+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 март 2008, 02:00

Кешелекнең иң зур зиннәте сез!

Элек-электән җәмгыятьнең үсеш дәрәҗәсен хатын-кызга мөнәсәбәттән күреп була, дигәннәр. Чөнки тормышта аналарның, хатын-кызларның тоткан урыны гаять әһәмиятле – алар гаиләдә бала тәрбиясе өчен дә җаваплы, күпләр эшли дә, сәясәттә дә катнаша, иҗат итә, фәнни ачышлар да ясый. Русиядәге һәм Башкортстандагы эшче көчләрнең яртысыннан артыгын хатын-кызлар тәшкил итә, ә мәгариф өлкәсендә, сәламәтлек сагында исә бу сан 70-80 процентка җитә.


Хатын-кызлар, шулай ук, сәнгатьтә һәм сәүдәдә дә бик күп. Югары уку йортларында укучы талипларның яртысы, ә педагогия һәм медицина вузларында укучыларның 70 проценттан артыгы кызлар булуы гүзәл затларыбызның гыйлемгә, мәгърифәткә омтылулары, алар өчен шартлар тудырылуы хакында сөйли. Бүген эшләп йөрүче хатын-кызларның яртысыннан күбрәгенең югары һәм һөнәри махсус белемгә ия булуы бу фикергә куәт өсти.
Хезмәт коллективларында хатын-кызның статусы көннән-көн арта, алар һәр коллективның уртасында кайный. Хәзер инде алар ялланып эшләүче генә түгел, араларында шәхси эшкуарлар, фирма җитәкчеләре дә бихисап. Республика эшкуарларының яртысы диярлек — хатын-кызлар. Күрүебезчә, хатын-кыз -җитәкче, хатын-кыз-сәясәтче һәм эшкуар – гадәти күренеш. Кайсы өлкәдә эшләвенә карамастан, гүзәл затларыбыз югары профессионализм, эшлеклелек һәм җаваплылык үрнәкләре күрсәтә. Соңгы елларда аларның дәүләт органнарында, депутатлар корпусында арта баруы уңай күренеш. Әйе, заман үзгәрешләре дәүләт идарәсе өлкәсенә дә көчле хатын-кызларны күтәрде.
Хатын-кызлар гражданлык җәмгыяте төзүдә дә актив катнаша. Бу юнәлештә республика күләмендәге җәмәгать оешмалары, шулай ук район һәм шәһәрләрдә хатын-кызлар оешмалары уңышлы эшли. Алар барысы да Башкортстан Хатын-кызлар берлеге канаты астында үз эшчәнлеген җәелдергән. Бу җәмәгать оешмалары дәүләт органнары белән тыгыз элемтәдә эш алып бара. Алар хатын-кызларга җәмәгатьчелектә, социаль һәм мәдәни тормышта үз урынын табарга, хезмәт һәм көнкүреш шартларын яхшыртуда, эш белән тәэмин итүдә булышлык итә, ана һәм баланың сәламәтлеге, аларның мәнфәгатьләрен яклауда зур роль уйный, илнең лаеклы гражданнарын тәрбияләү өчен шартлар тудыру юнәлешендә чаралар күрә.
Илдә һәм республикада демография проблемасына йөз борылу очраклы түгел. Әйтергә кирәк, Русиядә балалар үстерү өчен шартлар алга киткән илләрдән шактый аерыла. Шул сәбәпле, ил җитәкчелеге демографик хәлне иң кискен проблема буларак көнүзәккә чыгарды. Балаларның үлемен һәм гарипләнүен киметү, аналар һәм сабыйлар сәламәтлеге хакында хәстәрлек күрү, туымны арттыру буенча дәүләт программасын булдыру һәм аны тормышка ашыру — хәлне яхшыртуның анык юллары, дип билгеләнде.
Төпле гаилә – ил терәге. Гаилә нык икән, димәк, җәмгыятебез, дәүләтебез көчле, балаларның, илебезнең киләчәге якты. Гаилә учагын саклау аналар җаваплылыгында. Әлегә бала үстерүләре җиңелдән түгел, шуңа яшьләрнең күбесе гаилә корырга ашыкмый. Чөнки әти-әниләре ярдәм итмәсә, тәүге баласы тугач та матди көрчеккә терәләсен беләләр, ә икенчесен, өченчесен тапса, әйтеп торасы да юк. Шуны истә тотып, ил Президенты халык санын арттыруны бала тапкан анага ярдәм күрсәтүдән башларга тәкъдим итте. Бу уңайдан, тәүге балага айлык пособие күләме күтәрелә башлады, ата-анасыз калган баланы тәрбиягә алган гаиләләргә айлык түләүләр, опекуннарга эш хаклары арттырылды. Икенче бала тапкан хатыннар өчен 250 мең сумнан да ким булмаган акча бүлүләр оештырылды.
Әйе, бала үстерү, тәрбияләү — ул зур һәм җаваплы хезмәт. Вакытында танылган педагог Антон Макаренко “ике яки өч бала тәрбияләгән ана зур дәүләт һәм җәмәгать эше башкара” дигән. Чыннан да бала тудыру, кешелекне дәвам итү, тәрбияләү, аның сыйфатларын яхшырту хатын-кыз проблемасы гына түгел. Хатын-кызны бу проблема белән ялгызы калдырырга ярамый. Шуңа монда дәүләт хәстәрлеге кирәклеге көн кебек ачык.
Башкортстанда да туымны арттыру буенча чаралар республика Президенты Мортаза Рәхимовның еллык юлламаларында үзәк урынны алып тора. Демографик хәлебез башка төбәкләр белән чагыштырганда яхшырак булса да, бездә шушы мәсьәлә тәүгеләрдән булып күтәрелүе игътибарга лаек. Гомумән, гаиләне, ана, ата һәм бала мәнфәгатьләрен яклауның республика җитәкчелегенең игътибар үзәгенә алынуы уңай күренеш. Шушы көннәрдә Мортаза Рәхимов күп балалы аналарга “Ана даны” медале тапшырганда билгеләп үткәнчә, аналар дәүләтнең иң югары игътибарына лаек. Моның өчен игътибарлылык кына җитми, матди чыгымнар да таләп ителә. Бу уңайдан, бездә сабыйларны тәрбияләү буенча пособие күләме арттырылды. Бездә дүрт һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүчеләргә өстәмә түләүләр каралган. Тугыз балалы гаиләләргә бушлай “ГАЗель” микроавтобуслары тапшырыла. Икенче һәм арытабангы бала табучы гаиләләргә бирелүче 250 мең сумлык ярдәм, инфляция дәрәҗәсеннән чыгып, ел саен индексацияләнәчәк. Бездә шушы кыска гына вакыт эчендә “ана капиталы” 19 меңнән артык гаиләгә бирелгән. Бу Русия күләмендә, Мәскәүдән кала, икенче күрсәткеч.
Республикада “Гаиләгә социаль ярдәм елы” игълан ителү һәм комплекслы программа булдырылу да демографиянең яхшыруына, гаиләнең, хатын-кызның абруен күтәрүгә юнәлтелгән сәясәт, ягъни җәмгыятьнең нигезен тәэмин итүгә юнәлтелгән гадел көчләр барлыгына ишарә ясый.
Илдә нинди шартлар булуына карамастан, безнең хатын-кызлар изге ана да, гүзәл хезмәткәрләр дә, сөекле ярлар да булып кала белә. Аларның гаилә тормышындагы уңганлыкларына, хезмәттәге тырышлыкларына, җәмгыять тормышындагы фидакарьлекләренә сокланмый мөмкин түгел. Матур бәйрәм уңаеннан, хөрмәтле гүзәл затларыбыз, сезгә елмаеп баккан кояшның матурлыгын, табигатьнең самимилеген, күңел шатлыгы, тән сихәтлеге, өегезгә бәрәкәт, иминлек телибез!
Читайте нас: