+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 февраль 2008, 02:00

Мәңгелек ут янына чәчкәләр салынды

23 февральдә башкаланың Җиңү паркында Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чара үтте. Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимов республика халкы исеменнән Бөек Ватан сугышы кырларында ятып калган яугирләр хөрмәтенә мәңгелек ут янына чәчкәләр салды. Аннан соң хәрби оркестр башкаруында Русия Федерациясенең һәм Башкортстан Республикасының гимннары яңгырады. Арытаба Бөек Ватан сугышы яугирләренең мәңге онытылмас батырлыгын һәм рухын искә алу өчен бер минут тынлык игълан ителде.


Мәгълүм булуынча, Башкортстанда хәрби хезмәт традицияләре күп гасырлар буена формалашкан. 1812 елгы Ватан сугышында 20 башкорт полкының катнашуы билгеле. Бөек Ватан сугышына исә республикадан 700 меңнән артык кеше киткән, аларның 309622се яу кырларында ятып калган. 278е — Советлар Союзы Геройлары, 32се — Дан орденының тулы кавалеры исеменә лаек булган. Якташыбыз Александр Матросовның исеме исә дөнья күләмендә киң билгеле. Ул кылган батырлыкка 65 ел тулу уңаеннан Башкортстанның министрлыклары һәм ведомстволары, дәүләт комитетлары һәм яшьләр оешмалары вәкилләре Александр Матросов һәм Миңнегали Гобәйдуллин һәйкәлләренә чәчкәләр салды.
Тантанада, шулай ук, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, Хөкүмәт Премьер-министры Рафаэль Байдәүләтов, Башкортстанның хәрби комиссары, генерал-майор Тимофей Азаров һәм башкалар катнашты.



Читайте нас: