+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 март 2008, 02:00

Үсеш курсы дәвам итәчәк

Ниһаять, Русиядә 2008 елда иң мөһим сәяси вакыйга саналган Президент сайлау үтеп китте һәм аның соңгы нәтиҗәләре мәгълүм булды. Аларга ярашлы, Русия Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Дмитрий Анатольевич Медведев сайлаучылар тавышының 70,28 процентын алып, бәхәссез җиңүгә иреште. Русия Федерациясенең Үзәк сайлау комиссиясе Дмитрий Медведевны рәсми рәвештә ил Президенты дип игълан итте. Инаугурация май башына билгеләнде.


Билгеле булуынча, Дмитрий Медведев сайлауларга Русия Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры вазыйфасында җитди әзерлек үткән сәясәтче буларак килде. Һәм ул шул чорда ук өстенлекле гомумдәүләт проектларын тормышка ашыруны көйләүче буларак халык ышанычын яулап өлгергән иде. Аның ил төбәкләренә командировкаларга барып, андагы социаль-икътисади хәл белән якыннан танышуы, аерым җитешсезлекләр ачыкланса, урындагы җитәкчелеккә кисәтүләр ясавы, гомумән, вице-премьер вазыйфасында кылган күпчелек гамәлләре халык күңеленә хуш килде. Узган елда исә ил җитәкчелегендә Владимир Путин — Дмитрий Медведев тандемының барлыкка килүе ныклап күзаллана башлады. Бу уңайдан илгә җитәкчелеге чорында Русияне яңа үсеш үрләренә чыгарган, аның дөнья күләмендәге югалып барган абруен кире кайтарган Президент Владимир Путинның кандидат Дмитрий Медведев яклы чыгышлары аерым игътибарга лаек. Алар илдә сигез ел буена алып барылган курсның үзгәрмәячәген һәм бу эшкә тотына алырлык кеше барлыгын күрсәтте. Әйткәндәй, узган ел ахырында Русиянең Дәүләт думасына сайлауларда зур өстенлек белән “Бердәм Русия” сәяси партиясенең беренчелекне яулавы да Президент Владимир Путин җитәкчелегендә илдә тормышка ашырыла башлаган курсның дәвамлы булачагын билгеләргә мөмкинлек биргән иде. Әмма аңлашыла ки, Дума күп нәрсәне хәл итсә дә, соңгы сүзне барыбер Президент әйтә. Димәк, ил җитәкчелегенә дә шушы курс яклы кеше килергә тиеш иде. Моны Русия халкы да яхшы аңлады. 2 мартта үткән сайлау нәтиҗәләреннән бу ачык күренә. Ул гына да түгел, узган елның 2 декабрендә һәм агымдагы елның 2 мартында узган сайлауларның йомгаклары ил халкының Русиядә соңгы елларда барган уңай процессларның асылын күрә белүе, алар дәвам итсен өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеген аңлавы турында сөйли.
Аерым төбәкләр өчен 2 март урындагы дәүләт власте органнарын сайлау белән дә билгеләнде. Әйтик, Башкортстан халкы республиканың Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатларын, берничә район һәм шәһәр округында яшәүчеләр — урындагы үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын да сайлады. Билгеле булуынча, республика парламентында депутатлыкка кандидатларның 50 процентын сәяси партияләр вәкилләре тәшкил итте. Әйтергә кирәк, халык бу юлы да үз позициясеннән чигенмәде һәм Дәүләт җыелышы-Корылтайга үткән кандидатлар арасында күпчелекне “Бердәм Русия” партиясе әгъзалары тәшкил итә.
Башкортстанның Дәүләт җыелышы-Корылтайның дүртенче чакырылышы үз эшен башлап өлгерде. 13 мартта аның беренче утырышы үтте. Анда кабул ителгән карарга ярашлы, республика парламенты составында 7 даими комитет эшләячәк. Алар: Дәүләт төзелеше буенча; Урындагы үзидарә һәм иҗтимагый оешмалар буенча; Бюджет, салымнар, финанслар һәм милек мәсьәләләре буенча; Сәнәгать, транспорт, төзелеш, элемтә һәм малтабарлык буенча; Аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану буенча; Мәгариф, фән, мәдәният, спорт һәм яшьләр эшләре буенча; Социаль сәясәт һәм сәламәтлек саклау буенча комитетлар. Утырышта, шулай ук, комитетларның составы һәм аларның җитәкчеләре расланды. Бу көнне депутатлар Дәүләт җыелышы-Корылтайның Рәисен сайлады. Бу вазыйфага бертавыштан Константин Толкачев тәкъдим ителде. Шул рәвешле, ул инде өченче тапкыр республика парламентына рәислек итәчәк.
— Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе өстендә республика парламентының федераль закон чыгару органнары һәм урындагы дәүләт власте органнары белән бәйләнешен тәэмин итү буенча зур җаваплылык ята. Бу югары җаваплылыкны аңлап, үз вазыйфаларымны үтәүгә барлык белемемне һәм тәҗрибәмне салырга вәгъдә итәм, — диде Константин Толкачев утырышта ясаган чыгышында. Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисенең урынбасары итеп, шулай ук бертавыштан “Бердәм Русия” партиясе әгъзасы Рафаил Зинуров сайланды.
Язып үтелүенчә, 2 мартта Башкортстанның аерым муниципаль районнары һәм шәһәр округларында өченче дәрәҗә сайлаулар да үтте. Алар арасында башкала Уфа да бар иде. Бу көнне шәһәр округы Советының икенче чакырылышына депутатлар сайланды. 5 мартта Советның беренче утырышы үтте. Анда оештыру мәсьәләләре белән беррәттән Уфа шәһәр округы хакимияте башлыгы вазыйфасын яңадан билгеләүгә конкурс игълан итү мәсьәләсе дә каралды. Уставка ярашлы, хакимият башлыгы вәкаләтләре агымдагы чакырылыштагы Советның эшчәнлеге чоры белән чикләнә. Депутатлар конкурс 27 мартта үтәчәк, дип хәл итте. Уфа шәһәр округы хакимиятенең бүгенге башлыгы Павел Качкаев конкурс йомгаклары игълан ителгәнче үз вазыйфаларын саклаячак. Шул да мәгълүм, “Бердәм Русия” сәяси партиясе әгъзалары булган Совет депутатлары үз фракцияләрен төзергә карар иткән.
Күренүенчә, 2 мартта үткән сайлаулар ил һәм төбәкләрнең дәүләт власте органнарына шактый зур үзгәрешләр алып килде. Әмма бу үзгәрешләр аларның составына гына кагыла. Соңгы елларда илдә алып барылган социаль-икътисади үсеш курсы исә дәвам иттереләчәк. Бу — халык ихтыяры.


Читайте нас: