+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 февраль 2008, 02:00

Үзәктә — хезмәт кешесе мәнфәгате

Узган ел авыл хуҗалыгында тулай продукт җитештерү күләме 2006 ел белән чагыштырганда 3,1 процентка артты һәм 83,7 миллиард сум тәшкил итте. Агросәнәгать тармагындагы төп күрсәткечләр үсүе сакланды. Авыл хуҗалыгындагы төп сәясәт — “Агросәнәгать комплексын үстерү” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру юнәлешендә зур эшләр башкарылды. Соңгы ике елда сөт җитештерү — 8, ит 8,3 процентка артты. Шушы вакыт эчендә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр тарафыннан 6,2 миллиард сумлык кредит алынды.


Башкортстан Русиядә авыл хуҗалыгына махсуслашкан иң эре төбәкләрнең берсе булып кала. Тармакта тулай продукция җитештерү күләме буенча республика илдәге тотрыклы өч төбәк исәбендә.
Шул ук вакытта республикабызда агросәнәгать тармагында җитештерүне арттыру, авылда яшәүчеләрнең социаль-көнкүреш хәлен тагын да яхшырту мөмкинлекләре бар. Күптән түгел республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең тармакта узган елгы эш йомгакларына һәм 2008 елга бурычлар билгеләүгә багышлап үткәрелгән утырышында сүз шул хакта барды.

Ниһаять, илебезнең агросәнәгать тармагындагы билгесезлеккә, үзагышка көйләнгән сәясәткә дәүләт дәрәҗәсендә чик куелды. Әйтергә кирәк, соңгы ике елда авыл хуҗалыгында үзгәрешләр ил җитәкчелегенең озак вакытка исәпләнгән икътисади үсеш сәясәте белән ныгытылган чаралар нәтиҗәсе булып тора. “2008-2012 елларда авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын көйләү” буенча федераль дәүләт һәм республика максатлы программалары кабул ителде. Әлеге аграр юнәлештәге документларда агросәнәгать тармагындагы җитештерүне үстерү буенча бурычлар билгеләү белән генә чикләнмичә, элекке программалардан аермалы буларак, финанслау күләме һәм чыганаклары да билгеләнде. Ә узган елда Башкортстан Республикасының “Авыл хуҗалыгын үстерү турында” Законы кабул ителде. Һәм югарыда телгә алынган барлык документлар да тармакта көндәшлек шартларына җавап биргән продукция җитештерергә, авылдагы ярдәмче тармакларны үстерүдә төрле милек формасындагы хуҗалыкларга тигез шартларда эшли башларга мөмкинлек бирде.
Республикабыз агросәнәгатьчеләре әлеге мөмкинлекләрне ничек файдаланды һәм киләчәктә җитештерүне арттыруда нинди юллар билгеләнә соң?
Авыл хуҗалыгындагы уңышларга, нигездә, узган елда уңыш бәйрәмнәрендә бәя бирелгән иде. Игенчелек, яшелчә, көнбагыш, шикәр чөгендере буенча күрсәткечләр 2006 елдагыдан күпкә югарырак булды. Ә инде терлекчелектәге казанышлар, гомумән, авыл хуҗалыгындагы җитештерүне бермә-бер арттырырга мөмкинлек бирде. 2006 ел белән чагыштырганда сөт җитештерү, мәсәлән, Кырмыскалы районында — 15, Мәчетле һәм Ишембай районнарында 7,8 процентка артты. Тулай сөт җитештерү буенча Баймак, Стәрлетамак, Учалы, Дүртөйле, Авыргазы, Кырмыскалы һәм Чакмагыш районнары алда бара. Узган ел республика буенча һәр сыердан уртача 3636 килограмм сөт савып алынган, ягъни, 2006 елгы күрсәткечтән 4,9 процентка (171 килограммга) күбрәк тәшкил итә. Уналты районда сыерларның продуктлылыгы уртача республика күрсәткеченнән түбәнрәк. Шул ук вакытта Бөрҗән, Бөре, Архангель, Әбҗәлил һәм Уфа районнары 2006 елгы күрсәткечләреннән кимрәк сөт савып алган.
— 2007 елда мал һәм кош-корт саны кимүдән туктап, республика тотрыклы үсеш юлына басты. Шул рәвешле, сыер малы һәм кош-корт санының — 52, сыерларның — 48, дуңгызларның — 51, сарык һәм кәҗәләрнең — 53, атлар санының 49 районда артуы күзәтелә. Әйткәндәй, районнарда республика лизингы буенча токымлы маллар һәм кош-корт сатып алу буенча зур эш башкарылды. Республика казнасыннан бүленгән 190 миллион сум акчага өч мең баштан күбрәк токымлы сыер малы һәм 38 мең баш кош-корт сатып алынды. Авыргазы, Учалы, Уфа, Балтач, Караидел, Әлшәй, Бишбүләк, Краснокама, Дәүләкән, Шаран һәм тагын берничә район хуҗалыкларының бу юнәлештә яхшы эшләве башкаларга да үрнәк булып тора, — диде үзенең чыгышында тармак министрының беренче урынбасары Николай Коваленко.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә генә түгел, шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән ит һәм сөтне җыюда, аларны эшкәртүдәге җитешсезлекләрне төзәтү буенча беренче ел гына сүз алып барылмый министрлыкта. Уңай мисалларга тукталганда, Илеш районындагы җаваплылыгы чикләнгән “Сөт” җәмгыяте эшчәнлеге игътибарга лаек. Узган ел предприятие шәхси хуҗалыклардан алты мең тоннадан артыграк сөт җыйган. Чимал тапшырган халыкка барлыгы 30 миллион сумнан күбрәк акча түләнгән. Дүртөйле, Бәләбәй, Мәләвез сөт комбинатлары да авыллардан сөт җыюны нәтиҗәле оештырган. Ә менә “Уфамолагропром” җәмгыяте һәм “Аллат” компаниясе төркеменә гомум хәзерләнгән сөт күләмендә халыктан җыелганы 2,9-9,5 процент кына тәшкил итә.
— Кайбер район хакимиятләре шәхси ихаталардан сөт җыюны оештыру белән бөтенләй шөгыльләнми. Илеш, Дүртөйле, Бакалы районнарында, әйтик, хуҗалыклардагы һәр сыердан савылган сөтнең 700-780 килограммы сатып алынса, Зилаер, Федоровка, Күгәрчен, Стәрлебаш һәм Ишембай районнарында әлеге күрсәткеч 69-169 килограммнан артмый. Гомумән, халыктан ит һәм сөт җыюны тәртипкә китерү өлгергән проблема. Бу шөгыльнең авыл ихаталарын үстерүгә, өстәмә табыш һәм сәүдә базарында сыйфатлы продукцияне арттыруда зур резерв булуын онытырга ярамый. Шәхси ихаталардан ит һәм сөт җыюны оештыра алмаган районнардагы эшкәртү сәнәгате предприятиеләренә субсидияләр бирүне туктату мәсьәләсен караячакбыз, — диде утырышта район авыл хуҗалыгы идарәләре начальникларына мөрәҗәгать итеп Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары Шамил Вахитов.
Мәгълүм булуынча, берничә ел элек Русия Хөкүмәте банкротка җитүче хуҗалыкларның бурычларын кичектереп тору турында мөһим документ кабул иткән иде. Министрның финанс мәсьәләләре буенча урынбасары Рамил Нуриәхмәтов чыгышыннан күренүенчә, реструктуризация планы буенча эшли башлаган Әлшәй, Баймак, Благовар, Бәләбәй, Бөре, Хәйбулла һәм Шаран районнарының күпчелек хуҗалыклары килешүдәге шартларны үти алмыйча, кабат бурычлылар исемлегенә кайткан.
— Авыл хуҗалыгында җитештерүне һәм эшкәртүне арттыру буенча өстәмә мөмкинлекләр аз түгел. Республикабызда кабул ителгән авыл хуҗалыгы кооперациясе турындагы закон канәгатьләнерлек үтәлми, — диде Рамил Нуриәхмәтов. — 2008 ел башында республикада аларның саны 59дан артмады. Тәэмин итү — сату һәм хәзерләү белән шөгыльләнүче кооперативларның — 27, эшкәртүгә махсуслашканнарның 9дан артмавы һич тә канәгатьләнерлек түгел. Барлык теркәлгән 59 авыл хуҗалыгы кооперативының нибары 47се финанс-хуҗалык эшчәнлеген алып бара, ягъни калган унике кооператив исем өчен генә теркәлгән. Отчетларга караганда, республиканың сигез районында әлеге юнәлештә эшләүче бер кооператив та юк.
2007 елда республикада тракторлар саны — 7,6, ашлык комбайннары — 10,8, мал азыгы комбайннары — 18,5, йөк автомобильләре — 12 процентка кимегән. Соңгы ике елда техника яңару, нигездә, хуҗалыкларга аларны алу өчен кредит ресурслары арту, кредит ставкаларын бюджет исәбеннән субсидияләү күләме үсүгә бәйле. Бу турыда тармак министры урынбасары Рөстәм Зәйнуллин чыгышында әйтелде. Аның сүзләренә караганда, республиканың агросәнәгать комплексы оешмалары 2007 елда финанслауның төрле чыганаклары буенча барлыгы 2270 берәмлек техника сатып алган, шул исәптән, 480е чит илдә җитештерелгәнен. Акчага әйләндергәндә бу сумма 2 миллиард сумнан арта һәм 2006 елгы күрсәткечтән 1,5 тапкырга күбрәк тәшкил итә.
Мәгълүм булуынча, районнар “Терлекчелекне үстерү” буенча муниципаль программалар кабул иткән иде. Аңа ярашлы, хуҗалыклар тармак өчен техника, төрле корылма-җиһазлар сатып алырга тиеш иде. Кызганычка каршы, Әбҗәлил, Баймак, Ярмәкәй, Ишембай, Калтасы, Кырмыскалы, Кыйгы, Кушнаренко һәм Стәрлебаш районнары үзләре кабул иткән планда каралган күләмдә техника сатып алалмаган.
Авыл хуҗалыгында җитештерүне арттыруда дәүләтнең нәтиҗәле ярдәм күрсәтүен республикада оештырылган МТСлар ачык раслый. 2007 елда гына МТСлар гомум бәясе 1,3 миллиард сумга җиткән 412 берәмлек техника белән тулыландырылды. Республика МТСлары 2006 елда 140 миллион сумлык эш башкарса, узган елдагы күрсәткечләре 158 миллион сум тәшкил итте.
Коллегия утырышында шулай ук агросәнәгать тармагын үстерүдә фән казанышларына игътибарны көчәйтү, тармакны һөнәри кадрлар белән тәэмин итүне яхшырту, ит һәм сөт җитештерүдә ярдәмче хуҗалыклар һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләренең хезмәттәшлеген ныгыту, тармакта җәрәхәтләнүне киметү мәсьәләләре каралды. Аерым мәсьәләләр буенча район авыл хуҗалыгы идарәләре җитәкчеләренең отчетлары тыңланды.
— Без агросәнәгать комплексындагы реформаларның тагын да җаваплырак чорына аяк бастык. Тармактагы казанышлар, ирешелгәннәр һәммәсе дә хезмәт кешесе, авылда яшәүчеләр мәнфәгате, ихтыяҗлары өчен юнәлтелергә тиеш. Хезмәт кешесенә тиешле дәрәҗәдә түли алган очракта гына җитештерүне һәм җаваплылыкны күтәрә алачакбыз, — диде коллегия утырышын йомгаклап Шамил Вахитов.
Читайте нас: