+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 март 2008, 02:00

Иң зур бәхет — бала бәхете!

Кичә Республика йортында Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимов күп балалы аналарга “Ана даны” медале тапшырды.— Ана кешеләр дәүләтнең иң югары игътибарына лаек, чөнки бала тәрбияләү — бик авыр һәм җаваплы эш. Моның өчен көч, игътибарлылык кына җитми, матди чыгымнар да таләп ителә. Башкортстанда аналарны һәм балаларны яклауга һәрдаим югары игътибар бирелә, сабыйларны тәрбияләү буенча пособие күләме шактый арттырылды. Бездә дүрт һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүчеләргә өстәмә түләүләр каралган. Тугыз балалы гаиләләргә исә бушлай “ГАЗель” микроавтобусы тапшырыла. Русия күләмендә булдырылган “ана капиталы” да бу уңайдан зур әһәмияткә ия. Билгеле булуынча, икенче һәм арытабангы бала табучы гаиләләргә 250 мең сум күләмендә акча бирелә. Бу сумма, инфляция дәрәҗәсеннән чыгып, ел саен индексацияләнәчәк, — диде Мортаза Рәхимов.


Президент Башкортстанда “ана капиталы”н 19 меңнән артык гаилә алуын белдерде. Бу — Русия төбәкләре арасында, Мәскәүдән кала икенче күрсәткеч. Әмма ил башкаласында халык санының республикадагыдан 3 тапкыр артык булуын күз уңында тотарга кирәк. Димәк, республика демографик хәл буенча илдә алдынгылар исәбендә.
— Шушы күрсәткечтә сезнең өлешегез дә шактый зур. Без исә киләчәктә дә аналар һәм балалар сәламәтлегенә зур игътибар бирәчәкбез, медицина үзәкләренең матди нигезен ныгытачакбыз, — диде Мортаза Рәхимов.
Президент билгеләвенчә, “Ана даны” медале ана кешенең социаль статусын күтәрү өчен булдырылган. Бу өлкәдә дә республика алдынгылар исемлегендә, чөнки Русия күләмендә мондый медаль әлегә юк, бу хакта сөйләшүләр генә алып барыла. Башкортстанда бу медальне инде 3756 хатын-кыз алып өлгергән. Кичә исә бу сан янә артты.
Мортаза Рәхимов югары бүләкләрне һәр анага изге теләкләр теләп тапшырды. Үз чиратында, бүләкләнүчеләр дә республика җитәкчелегенә аналарга карата булган даими хәстәрлек һәм ярдәм өчен рәхмәт белдерде.
Тантанадан соң без “Ана даны” медален алучыларның берсе, Борай районының Тукай авылында яшәүче биш бала анасы Валентина Нәфыйкова белән сөйләштек. Аның фикеренчә, күп балалы булу бәхет һәм шатлык кына китерә. Аеруча республика һәм район җитәкчелеге ярдәмгә килергә һәрвакыт әзер торганда. Валентина ханымның өлкән улына 25 яшь, кече кызы исә яшь ярымлык кына.
— Балалар тиз үсә һәм өлкән кызым кече яшьтәге туганнарын тәрбияләүдә ярдәмләшә. Ана кеше өчен баладан да зур бәхет юк, — диде Валентина.
Читайте нас: