+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 февраль 2008, 02:00

Хезмәтләре югары бәяләнде

Кичә Республика йортында Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимов төбәк сәнәгатенең хезмәт алдынгыларына, дәүләт власте органнары вәкилләренә, мәдәният, сәнгать хезмәткәрләренә югары дәүләт бүләкләре тапшырды.— Сез Русия Федерациясенең һәм Башкортстан Республикасының югары дәүләт бүләкләренә лаек булдыгыз. Һәр бүләк артында тырыш хезмәт, фидакарь эшчәнлек ята, — дип билгеләде Мортаза Рәхимов. Арытаба ул Башкортстанның аерым социаль-икътисади күрсәткечләренә тукталды һәм республиканың Русиянең башка төбәкләре арасында алдынгы урыннарны алып торуын билгеләде.


— Узган елда без Башкортстанның үз теләге белән Русия составына керүенең 450 еллыгын бәйрәм иттек. Әмма, республикада күптәннән яшәп килгән традиция буенча, тантаналар белән генә чикләнмәдек, халыкка файда китерәчәк социаль объектлар төзүгә дә зур игътибар бирдек. Нәтиҗәдә, республикада кырыктан артык шундый объект сафка кертелде. Гомумән, Башкортстанда социаль өлкәгә зур игътибар бирелә. Елдан-ел яңа мәктәпләр, дәваханәләр төзелә, авылны үстерүгә күп көч салына. Бүген республика шушы өлкәләрдәге күрсәткечләр буенча ил күләмендә алдынгылардан санала икән, монда сезнең хезмәтегез дә шактый зур, — диде Мортаза Рәхимов һәм бүләк алучыларның һәрберсенә тәбрикләү сүзләрен җиткерде, аларның хезмәтен югары бәяләвен белдерде. Үз чиратында, бүләкләнүчеләр дә эшчәнлекләрендәге югары күрсәткечләрнең республикада алып барылган аек акыллы сәясәт нәтиҗәсе булуын билгеләде. Әйтик, Президент кулыннан “Дуслык” ордены алган Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Равил Дәүләтов шушы бүләкнең бөтен район халкының фидакарь хезмәте нәтиҗәсе булуын ассызыклады.
— Озакламый үз вазыйфамда эшләвемә 14 ел тула һәм “Дуслык” ордены — Сезнең кулдан алган өченче бүләгем. Мин аны район халкына ышанычыгыз, дүртөйлелеләрнең тырыш хезмәтен югары бәяләвегез билгесе буларак кабул итәм, — диде ул.
Башкортстан Республикасының Почет грамотасы белән бүләкләнүчеләрнең берсе, “Зеленая роща” шифаханәсенең шәфкать туташы Гөлсинә Байбурина шулай ук республика җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен белдерде.
Халык артисты Фидан Гафаров “Башкортстан Республикасында фидакарь хезмәт өчен” билгесен алды. Бу көнне Президент, шулай ук, Халыклар дуслыгы, Салават Юлаев орденнары һәм “атказанган” исемнәре бирелү турында таныклыклар тапшырды.
— Республика заман белән бергә алга атлый бирә, әмма безнең алда торган бурычлар да күп әле. Башкортстан алдындагы зур максатларны үтәүгә киләчәктә дә үз өлешегезне кертерсез, дип ышанам, — диде Мортаза Рәхимов тантана ахырында.
Читайте нас: