+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 февраль 2008, 02:00

Якташлар

“Кешене ризык йөртә”, — ди халык. Мин моны үз тормышымда татыдым. Нәкъ ике ел элек, тәкъдимне кире кага алмыйча, туган якны, яраткан эшемне һәм дусларны калдырып, Кемерово өлкәсенә чыгып киттем. Миңа Прокопьевск районында яңа авыл хуҗалыгы оешмасы төзү бурычы куелды. Килгәннең икенче көнендә район хакимияте башлыгы белән таныштырырга Прокопьевск шәһәренә алып киттеләр. Хакимият шунда урнашкан икән. Район башлыгының татар милләтеннән булуын, гомумән, бу якларда милләттәшләребезнең күплеген әйткәннәр иде инде. Безне утыз яшьтән аз гына өстәрәк булган, ачык чырайлы, мөлаем егет кабул итте. Тиз арада сөйләшеп таныштык.


— Без бит якташлар, Рәзит Баязитович, — дип азактан ярып салмасынмы хужа кеше. Сез берәр атна район белән таныша торыгыз. Яныгызга барып чыгармын, чөнки минем яшьлек Октябрьск авылында үтте, әти ун елдан артык совхоз директоры булып шунда эшләгән иде, — дип, ул безне озатып калды.
Авылга кайтып, яңа эшкә чумдым. Район башлыгының үзебезнең татар булуы, ихлас кабул итүе көч биргәндәй булды, чит-ят җирдә ялгыз түгеллегемне аңлатты.
Прокопьевск районы хакимияте башлыгы Ринат Флүр улы Әхмәтгәрәев бик төгәл һәм сүзендә торучы кеше икән, нәкъ атна үтүгә килеп тә җитте. Хуҗалыкны карап чыктык та озак кына сөйләшеп утырдык...
Билгеле, халкыбызның тарихы ифрат катлаулы. Шуңа карамастан, кайда гына булмасын, аны язмышлар кая гына юлыктырмасын, татар беркайчан да югалып калмаган, тир түгеп эшләп, яшәргә тырышкан. Бәлки шушы тырышлык милләтебезне гасырлар буена саклап калгандыр. Халкыбызның тарихында иң авыр чор совет власте урнаштырылгач, күмәк хуҗалыклар төзү вакытына туры килә. Урта хәлле меңнәрчә крестьянны кулак токымыннан, совет дәүләте дошманнары дип, Себергә озатканнар.
Кушнаренко районының Тартыш авылыннан егерме дүрт яшьлек Гадел Әхмәтгәрәевны да, кулак гаиләсеннән дип, 1930 елда Себергә, Кемерово өлкәсенең Прокопьевск поселогына җибәргәннәр. Хәер, язмыш каһәрләгән кешеләр ул гына булмаган инде. Шулай да һәр тарихның үз юллары, кабатланмас сәхифәләре бар. Ринат Флүр улы Әхмәтгәрәев белән шул сәхифәләргә тагын күз салдык.

Рәзит Нурлыгаянов, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы.

Подпись к изображению

Күмерче Гадел

— Ринат, мин әтиең туып-үскән Кушнаренко якларын бик яхшы беләм. Тартыш авылы иркен, мул уңыш бирүче дала уртасында утыра. Рәхәтләнеп дөнья көт кенә.
— Аңлыйм, ләкин уңдырышлы җирдә яшәп тә һәркем иген игә алмый. Кемнеңдер аты юк, икенчеләрдә — корал, ә өченчеләрдә теләк юк. Әйткәндәй, теләксезләр күпчелек булган икән. Егерменче елларда, яңа икътисади сәясәт (НЭП) игълан ителгәч, Әхмәтгәрәевлар бик тиз буынга утырган: чәчүлекләрен киңәйткән, мал-туарын арттырган — урта хәлле крестьяннар бит, барысын да үзләре юнәтә, кеше ялламый. Гаиләдә өч малай, ике кыз үсә. Һәркайсын башка чыгарырга кирәк.
Үзләренчә, әллә нинди ниятләр белән канатланып дөнья көтә Әхмәтгәрәевлар. НЭПны кинәт туктатып, “нэпман” мөһере салганга кадәр.
— Җитеш тормышта яшисең, димәк, син изүче сыйныф. Син социализм дошманы. Әхмәтгәрәевлар да сыйнфый дошманга әйләнгәнме?
— Ялкауланмый эшләп, дәүләткә йөк булмый, адәмчә яшәргә омтылучы кеше илгә дошман буламы инде? Әлегә урта хәллеләр, әлбәттә, колхозга бигүк атлыкмый. Ни җире, ни малы булмаган адәмнәргә ничек тә ярый инде.
Кыскасы, Гаделнең иркенләп дөнья көтәргә, иген игәргә, эшсөяр балалар тәрбияләргә дигән хыялы челпәрәмә килә. Шушы фаҗиганең сәбәпләре турында ул Себергә алып киткән эшелонда да, соңрак та уйлана, ләкин уйларының очына чыга алмый.
— 1930 ел. Кузбасс. Себер. Салкын яклар. Ничек яшәп киткәннәр икән?
— Илне индустриальләштерү бик кызу башланган бит. Күмер кирәк. Аны Уралның металлургия предприятиеләре көтә. Прокопьевскидан егерме чакрымда гына Маяковский язган бакча-шәһәр — Новокузнецк төзелә. Эшелоннар Кузбасстан Уралга күмер төяп китә дә, аннан тимер рудасы төяп кайта. “Маятник” системасы инде. Әмма кечкенә генә шахталар илне күмер белән тәэмин итә алмый, яңалары кирәк. Эшче куллар җитми. Себергә үз ихтыяры белән килүчеләр аз. Йөкнең авыры сөрелгәннәргә, төрле “дошман”нарга төшә. Алар хөкүмәттән торак та, социаль шартлар да таләп итми.
— Колларда хокук булмый шул.
— Безнекеләр дә землянкада яшәп киткәннәр. Кичәге крестьян Гадел — хәзер шахтер. Күмерне шахтадан ат җигелгән вагонеткалар белән ташыйлар. Ә күмер кисү — кул белән. Авыр, хәвефле эш. Әмма Гаделне бу да куркытмый, ул тырышып эшләргә, үзенең һич тә “халык дошманы” түгеллеген исбат итәргә омтыла. Һәм шахтада аның “кулак” икәнлеген дә оныталар шикелле, төрле җыелышларда мактыйлар. Тырыш хезмәте өчен аңа 1937 елда туган ягын кайтып күрергә рөхсәт бирәләр. Шулай итеп, сөрелеп җиде ел үтүгә Гадел Тартышка кайта.
— Гаиләсе беләнме?
— Юк. Гаделнең күрше Ислан авылында күзе төшеп йөргән Әһлия исемле кыз була. Колхозда яши. Яшьләр, хисләрен яңартып, туй үткәрәләр дә, ерак Кузбасска юл тоталар. Шул рәвешле, туган яктан еракта тагын бер татар гаиләсе туа. Яшьләргә коммуналь торактан бүлмә бирәләр. Гаилә тормышы шулай башланып китә.
Гадел Әхмәтгәрәев крестьян хезмәтеннән ераклаша. Утыз сигезенче елда яшьләрнең беренче улы туа. Аңа Флүр дип исем кушалар.Ата кеше шахтада проходчик булып эшләвен дәвам итә.
— Димәк, тормыш, акрынлап булса да, рәтләнүгә бара?
— Анысын раславы авыр. Ул арада сугыш башлана, байтак ир-ат фронтка алына. Әмма фронт — Кузбассның үзендә дә. Анда хәрби хәл. Илгә, хәрби сәнәгать өчен, күмер кирәк. Әгәр завод-фабрикаларда, колхоз-совхозларда сугышка киткән ирләрне хатын-кыз алмаштырса, шахтада алай мөмкин түгел. Забой — ирләр шөгыле. Гадел дә шахтада кала.
Сугыш, ниһаять, үтә. Тормыш үз җаена төшә. Дәүләт шахтерларның хезмәтен бәяли. Тәүдәрәк Гадел Әхмәтгәрәевны Почет грамоталары белән бүләклиләр, торарак ул Хезмәт Кызыл Байрагы орденына лаек була. Ә 1953 елның җәендә, Шахтерлар көне алдыннан, Гаделгә Ленин ордены тапшыралар. Ул инде почетлы шахтер. Тулысынча акланган. Хәер, аның ил алдында нинди гаебе бар иде соң?
— Гаиләсендә дә үзгәрешләр булгандыр?
— Әлбәттә. Әхмәтгәрәевлар хәзер инде күмәк. Уллары Риф, Тәскирә, Исфирә, Ильвира исемле кызлары үсеп килә. Флүр татар мәктәбенең җиде сыйныфын тәмамлый да, 9нчы урта мәктәпкә күчә. Балалар укый, Әһлия йорт-җир мәшәкатьләрен күтәрә. Гадел пенсиягә киткәнчә проходчик булып эшли.
Прокопьевск шәһәрен танырлык та түгел. Биек йортлар, дәваханалар, мәдәният сарайлары төзелә. Әхмәтгәрәевлар яшәгән йортны да сүтәргә чират җитә. Йә компенсация, йә яңа йорттан фатир алырга кирәк. Гаилә тәүге вариантка туктала. Кулга акча кергәч, Әхмәтгәрәевлар 1972 елда Башкортстанга кайта. Уфада, Затон бистәсендә, йорт сатып алалар. 1996 елда, 87 яшендә, данлыклы шахтер Гадел Әхмәтгәрәев дөнья куя. Ә Әһлия апа, шөкер, әле дә исән — туксан өченче яшьне куа. Кызы Тәскирә белән Затонда яши. Риф белән Ильвира да Уфада, бары Исфирә генә Красноярскида калган.

Подпись к изображению

Гүр тартмасын ул — җир тартсын

— Әй, язмышлар! Ул сиңа бер елмайса, икенче карауга арты белән әйләнеп куя. Ярый ла “кулак” Әхмәтгәрәев бирешмәгән.
— Бер абзый: “Алланың биргәненә шөкер”, — дип кабатлый торган иде. Күңелдә ачу саклап яшәргә ярамый. Флүр Әхмәтгәрәевлар гаиләсендә баш бала булган бит. Сугыш елларында балалык онытыла шул. Шулай да ул бик илгәзәк, ачык күңелле малай булып үскән. Дуслары — татар егетләре. Янәшәдә генә гомуми белем бирүче татар мәктәбе эшләсә дә, Флүрне урыс мәктәбенә урнаштыралар. Мәктәптән соң шахтага төшә. Слесарь, монтажчы булып эшли. Армия хезмәтен Казахстанда, Байконурда үтә. Кем белә, Гагаринның җиһанга уңышлы очып төшүендә, бәлки, элемтәче Флүр Әхмәтгәрәевның да хезмәте бардыр.
— Армиядә калу нияте тумагандыр бит?
— Космодромга якын хезмәт иткәч, күңелендә, бәлки, әллә нинди уйлар кайнагандыр. Ул һәрвакыт укырга омтылган. Шахтер эше дә күңелеңә якын булган, хәрби хезмәт тә үзенә тарткан. Әмма җирнең тарту көче барысын да җиңгән.
Кыскасы, 1962 ел Флүр Пенза авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетына укырга керә.
— Менә сиңа шахтер улы.
— Әйтмә дә. Биш елдан соң Флүр Әхмәтгәрәев Прокопьевск районындагы “Кузбасский” дигән яңа совхозга эшкә кайта. Шул ук елны Сәгыйдә исемле кызга өйләнә. Әйткәндәй, аның язмышы да Флүрнекенә охшаган. Сәгыйдәнең әти-әнисе дә Кушнарено районыннан, кулак дип сөрелгән. Нигъмәтулла Булгаков та шахтада эшләгән, Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, медальләр белән бүләкләнгән. Почетлы шахтер. Балалары Суфия, Тәскирә, Саҗидә белән Разия шунда туа. Саҗидә Новокузнецк педагогия институтының чит ил телләре факультетын тәмамлый.
— Янә Әхмәтгәрәевларга әйләнеп кайтсак...
— Яшь гаилә Майский дигән авылда яши башлый. Нинди генә милләт кешеләре булмый анда! Бәлки, арттырудыр, әмма бер авылда кырыклап милләт вәкиле яши, дип раслаулары хәтердә. Ике ел үтүгә Флүр Гадел улы — совхозның баш агрономы. Хуҗалык районда иң зурлардан санала. Себер ягында җиде мең гектар чәчүлек — байтак ул. Мал да ишле. Азык күп кирәк. 1979 елда Ф. Г. Әхмәтгәрәев “Кузбасский” совхозы директоры итеп тәгаенләнә. Хуҗалыкның икътисади хәле хөрт, аеруча малчылык артка сөйри. Ләкин Әхмәтгәрәевлар да тиз генә бирешеп барганнардан түгел. Флүр Гадел улы бик тырышып эшли. Ул директор чакта яшләр өчен тоташ урам төзелә, ике катлы сәүдә комплексы, башка объектлар күтәрелә. Себер шартларында һәр сыердан 3500 килограмм савым, 20 центнер иген уңышы начар түгел ул. 1987 елда, мәсәлән, гектар куәте 25 центнерга җиткән. 65 йөк автомобиле, 80 трактор, асфальт заводы — хуҗалык шулай куәтләнә барган. Дәүләт бүләкләренә лаек булган эшчеләр, белгечләрнең исәбенә чыгарлык түгел.
— Хуҗалык җайга салынган, рәхәтен күреп эшлә генә инде.
— Әхмәтгәрәевлар рәхәтләнеп ята торган халык түгел шул. Бер мәл, үзгәрешләр чоры килгәч, Флүр Гадел улын, альтернатив нигездә, партия район комитетының беренче секретаре итеп сайлыйлар. Яңа секретарьнең иңенә яңа сынаулар төшә. Шахтерлар забастовка игълан итә башлый. Илдә булган хәл түгел бит.
Кайберәүләр партбилетын да яндыра. Шундый катлаулы мәлдә Флүр Гадел улы хезмәт коллективларында, мәктәпләрдә, ерак авылларда булырга тырыша. Ә ул арада шахтерлар икътисади таләпләрдән сәяси дәгъваләргә күчә. Авыл кешесе исә эштә. Забастовка белән чәчеп тә, мал кышлатып та булмый...
Бер елдан райком ябыла. Әхмәтгәрәев авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы итеп тәгенләнә.Анда ул 1998 елда пенсиягә киткәнче эшли. Саҗидә Нигмәтулла кызы белән ике ул — Родион һәм Ринатны, ягъни мине, аякка бастырганнар.

Хакимият башлыгы

Родион милиция офицеры булып китә, ә Ринат атасы юлын сайлый.
— Ни өчен?
— Кече яшьтән миңа авыл тормышы ошый торган иде. Мал-туар арасында йөрергә, бакчада казынырга. Әтием кебек агроном буласым килде. Шуңа да, бернигә карамыйча, Красноярск дәүләт университетының агрономия факультетына кердем. Дипломны алып, районыма кайттым да, авыл хуҗалыгы идарәсендә яшелчәчелек буенча агроном булып эшли башладым. Эшнең авырлыгыннан тыш, җаваплылыгы шунда: әти кулы астында эшләдем.
— Тәки чиновник булып китә идең.
— Ай-һай. Дүрт ел элек тәкъдим булды: “Кәгазь кыштырдатып утыру җитте, эшкә тотын, егет”. Шулай итеп мин “Прокопьевский-Тепличный” совхозының директоры булып киттем. Хуҗалыкның ул чактагы хәлен күрсәң... Мөлкәт сатылып яки таланып беткән, элекке директор Германиягә чыгып киткән. Кыскасы, совхозны бетергәннәр.
— Эшне рәтләп булдымы соң?
— Тырыштык инде. 2002 елда авыл хуҗалыгы идарәсенә күчкәнгә кадәр байтак нәрсәгә җитештек. Ике ел үткәч, районны кабул итәргә туры килде.
— Һәм ничек инде хәзер?
— Кузбасста хәлләрнең яхшы якка үзгәрүен ишетеп торасыздыр. Безнең губернатор Аман Тулеев бик эшлекле кеше. Аның командасында булу — үзе мәртәбә.
Әңгәмәдәшемнең сүзенә өстәп, шуны гына әйтим: уңган, тырыш, иленә, халкына тугры кешеләр беркайда да югалып калмый. Якташларыбыз Әхмәтгәрәевларның язмышы — моңа дәлил.
Читайте нас: