+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 март 2008, 02:00

Халыкның хокукый мәдәниятен күтәрү — өлгереп җиткән бурыч

Ил Президенты В. В. Путинның Русия Федерациясе Федераль җыелышына узган елдагы Юлламасында стратегик планнар итеп түбәндәгеләр билгеләнгән иде: 1) юридик хокуклы гражданнар җәмгыяте төзү; 2) кешеләр иминлеген һәм лаеклы тормышын тәэмин итүче нәтиҗәле дәүләт төзү; 3) ирекле һәм социаль җаваплы малтабарлыкны аякка бастыру; 4) коррупциягә һәм террорчылыкка каршы көрәш, Кораллы Көчләрне һәм хокук саклау органнарын яңартып кору; 5) халыкара эшләрдә Русияне шактый ныгыту.


Президент агымдагы елның 8 февралендә Мәскәүдә Дәүләт Советының киңәйтелгән утырышында сөйләгән “2020 елга кадәр Русияне үстерү стратегиясе турында” дигән чыгышында да, асылда, шул ук бурычларны, әмма озак вакытлы перспективага ил үсеше контекстында билгеләде. “Барысы да Русия хакына, аның гомумдәүләт мәнфәгатьләре өчен, Русиянең һәр гражданының иминлеге һәм хәвефсезлеге өчен” дигән сүзләрне аның программа чыгышының төп темасы булды, дип әйтсәк тә хата булмас. Президент: “Русия яшәү өчен иң кызыктырырлык илгә әверелергә тиеш... Кешене үстерү — төп максат та, хәзерге җәмгыять үсешенең кирәкле шарты да”, — дип белдерде. Ул, шулай ук, мәгариф, фән эшчәнлеге кешеләрдә мәдәниятлелек тәрбияләү проблемалары турында сөйләде.
Аңлашыла ки, икътисад, рухи һәм әхлакый байлык үсешкән, сәяси тотрыклылык, социаль гаделлек, законлылык һәм хокук тәртибе тантана иткән, кеше хокуклары, җәмгыять һәм дәүләт мәнфәгатьләре ышанычлы сакланган, гражданнары законнарга буйсынучан, аңлы, социаль актив булган, сәламәт тормыш белән яшәгән ил генә алдынгы, яшәү өчен кызыктырырлык булала. Русия һәм Башкортстан конституцияләрендә игълан ителгән демократик, хокукый һәм социаль дәүләт шартларында халыкның яшәү рәвеше нәкъ шундый булырга тиеш тә. Әмма бу цивилизация кыйммәтләренә алып баручы юлда күптөрле каршылыклар: коррупциянең, җинаятьчелекнең, гаделсезлекнең югары дәрәҗәсе, чиновникларның башбаштаклыгы, гражданнар хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен бозу, тирән тамырланган хокукый мәдәнисезлек һәм башка кире күренешләр килеп баса. 90нчы елларда, илдә буталчыклык чорында, законнарны оятсыз рәвештә аяк астына салып таптаган күренешләр күп булды. Кызганычка каршы, законның өстенлек итүе, аны мәҗбүри үтәү һәм хокук тәртибен бозган өчен котылгысыз җаваплылык принциплары әлеге вакытта да тиешенчә эшләми.
Агымдагы елның 22 гыйнварында Гомумрусия гражданнар җыенында чыгыш ясап, РФ Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Д. А. Медведев болай дип билгеләде: “Русия, һич арттырусыз, хокукый нигилизм иле ул... Европаның башка бер генә иле дә хокукны санламауның шундый дәрәҗәсе белән “мактана” алмый. Һәм бүген шушы хокукны санламау “рухы” барлык җирдә дә күзәтелә”. 29 гыйнварда Русия Юристлар ассоциациясенең чираттан тыш съездында, хокукый дәүләт төзү, норматив хокукый актлар чыгару бурычларының өстенлеге, ул актларны куллану һәм хокукый мәгърифәтчелек проблемалары турында сөйләп, ул: “Хокукый дәүләттә иң мөһиме — гражданнарның хокукый мәдәнияте дәрәҗәсе, аларның законнарны үтәргә, моның белән турыдан-туры кызыксынырга әзер торулары ул... Безгә хокукый мәгърифәтчелек системасын аңа мәктәпләрне, югары уку йортларын, киң мәгълүмат чараларын җәлеп итеп оештырырга кирәк”, — дип аерып билгеләде.
Хокукый мәгърифәтчелеккә һәм мәдәнияткә шундый әһәмият бирелү нигезле, чөнки хокукый тәрбия системасын үстерү Русиядә хокукый реформа концепциясенең төп өлешләренең берсе булып тора. Җәмгыятьнең иминлеге, хокукый үсеш, икътисади, эчке сәяси, социаль, рухи, экологик, мәгълүмати һәм башка өлкәләрдә, шул исәптән шәхесне, җәмгыятьне һәм дәүләтне җинаятьчел кул сузулардан яклау эшендә Ватанның иминлеге күбесенчә кешеләрнең хокукый мәдәниятенә, хокукый үзаңына бәйле.
Русия Федерациясенең 2000 елның 10 гыйнварында РФ Президенты указы белән расланган гомүмдәүләт иминлеге концепциясендә йогынтылы социаль профилактика һәм законга буйсынучан гражданнар тәрбияләү, барлык гражданнарның, вазыйфалы кешеләрнең, дәүләт органнарының, сәяси партияләрнең, иҗтимагый һәм дини оешмаларның законнарны тайпылышсыз үтәүләрен тәэмин итү чаралары системасын булдыруның өстенлекле әһәмияте турында турыдан-туры әйтелә. “Бу чаралар һәр кешенең хокукларын һәм ирекләрен, әхлаклылыгын, сәламәтлеген һәм милкен саклауга юнәлтелгән булырга тиеш... Җинаятьчелекне законнардагы кимчелекләр, икътисадтагы һәм социаль өлкәдәге кризис китереп тудырган, аны туендырып торучы мохиттән мәхрүм итәргә кирәк”, дип күрсәтелә.
Бу сәяси-хокукый документтан күренүенчә, халыкны хокукый тәрбияләү гомумдәүләт, шул вакытта чиктән тыш әһәмиятле бурыч булып тора. Аны тиешенчә гамәлгә ашыру Русияне көчле, чәчәк атучы, гадел, чын-чыннан хокукый һәм демократик дәүләткә әверелдерүгә булышлык итәчәк. Мондый дәүләт төзү — гаять күп көч салуны, власть структураларының гына түгел, җәмәгать институтларының, бөтен халыкның даими, киң күләмле эш алып баруын таләп итә. Ләкин моның өчен барлык дәүләт органнарын һәм гражданнар җәмгыяте институтларын билгеләнгән максатларга ирешүгә туплаучы куәтле, системалы оештыру эше алып барырга кирәк.
2005 елның декабрендә оештырылган һәм юридик берләшмәнең аеруча абруйлы оешмаларының берсе итеп танылган “Русия Юристлар ассоциациясе” Гомумрусия җәмәгать оешмасы шундый институтларның берсе булып тора. Ассоциация уставыннан күренүенчә, хокукый дәүләт төзү барышына булышлык итү, законнар чыгару эшендә һәм норматив хокукый актларны куллануның көнүзәк проблемаларын хәл итүдә актив катнашу; гражданнар хокукларын, ирекләрен һәм мәнфәгатьләрен яклауны тәэмин итү, аларның гадел хөкемгә ирешә алуы мәсьәләләре буенча фәнни нигезле тәкъдимнәр эшләү; гражданнарга юридик белем бирүне тормышка ашыруда һәм законнарны аңлатуда катнашу һәм башкалар бу җәмәгать оешмасының максаты һәм бурычы булып тора.
Хокукый мәдәниятлелек — теләсә кайсы цивилизацияле җәмгыятьнең төп кыйммәте, һәр кешенең үз-үзен тоту үрнәге һәм тоташ илнең һәм аның һәр төбәгенең хокукый тормышының күрсәткече ул. Шуңа күрә аны булдыру һәм үстерү эшендә федераль үзәкнең һәм илебезнең барлык төбәкләренең тырышлыгын бергә туплау таләп ителә. Шунысы ачык: хәзер хокук нигилизмы шартларында гомумдәүләт күләмендә хокукый тәрбия эше нигезләрен билгеләүче нәтиҗәле законнар базасы булырга тиеш. Бүген шундый кирәкле федераль законның гына түгел, русиялеләрне хокукый укыту һәм тәрбияләүнең федераль максатлы программасының булмавы үкенечле.
Шунысы бераз тынычландыра: республикабызда 2006 елның 27 июнендә “Башкортстан Республикасында хокук тәртибен бозуларны кисәтү турында” Закон кабул ителде. Аның биш статьясында (1, 6, 7, 8, 21 статьяларында) гражданнарны хокукый тәрбияләүгә һәм укытуга багышланган нормалар карала. Бу законда мондый нормаларның ныгытылуы — хокукый-тәрбияви эшнең гражданнарга юридик белем бирүне һәм аларда законга карата хөрмәтле мөнәсәбәт тәрбияләүне генә түгел, законлылык һәм хокук тәртибен ныгытуны да үз максаты итеп куюының ачык дәлиле.
Әйтергә кирәк, республикада дәүләт сәясәтенең хокук саклау өлкәсе программалы һәм универсаль, югары гуманитар стандартларга, шулай ук илнең халыкара-хокукый йөкләмәләренә юнәлтелгән өлкәсенә әверелә бара. Башкортстан Республикасында 2007-2010 елларда хокук тәртибен бозуларның кисәтү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәшнең республика Президенты М. Г. Рәхимовның 2006 елның 28 декабрендәге указы белән расланган программасы — моның ачык мисалларының берсе. Әлеге вакытта республикада Башкортстан Республикасы халкының хокукый мәдәниятен күтәрүнең максатлы программасы һәм кеше һәм гражданның хокукларын һәм ирекләрен тәэмин итү һәм яклау концепциясе эшләнә.
Күрсәтеп үтелгән закон һәм программаның, концептуаль документларның положениеләрен тормышка ашыру республикада хокукый мәдәниятне күтәрүгә ярдәм итәчәк, дип ышанам.
Халыкка хокукый белем бирү — юристларның һөнәри бурычы ул. Очрактан файдаланып, республика районнарында һәм шәһәрләрендә эшләүче барлык юристларны шушы җиңел булмаган, әмма мактаулы бурычны үтәүгә барлык көчләрен салырга чакырып мөрәҗәгать итәм. Бу эшне оешкан төстә тормышка ашыру өчен совет заманында республиканың барлык районнарында һәм шәһәрләрендә эшләгән халык университетларын тергезергә кирәк, дип исәплим. Мондый системаны булдыру хокукый нигилизмны җиңеп чыгу һәм хокукый мәдәнилек тәрбияләү эшенә зур өлеш булачак, дип уйлыйм.
Читайте нас: