+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 февраль 2008, 02:00

“Яхшымын, дип күкрәк кагып чыкма...”

Кызык бу тормыш. Бер уйласаң, сәхнә уены кебек. Илдә нинди дә булса сәяси вакыйга юк чакта власть халык турында онытып тора. Дөресрәге, гади халык үзенең өстеннән хакимнәр барлыгын бер минутка да хәтереннән чыгармый: хәлемне белдерим, йомышымны әйтим, кайгы-хәсрәтемне сөйлим дигән теләк белән власть ишеген шакыган була, аның ачылганын, эчкә чакыруларын көтә, ә теге якта — тынлык. Ишекләрнең келәсе эленгән, пәрдәләр корылган, утлар сүнгән...


Сәясәт, икенче карауга, — табигатькә дә охшаш. Менә әле бөтен дөнья пакьлектән тукылган да нур белән нәкышләнгән кебек. Сафлык, тынлык. Әмма кояш инде язга табан борылган. Гөрләвекләр белән бергә кара җир дә уяныр. Ләкин салкын җилләрне кояш кына җылытыр, җирнең һәр яз ачыла торган яраларын кузгатыр, җылы яктан көтеп алынган сыерчыкларның сайравына каргалар каркылдавы, саесканнар шыкырдавы да кушылып китәр. Бүген өнендә посып яткан аю иртәгә чыгып, эзләнеп, урман җимереп йөрмәс димә.
Сайлауга кадәр исемсез-шәхессез электорат булып йөрсәк тә, без әлеге көндә — эреле-ваклы хуҗаларның, президент урынына, депутат исеменә дәгъва итүчеләрнең иң яраткан кешеләре. Бак дисәң, власть бөтен эшчәнлеген синең белән минем ихтыяҗга гына җиккән икән. Бәяләмәгәнбез. Депутат туганнар байтак гомерләрен безнең бәхет өчен сарыф иткән. Күрмәгәнбез. Телевизор кабызабызмы, гәзит ачабызмы, зур түрәлеккә юл тоткан гадидән-гади, сафтан-саф егетләр безгә бертуган кардәшлегенә ант итә. Гомерләребез бергә, пенсия бүлекчәләрендә, троллейбус тукталышларында, базарларда этелеп-төртелеп үтә икән ләбаса. Әнә бит, шагыйрь әйтмешли, “исемемне, Алла исеме кебек кабатлыйлар яхшы сыйфаттан”.
Я, ярый, җитди мәсьәләләр турында авыз ерып сөйләшү хилаф. Чөнки олы сәясәтнең халыкка якынлаша баруын хәзер инкарь итеп булмый. Элегрәк карарларның — кәгазьдә, ниятләрнең һавада эленеп калуы гадәти күренеш иде. Вәгъдәләргә ышанмау һәм биргән сүзеңне дә тотмау, бәлки, шуннан тамырланган гадәттер?
Алданудан да яман гарьлек булмыйдыр ул. Өлкән буын кешесе буларак, Никита Хрущевның фантазияләрен, Леонид Брежневның алтын белән тулы күкрәген, Михаил Горбачевның сүз дәрьясын әле онытып өлгермәгәнмен. Патшалар хакимлек итеп килгән ил гражданнары буларак, без һәр хуҗага әти кебек мөгамәләдәбез. Иң башта, эшен күреп өлгермәсәк тә, аның үзенә ышанабыз. Безнең аңыбызга шәхес, ул биләгән вазыйфа һәм абруй бербөтен булып укмаша. Һәм шушы менталитет безгә властьның сүзе белән эшен аерып бәяләргә комачаулый.
Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтайга, Русиянең Федераль җыелышына, хәтта Президентны сайлау да төрле фикерләр уята.
Русиядә гадәтләнгән юлдан китмик — Президент Владимир Путинны, вазыйфасын калдыргач, арттан тәнкыйтьләп озатмыйк. Ил башына килү ихтималы булган егеткә алдан төшеп дан җырламыйк. Билгесезлектән көтмәгәндәрәк олы сәясәткә килеп кергән Владимир Путин үзе дә Русиядә гасырлар буе дәвам итеп килгән хакимлек традициясен бозды. Ул классик мәгънәдәге хаким түгел, ә башкарма власть башында торган кеше буларак, дәүләтнең гамәлдәге эшләре белән шөгыльләнүне хуп күрде. Бу җәһәттән безнең власть системасы Америка Кушма Штатлары, Франция кебек дәүләтләрдәге идарә итү системасына якын. Әмма сүз турыдан-туры күчермә турында бармый.
Дмитрий Медведев, әлбәттә, байтак еллар кәгазь эше белән шөгыльләнгән кеше. Шул ук вакытта Президент Хакимияте җитәкчесе, Хөкүмәт Рәисенең беренче урынбасары дәрәҗәләренә җиткән кешенең яисә трактор кабинасына утыруы кирәкми. Эшне конкрет оештыра белү, иң мөһим юнәлешләрне төсмерли алу, әйтелгән сүзнең атылган ук булуын тәэмин итү — җитәкче кешегә, бәлки, шул сыйфатлар ныграк кирәктер? Владимир Путин, махсус хезмәттә карьера ясаган кеше булса да, дәүләт организмындагы кан саркыган урыннарны тиз үк шәйләп алды.
Дмитрий Медведевның ил буйлап сәфәрләре аның төрле мәсьәләләрнең асылына төшенергә теләвен күрсәтсә, дәүләт башына киләчәк кандидатның Русиянең тышкы хезмәттәшләренә чыгып күренмәве сәеррәк. Яшерәсе түгел, Президентка Америка, Европа, Азия, мөселман дөньясының мөнәсәбәте илнең арытабангы яшәве өчен бик мөһим. Аның каравы Геннадий Зюганов, Владимир Жириновский һәм Андрей Богдановлар сайлау алды риторикасында, электоратка мөрәҗәгать итү уңаеннан, Русиядән читкә төбәп тә сүз әйтте. Богдановтан аермалы рәвештә, Геннадий Андреевич та, Владимир Вольфович та сәясәт дәрьясында балык кебек йөзгән шәхесләр.
Бу сәясмәннәр тыңлаучыларының әлеге вакытта ни ишетергә теләвен яхшы белә һәм һәртөрле мөнбәрдән шул теләкләрне чыгыш формасына сала. Кулда башкарма власть тоткасы һәм казнаның ачкычы булмагач, әлеге сәясмәннәр властьны тәнкыйтьләү белән генә чикләнергә мәҗбүр. Монда да һич зыян юк, бары бәхәс барышында чаманы гына онытмаска иде. Күренекле поляк шагыйре Юлиан Тувим әйтмешли, “юк-бар сүз әйтергә була, әмма аны шулкадәр тантаналы итеп әйтү мотлак түгел”. Әлбәттә, Русия халкының ниндидер бер өлеше Зюганов, Жириновский өчен тавыш бирә икән, димәк, шушы сәясмәннәр алар күңеленә юл таба алган. Яки бу сайлаучылар властьның хәзерге эшчәнлеге, җәмгыятьтәге үзләренең хәле белән риза түгел. Һәрхәлдә, шушы халыкның фикерен һәм ышанычын хөрмәт итәргә кирәк.
Яңа ел чорындагы чамасыз сузылган ял ялыктырдымы, дөньядагы хәл-вакыйгалар илке-салкы йөрергә форсат бирмиме, иллә сигезенче ел үзенең активлыгы белән элеккеләреннән аерылыбрак тора. Сүз ел йомгакларына багышланган гадәти чаралар турында түгел. Владимир Путин, алмашка килүчегә Русиянең төп юнәлешләрдәге позицияләрен ныгытып һәм ачыклап өлгерергә теләгәндәй, колачлы төрле чараларда катнаша. Украина белән мөнәсәбәтләрдәге катлаулылыкларны җиңәргә омтылу, Польша белән күршелекне җайга салу, В. Зубковның Һиндстандагы мөһим килешүләре — илебез халыкара дөньяда үз урынын ныгытырга омтыла. Шул ук вакытта АКШ, Бөек Британия белән аралашуның сүрелүе, НАТО блогының агрессив сәясәте, Косово мәсьәләләре — проблемалар артканнан-арта бара. Шундый гади булмаган шартларда тәҗрибәле һәм абруйлы, тәвәккәл һәм таләпчән Владимир Путин власть өлкәсендә калуы илебез өчен өметле хәл. Яңа Президент янында ышанычлы таянычның булуы сайлаган юлның уңышлы чыгарына ышаныч бирер иде.
...Акыллылар сүзенә тагы да колак салыйк. “Әйбәт идарә иткән илдә фәкыйрьлектән оялалар. Начар идарә иткән илдә байлыктан оялалар”. Моны Конфуций әйткән. Без нинди илдә, йөзебезгә кызыллык китерми, яши алырбыз икән?
Читайте нас: