+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 февраль 2008, 02:00

Югары уңышларга этәргеч бирсен

Кичә республика йортында Хөкүмәт Премьер-министры Рафаэль Байдәүләтов яшьләр фәнни коллективларының һәм яшь галимнәрнең фәнни эшләр конкурсында җиңүчеләргә Башкортстан Республикасы грантларын тапшырды. — Бүген Башкортстан — фән өлкәсенә иң җентекле игътибар бирелгән төбәкләрнең берсе. Бездә яшьләрне фән дөньясына җәлеп итү, аларга төрлечә ярдәм күрсәтү эше дә югары дәрәҗәдә оештырылган. Ел саен тапшырылучы премияләр, грамоталар шул хакта сөйли. Бирегә җыелучылар — Башкортстанның киләчәге, фәнни потенциалы. Чөнки фән дөньясында беренче адымнарын гына ясауларына карамастан, күбесенең ачышлары гамәлдә кулланыш тапкан. Тапшырылган грамоталар сезне яңа үрләр яуларга этәрсен. Русия күләмендә үткән конкурсларда да сынатмагыз. Сезне Русия фәне көне белән ихлас котлыйм һәм киләчәктә яңа уңышлар телим, — диде Рафаэль Байдәүләтов, бүләкләнүчеләрне тәбрикләп.



Әйткәндәй, әлеге грант былтыр яшьләр фәнни коллективлары һәм яшь галимнәр алып барган тикшеренүләргә ярдәм күрсәтү өчен оештырылды. Быел бу югары бүләккә 56 кеше лаек булды (32се фән кандидаты). Алар — нанотехнология, генетика һәм фәннең башка өлкәләрендә шөгыльләнүче аспирантлар, докторантлар, фәнни хезмәткәрләр. 50 мең сум акчалата ярдәм алучыларның берсе — Башкортстан дәүләт аграр университеты доценты Евгений Балашов. Ул аграр өлкәдә җир өлешләре әйләнешен тикшергән һәм бу тема буенча диссертация яклаган. Фәнни эшенең нәтиҗәләре республика районнарында, күрше төбәкләрдә авыл хуҗалыгында файдаланыла.
Яшь галимнәрне республика мәгариф министры Зиннәт Аллаяров һәм башка кунаклар тәбрикләде. Берничә бүләкләнүче республика җитәкчелегенә рәхмәт сүзләре җиткерде, аларга карата күрсәтелгән хөрмәтне киләчәктә дә аклап, тагы да югарырак нәтиҗәләргә ирешергә сүз бирде.
Бүләкләү тантанасы бергәләп фотога төшү, җылы аралашу белән тәмамланды.
Читайте нас: