+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 февраль 2008, 02:00

Батыр үлми, даны сүнми

Гвардия рядовое Александр Матросов үзенең үлемсез батырлыгын кылган истәлекле утлы көнгә 65 ел тулдыЛегендар геройның биографиясеннән.Александр Матвеевич Матросов 1924 елда Днепропетровск шәһәрендә туган. Кечкенәдән ятим калып, 1935-1940 елларда Ульяновск өлкәсенең Ивановка авылындагы балалар йортында, аннары 1941 елның апреленнән Уфа балалар хезмәт колониясендә тәрбияләнгән. 1942 елның сентябрендә нәкъ шушы колониядән Кызыл Армия сафларына чакырылып, Краснохолмск хәрби-пехота училищесына җибәрелгән. Бер айдан соң курсантларның марш ротасы составында укчы-автоматчы Александр Матросов үз теләге белән фронтка киткән.


Сталинград янында зур җиңүдән соң Кызыл Армия Гитлер илбасарларын юк итүен һәм көнбатышка кысрыклавын дәвам иткән. Һөҗүм операцияләре Баренц диңгезеннән Кара диңгезгә кадәр алып барылган.
Калинин фронтының бер участогында Псков янындагы кечкенә Чернушка авылы фашистларның терәк пунктына әйләнгән. Разведка мәгълүматлары буенча ул саклану корылмалары белән чолгап алынган “каты чикләвек” була. Алда коточкыч авыр алыш көтә, гәрчә сугышта җиңел алышлар булмаса да.
Шушы алыш алдыннан укчылар батальоны яугирләре махсус җыелыш үткәрә. Анда алда торган хәрби бурычны мөмкин кадәр яхшырак үтәү мәсьәләсе куела. Чернушка авылын алганнан соң исән калган яугирләрнең күңелендә Александр Матросовның “Кулларым корал тотканда, йөрәгем типкәндә фашистлар белән сугышачакмын”, дигән сүзләре уелып калган.
Ул үзенең антына тугрылыгын саклаган.
...Чернушка авылы өчен алыш я тынып торган, я яңа көч белән күтәрелгән. Гвардиячеләр дошманның берничә дзотын каплаган. Әмма иң мәкерлеләре, калкулык артында күренеп торган Чернушка авылын ярымбоҗра итеп чолгап алганнары гына кала.
Ниһаять, автоматчылар төркеме алгы планда торган дзотларга гранаталар атып күпләрен сафтан чыгара. Шулай да дошманның үзәк ут ноктасы амбразурасыннан пулемет батальон флангларын утка тотуын дәвам итә.
Командир дзотны бастыру өчен иң яхшы алты автоматчыны билгели, ләкин алар барып җитә алмый — пулемет уты аларны аяктан ега.
— Миңа рөхсәт итегез, — ди Матросов. Дистәләрчә яугир аның артыннан иярә. Менә тагын пулемет ут яудыра. Матросов җиргә сыенып хәрәкәтләнүен дәвам итә. Дошманның ут ноктасы янәшәдә генә. Шул чакта Александр тезләнә дә, бер-бер артлы ике гранатасын пулемет амбразурасына тондыра. Тынлык урнаша. Берничә секунд эчендә Матросов алга берничә адым ясарга өлгерә. Менә амбразураның үлемечле “авызы”. Ул яңадан ут чәчә башлагач, гвардеец Матросов җирдән күтәрелә дә ут бөркеп торган пулемет дзотын күкрәге белән каплый.
Яу кыры өстендә “Ура!” авазлары яңгырый. Менә шулай Александрның хәрби иптәшләре хәлиткеч һөҗүмгә күчә. Ләкин Александр аларны күрми дә, ишетми дә инде. Яудашлары батыр яугир янына килеп аны саклык белән генә кар өстенә куялар. Укчылар дивизиясенең сәяси бүлеге хезмәткәре капитан И. Ноздрачев җиргә тезләнеп Матросовның гимнастерка кесәсеннән комсомол билетын ала. Аны ачып эре хәрефләр белән:”Дошманның ут ноктасын каплады. Батырлык күрсәтте” дип язып куя.
Геройга нибары 19 яшь була. Ул 1943 елның 23 февралендә, Кызыл Армиянең 25 еллыгы көнендә һәлак була.
1943 елның 19 июнендә Александр Матросовка үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеме бирелә. И. В. Сталин приказы нигезендә кыю солдат 254нче гвардия полкының беренче ротасы исемлегенә мәңгегә языла. Бу полк батыр яугирнең исеме белән атала.
“Иптәш Матросовның бөек батырлыгы Кызыл Армиянең барлык яугирләре өчен дә хәрби фидакарьлек үрнәге булып хезмәт итәргә тиеш”, дип билгеләнә бу приказда.
Бөек Ватан сугышы чорында 300гә якын яугир Александр Матросовның батырлыгын кабатлады. Миякә районы егете Миңнегали Гобәйдуллин Кызыл Армия офицерларыннан беренче булып амбразурага капланды.
Советлар Союзы Геройлары Александр Матросов белән Миңнегали Гобәйдуллинның батырлыгы хөрмәтенә Агыйдел елгасының биек ярында Җиңү паркында якташларыбызның авыр сугыш елларындагы батырлыгын гәүдәләндергән һәйкәл куелган. Батырлар үлми, халык хәтерендә мәңге яши.

Читайте нас: