игътибар бирә. Чагыштырмача күптән түгел генә ЮНЕСКОның Париждагы штаб-квартирында Мәскәү өлкәсе, Төньяк Осетия, Саха (Якутия) һәм Алтай республикаларының презентацияләре үтте.
— Оешманың Париждагы штаб-квартирында Башкортстанны тәкъдим итүне үткәрү идеясе ничек барлыкка килде?
— Башкортстанның үз теләге белән Русия составына керүенең 450 еллыгын бәйрәм итү кысаларында ЮНЕСКО катнашлыгындагы чаралар үткәрү дә күз уңында тотыла иде. Русия Федерациясенең Чит ил эшләре министрлыгы Парижда “Башкортстан: Русия белән 450 ел бергә” презентациясен үткәрү идеясен хуплап кабул итте. ЮНЕСКОның генеральный секретаре Коитиро Мацуура, шулай ук, үз ризалыгын белдерде һәм чараны үткәрү көннәрен агымдагы елның 26-27 мартына билгеләде.
Әлбәттә, бу карар кабул ителгәндә Башкортстанның инде 10 ел дәвамында Юнеско һәм аның структуралары белән актив хезмәттәшлек итүе исәпкә алынды. Республика Президентының 1998 елның 25 ноябрендәге карары белән Башкортстанда ЮНЕСКО эшләре буенча Комитет булдырылды. Ул республика дәүләт власте органнарының һәм иҗтимагый оешмаларның ЮНЕСКО белән бәйләнешләрен көйли. Шул ук карарга ярашлы, Комитетның составы да расланды. Аның җитәкчесе итеп Рим Суфиянов билгеләнде. Комитет, ведомствоара дәүләт иҗтимагый оешмасы буларак, фәнни-агарту һәм пропаганда функцияләрен үти. Ул ел саен Башкортстан халыкларының мәдәни төрлелеген, аларның интеллектуаль һәм рухи потенциалын ачыклаучы чаралар үткәрә. Милли мәдәниятләр фестивальләре, ЮНЕСКО форумнары, төрле турнирлар нәкъ шундыйлардан.
Бүгенге көндә ЮНЕСКО штаб-квартирында үтәчәк презентациягә әзерлек ахырына якынлашып бара. Анда күпкырлы күргәзмәләр оештыру күз уңында тотыла. Алар арасында Башкортстанның хәзерге художество иҗатына, балалар художество иҗатына багышланганнары, “Башкортстан фәне”, “Башкортстанның мәгариф системасы”, “Спорт һәм туризм”, “Башкортстан Республикасы яшьләре”, “Башкортстанның киңкүләм мәгълүмат чаралары һәм басмалары” мәгълүмат стендлары, республиканың Франция һәм ЮНЕСКО белән хезмәттәшлегенә багышланган материаллар аерым урын алып торачак. Республиканың сәнгать осталары фольклор, классик һәм халыкара юнәлешләрдәге концертлар күрсәтәчәк. Гомумән алганда, бу чара Башкортстанның дөнья күләмендәге абруен күтәрүдә мөһим роль уйнаячак.
Читайте нас: