+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 февраль 2008, 02:00

Дуслык шулай башланды

Германия делегациясенең сугыштан соң Башкортстанга тәүге эшлекле сәфәрләренең берсе “Кызыл таң” гәзите журналистлары катнашлыгында үтә



“Кызыл таң” гәзитендәге дусларым, хөрмәтле коллегалар!
Сезгә, гәзитнең 90 еллыгын билгеләүче журналистларның иҗади гаиләсенә, Берлин шәһәреннән мең-мең сәламнәр.
“Кызыл таң” немец теленә “Моргенроте” дип тәрҗемә ителә. Димәк, туксан ел буена сезнең гәзит Көньяк Уралда һәм Башкортстанда яңа тормыш таңы атсын өчен көч салган. Моның белән горурланмый мөмкин түгел. Барлык катлам кешеләре үзләренең талантын, белемен биреп, кыю рәвештә бер гасырга якын яңа тормыш төзегәннәр.
Октябрь инкыйлабы һәм Совет власте чорында Башкортстанның эшчән, тырыш халкы тормышны ныклап үзгәртте. Республиканы чәчәк аткан төбәккә әйләндерделәр. Аны хәзер дөньяда нефть иле буларак беләләр.
1966 елның сентябре. Мин ул чакта Һалле округының “Фрайһайт” гәзитендә мөхәррир урынбасары булып эшли идем. Беркөнне шулай шеф чакырып алды да: “Уралга командировкага әзерлән”, — диде. Соң, журналист һәрчак әзер инде!
Ул мәлне безнең округ белән Башкортстан арасында дуслык мөнәсәбәтләре башланган гына иде. Әнә шул рәвешле мин Уфа ягына, үзем яшәгән ГДРдан 5000 чакрымга юлга чыктым. Ипилек-тозлык диләрме әле, әзрәк урыс сүзләрен дә беләм. Үсмер чагымда совет солдатларына мал көтәргә һәм сыер саварга ярдәмләшкәндә колакка сеңеп калган җөмләләрне искә төшерергә тырышам. Тик, нигәдер, гел “мать” белән башланганнары хәтергә килә...
Мәскәүгә самолетта әйбәт кенә килдек. Анда да тоткарлык булмады. Ләкин, нигәдер, Казанга китереп төшерделәр. “Миңа Уфа кирәк”, дим. “Сегодня погода не позволяет” икән. Монысын да төшендем. Шулай итеп, таң аткач кына Уфага барып җиттек. Хәзер каршы алучы булмас инде дип хафаланам. “Автобус белән шәһәргә барырмын да, “Кызыл таң” редакциясенең күтәрмәсенә утырып, эшкә килгәннәрен көтеп торырмын”, — дим. Баксаң, мине республиканың олы җитәкчеләре төне буена көтеп торганнар булып чыкты.
“Кызыл таң”дагы тәүге очрашуга гәзит мөхәррире Таһир Ахунҗанов барлык хезмәткәрләрне дә чакырган иде. Сынаулы-игътибарлы карашлар, мөлаем, якты йөзләр... Беренче сөйләшү уен-көлке белән чын дусларча үтте. Бу миңа үземне ышанычлы тотарга, каушамаска көч бирде. Моңа әле булса рәхмәтлемен.
Алдан төзелгән планга ярашлы рәвештә, без икенче көнне үк Башкортстан буйлап сәяхәткә чыгып киттек. Бу минем өчен фәһемле бер мәктәп булды. Мин эшләгән гәзит округ химиячеләренең тормышын, фидакарь хезмәтен даими яктыртып тора. Димәк, мин нефть һәм химияне берникадәр күз алдына китерәм. Әмма монда аларның эшчәнлеге күпкә колачлырак, киңрәк булып чыкты.
Минем өчен бигрәк тә “кара алтын”ның “Дуслык” трассасына агуын күрү кызык тоелды. Ул бит таулар, зур-зур елгалар аша чыгып Европага бара, безнең заводларга керә. Аннан машиналар өчен ягулык, майлау материалы булып чыга. Менә бит ул кеше кулы нәрсәләр эшли!
Мине нык дулкынландырган тагын бер күренеш: Ишембай шәһәре янындагы иң карт нефть вышкасы — “Бабушка” янына бару иде. Менә бит ул җир маеның тәүге казаны кайда булган! Көндәлегемә күргәннәремне горурланып язып куйдым.
Бу сәяхәттә мине “Кызыл таң”ның ул чактагы мөхәррир урынбасары, республиканың танылган журналисты Үзбәк Гыймадиев озата йөрде. Ул инде гәзиттә унбиш ел эшли икән. Бездә андый кешене “гәзиткә өйләнгән”, диләр. Кыскасы, киң эрудицияле, зыялы, әйтергә кирәк, шагыйрь йөрәкле кеше булып хәтергә сеңеп калган ул күңелемдә.
Минем янда һәрчак тәрҗемәче дә булды. Ул университетның өченче курсын тәмамлаган башкорт кызы Закирә Мөлекова иде. Бу сәяхәт аның өчен дә зур сынау иде, билгеле. Хәзер бу ханым Башкортстан дәүләт университетының чит телләр кафедрасы мөдире. (Яшь арабыз байтак булса да, без аның белән якын дусларга әйләндек. Әлегә кадәр хәбәрләшеп торабыз: хат язышабыз, телефон аша сөйләшәбез. Башкортстан турындагы хәбәрләрне дә, гадәттә, аның аша алам).
Без Яңа Уфа нефть эшкәртү заводында. Монда мин Социалистик Хезмәт Герое Гомәр Теләшев белән күрештем. Ул — үзенең берничә иптәше белән ГДРның Шведт шәһәрендәге нефть эшкәртү заводына нигез салучыларның берсе. Мин аның белән бергә эшләгән немец иптәшләреннән сәлам тапшырдым. Гомәрнең йөзе тагын да яктырып китте.
— Алар турында ешрак язсагыз иде, — диде ул ихлас тон белән. — Үз эшләрен белеп башкара торган егетләр анда.
Гомәр Теләшев Яңа Уфа нефть эшкәртү заводының бер корылмасында гади эшче булып башлаган. Ул үзе һәм аның бригадасындагы иптәшләре кичке мәктәптә яки техникумда белем алганнар. Гомәр укуын арытабан да дәвам итәргә, кандидатлык диссертациясе якларга хыяллана. Үзенең хыялын тормышка ашыра алдымы икән?
Ә бит Теләшевлар гаиләсе Башкортстандагы башка гаиләләргә бик тә охшаш. Гомәрнең әнисе укый-яза да белмәгән. Октябрь инкыйлабыннан соң гына каләм тотарга өйрәнгән — өлкәннәр өчен ачылган курсларга йөргән. Оялып тормаган, кырык яшендә парта артына утырган. Монда мин вакытлы матбугатның да ролен билгеләп үтәсем килә. “Кызыл таң” битләрендә кичләрен укып белем алучылар турында даими язып торганнар. Шул рәвешле хезмәт ияләрен дәртләндергәннәр.
Менә без ракета тибындагы теплоходта Агыйдел буйлап Дүртөйлегә юл тоттык. Мондагы пассажирларның күпчелеге яшьләр — Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумы студентлары. Пристаньда безне чәчкә бәйләмнәре тоткан пионерлар каршы алды. Арттарак өлкәннәр дә бар иде. Сакаллары агарып барган бабайлар да безнең төшкәнне кызыксынып күзәтәләр. Сизелеп тора, бу ярга герман кешесе беренче тапкыр аяк баса.
Соңыннан сөйләделәр, мәктәпләрдә немец телен дә өйрәнәләр икән. Тик әлегә кадәр “чын немецның” сөйләшен ишеткәннәре булмаган.
Мәктәпкә баргач та киеренкелек сакланды кебек. Күренеп тора, укучылар да, укытучылар да аларның сөйләвен кунак аңлыймы икән дип кызыксыналар. Гомумән, дәрес әйбәт чыкты. Немецча иң яхшы сөйләшкән кыз бүләккә лаек булды. Ә инде тел укытучысы, 18 ел мәктәптә эшләгән ханым, үтенеп, безнең белән фотога төште.
Кая гына барсак та балалар белән очрашу күңелне күтәрә, Йоматауга сәяхәттә Дим елгасы буенда Уфадан килгән малайлар футбол уйныйлар иде. Икенче төркем, яр өстендә учак ягып, уха пешерә. Минем ГДРдан килгән журналист икәнне белгәч, малайлар яшь барабанчы җырын немец телендә хор белән җырлап җибәрделәр. Аннан безне уха ашарга дәштеләр...
Мин әлеге язмаларыма кушып, шул күңелле күренештән алган бер фотоны да салам. Бәлки, аларның берәрсе үзен таныр.
Дүртөйле районында Карл Маркс исемендәге колхозга сәяхәтне дә онытасым юк. Без яңа асфальт юлдан җилдерәбез. Басуларда инде көзге алтын төс. Бакчада алмалар пешкән. Элек бу төбәктә алма үстерә алмаганнар. Карт бакчачы шуларны сөйли дә алмагач рәтләренә карап шатлана.
Без авылның киң урамыннан барабыз. Ике якта да тигез бүрәнәдән салынган йортлар. Элеккеге кебек салам түбәле түгел инде алар, барысы да шифер белән ябылган. Октябрьнең 50 еллыгына чаклы йортларга газ һәм су кертеп бетерергә тиешләр. “Чишмә” колхозында ел саен авыл картларына дип өчәр йорт салалар икән.
Колхоз рәисе Хәйруллин иптәш кунакларны Семилетка поселогына чакырды. Без теләп риза булдык. Анда инде безне көтеп торалар иде. Үзләре төзегән клуб, шунда ук кинозал. Китапханә эшли. Моннан кеше өзелми икән.
Шунда мин стенага эленгән зур тактаны күреп калдым. Якын килеп күз йөртеп чыктым. 1945 елда Семилеткада барлыгы 50 йорт булган икән. Шуннан сугышка киткәннәрнең 56сы яу кырында ятып калган. Бер гаиләдән хәтта 4 кеше кайта алмаган. Һәлак булганнарның исемнәре тезеп төшерелгән. Укыдым да — йөрәгем кысып, башым әйләнеп китте. Моны күреп мине култыклап алдылар. Каһәрле сугыш җиле мине монда да килеп тапты дип уйладым.
Кичен клубта үзешчәннәр концерт куйды. Ул билгеләнгән вакыттан бераз соңрак башланды. Чөнки без башка урында тукталыбрак тордык шул. Клубка керер алдыннан колхоз рәисе миңа болай диде: “Безнең колхозда сез чит илдән килгән беренче кунак. Берничә сүз әйтсәгез әйбәт булыр иде”. “Була ул”, мин әйтәм.
Сәхнәгә чыгып бастык. Зал шыгрым тулы. Тәрәзәләр шар ачык. Анда да халык җыелган — барысы да ишетергә тели.
“Сезнең яхшы яшәвегезне күреп сөендем, — дидем мин чыгышымның башында. — Илемә кайткач шуларны түкми-чәчми гәзиткә язып чыгармын”. Шулай ук мин үзебездәге хәлләрне дә сөйләдем. Яшь ГДР дәүләтенә аякка басарга ярдәм иткән өчен СССР халыкларына, Башкортстан хезмәт ияләренә рәхмәт белдердем.
Күрәм: залда ниндидер ризасызлык. Татарчага тәрҗемә итүне сорыйлар икән. Закирә турыга татарча сөйләргә кыенсына булып чыкты. Бу тоткарлыкны сизеп алган җитәкчеләрдән бер иптәш (хәзер исем-фамилиясен хәтерләмим) сәхнәгә сикереп менде дә урысчадан татарчага әйләндерә башлады. Шулай итеп, без өчәүләп эшлибез булып чыкты: мин немецча сөйлим, Закирә урысча, ә инде яңа иптәш татарча. Зал тагын җанланып китте — дәррәү кул чаптылар.
Безнең шундый чыгыштан соң концерт башланды. Көтүче Солтанов сыздырып гармунда уйнады, аның хатыны — колхоз савучысы матур итеп җырлады. Ә менә 18 яшьлек колхозчы Закиров үзе гармунда уйнап үзе җырлады. Шәфкать туташы биеде, укытучы ханым гармунда моңлы көйләр уйнады һәм җырлады...
Безне Дүртөйледән зурлап озата чыктылар. Юлның ике ягындагы нефть качалкаларының сиртмәләре, саубуллашкандай, озатып калды. Шунда, юлдан ерак та түгел каенлыкка җиткәч, хуҗалар яшел үләнгә келәм җәйделәр һәм аның өстенә бер-бер артлы төрле ризыклар тезелде. Монда алма да, районда пешкән икмәк тә, кыздырылган тавык та бар иде. Шунда без шәраб салынган бокалларны күтәрдек.
— Дуслык өчен!
Минем журналист блокнотында Башкортстан турында бик күп язмалар саклана. Шуларның байтагы шәһәр тормышына, нефтьчеләр, машина төзүчеләр, химия сәнәгате эшчәннәренә багышланган. Мәсәлән, Октябрьский шәһәрендә без хатын-кызлар өчен киемнәр тегә торган фабрикада булдык. Матур һәм ыспай киемнәр тегәләр икән. Бу нефтьчеләр шәһәрендә шулай ук республикадагы беренче фарфор заводы төзелгән. Шунда ясалган матур вазага утыртылган гөлне миңа ихластан бүләк итеп бирделәр. Аны мин зур саклык белән үзем ул чагында яшәгән шәһәргә — Һаллега алып кайта алдым.
Мине “Кызыл таң” җитәкчеләре Стәрлетамакка һәм яңа төзелеп яткан Салават шәһәренә алып бардылар. Блокнотыма карыйм. Анда кызык кына язмалар саклана: башкорт халкының батыр улы исемен йөрткән шәһәр халкы уртача 24 яшьтә икән. Монда, шулай ук, иң күп китап сатып алучылар яши булып чыкты...
Башкортстанга сәяхәтем вакытында мин байтак фәһемле детальләр таптым. Бәләбәйдә безне сөт заводына алып бардылар. Гаҗәп хәл, монда Һалле округының Артерн шәһәрендә эшләнгән аппаратлар куелган икән. Коллектив безне яңа ризык — ысланган сыр белән сыйлады. Тәмле итеп эшлиләр икән!
Язмаларымда мин үзем күргәннәрдән бик азын гына китердем. Әмма алар чын тарих булып калачак. ГДРга кайткач, мин аларны бәйнә-бәйнә “Фрайһайт”та язып чыктым. Бу мәкаләләр гәзитнең берничә санында дөнья күрде. Димәк, тарихта калды!
Хәзер инде тормыш сездә дә, бездә дә үзгәрде. Яңа иҗтимагый мөнәсәбәтләр барлыкка килде. Тормыш җилләре кайсы якка исәр? Өметсез — шайтан, диләр дини карашлы өлкәннәр. Хезмәт иясенең яшәү шарты начараймасын да, тынычлык булсын.
Бу язмам аша мин гүзәл Башкортстанда булган чакта очрашкан барлык иптәшләргә чын күңелдән сәламнәр юллап калам.
Читайте нас: