+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 март 2008, 02:00

Ленин ордены кавалеры Әршәт Ихсанов: “Өмет белән бактык дөньяга”

Тәү карашка, кеше гомере тарих өчен бик тә кыска кебек. Ә инде яшәү чорында баштан кичкән хәл-вакыйгаларны, кылган эш-гамәлләрне бизмәнгә салсаң, еллар аларны ничек сыйдырды икән, дип гаҗәпләнәсең. Янә шул: кеше язмышлары ил тарихына үрелеп бара. Республикада гына түгел, илдә билгеле шәхес, Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы,”Почет билгесе”, Халыклар дуслыгы орденнары кавалеры Әршәт Ихсановның тормышы моңа ачык мисал. Ул Стәрлетамак “Каучук” һәм “Каустик” заводлары төзелешендә катнаша. Байтак еллар дәвамында “Каустик” заводының директоры була, фидакарь хезмәте белән республика сәнәгатен үстерүгә лаеклы өлеш кертә. Инде вакыт үткәч, шаулы хезмәт елларын ничек бәяли соң ветеран? Нинди истәлекләр күңелендә ядкарь булып саклана? Бүгенге әңгәмәдә сүз шул хакта.



— Әршәт Сабитович, Сезнең балачак сукмагы Бүздәк районының Сабай авылына барып тоташа. Әйдәгез әле, шул елларны хәтергә төшерик.
— Туган җир — кендек каны тамган җир, диләр. Мин, күз яшьләре дә тамган җир, дип өстәр идем. Чөнки безнең гаиләгә заманның хәвефле гарасатларын кичерергә туры килә. 1931 елда дини гаиләдә дөньяга килгәнмен. Әтием — Сабит Вәлиулла улы, шулай ук диндар, үз чоры өчен бик тә мәгърифәтле һәм мәдәниятле кеше булган. Ул гарәп телен яхшы белгән, Мәккәгә хаҗ кылган. Болар барысы да 30нчы елларда аңа кулак мөһере сугарга сәбәпче була. Әтинең йорт-җирен, бар мөлкәтен тартып алып, гаиләбезне биш бала белән урамга куып чыгаралар. Ул чакта миңа дөньяга килергә санаулы гына көннәр калган була. Әтием авыл читендә читәннән “йорт” тергезә. Мин шунда тәүге авазны салганмын. Әмма әтием, мал-мөлкәтеннән гайре, бай китапханәсен зур югалту санаган. Дини китапларны өемгә салып ут төрткәннәр. “Үзегезгә аң-белем өчен кирәк булачак, зинһар, ут төртмәгез, дип күз яшьләре белән ялварды әтиегез, колак та салмадылар, ичмасам”, дип әниемнең өзгәләнеп сөйләгәне хәтердә.
Әти бу тетрәнүләрне авыр кичерә, чиргә сабыша һәм бик иртә дөнья куя. Ул туган авыл зиратында җирләнгән. Ә инде ачлык-ялангачлыктан, ә, бәлки, арытабангы җәбер-золымнан курчалау өчендер, безне — кечерәк өч баланы төрле детдомнарга озаттылар. Мине Толбазыга җибәрделәр.
(Ахыры. Башы 1нче биттә).
— Балалар йорты — туган йорт түгел. Балачак күңелегездә нинди эзләр калдырды?
— Заманалар җиңел түгел иде. 30нчы еллар зилзиләләре Бөек Ватан сугышының дәһшәтле елларына тоташты. Әмма шуны ассызыклар идем, ул чакта балалар йортларында тәрбияләнүчеләрнең киләчәге турында кайгыртучанлык зур булды. 1942 елда мине Стәрлетамактагы балалар йортына күчерделәр. Ә инде бер елдан минем өчен детдом тормышы көтелмәгән борылыш алды. 1943 елның апрелендә безнең белән очрашуга эмиссарлар килде. Уфада Кызыл Армиянең хәрби-музыкаль тәрбияләнүчеләр мәктәбе (әлеге вакытта Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге музыкаль мәктәп-гимназиясе) ачыла икән. Шунда укыту өчен талантлы балалар тупларга ниятләгәннәр. Эмиссарлар, музыкаль сәләтемне ачыклап, мине Уфага күчерде. Арытаба укуымны шунда дәвам иттем һәм 1946 елда әлеге мәктәпне “отлично”га тәмамладым. Безне хәрби оркестрларга эшкә тәгаенләделәр. Мине дөньяда тәүге космонавт Юрий Гагарин укыган Чкалов (хәзер Ырынбур) хәрби авиация училищесына җибәрделәр. Һәрхәлдә, күңелем белән музыкага мөкиббән һәм тормышымны аннан башка күз алдына да китерә алмый идем. Бер үк вакытта кичке мәктәпкә укырга кердем. Минем кебек унбиш яшьлек үсмерләр уйнап-көлеп вакыт үткәргәндә зуррак хыяллар белән яна идем. Ничек тә күбрәк укырга, тирән белем алырга тырыштым, хәрби дирижер булу турында хыялландым.
— Шулай да хәрби карьерадан читләшкәнсез түгелме соң?
— Кайчак көтелмәгән хәл-вакыйгалар язмышка үз төзәтмәсен кертә икән. Мин дә егылып кулымны сындырдым. Шушы хәл һөнәри музыка сәнгатенә юлны япты да инде. Уфага кайтып китүдән башка чарам калмады. Республикада “кара алтын” ятышларын үзләштерү колач җәйгән чор. Шуңа нефть институтының технология факультетына укырга кердем. Әмма музыкадан аерылу барыбер күңелгә авыр иде. Шул бушлыкны түгәрәклисем килеп, беренче курста укыганда ук үзем кебек музыкага мөкиббән сабакташларны туплап тынлы оркестр оештырдым. Тромбонда һәм торбада уйный идем. Дүртенче курста укыганда дирижерлык сәләтемне сынап карау өчен институтның үз хорын тупладым. Уку йортындагы бер генә чара да безнең чыгышлардан башка үтми иде. Паркларда, мәдәният йортларында да чыгышлар ясый идек. Ул чор яшьләренә аеруча тормыш активлыгы хас булды. Спорт белән дә актив шөгыльләндек. Мин үзем йөгерү буенча институт һәм республиканың җыелма командасы әгъзасы идем. Һәрхәлдә, бар яклап та үрнәкле булыйк дип тырыштык. Бәлки заманы да иркәләнеп яши торган булмагандыр.
— Гаиләдәге башка туганнарыгызның язмышы ничек булып бетте?
— Күрәсең, әти-әни күңелебезне яхшылык белән генә сугаргандыр. Максатчанлык, рух ныклыгы безгә көч бирде. Бертуганнарның барысы да укып һөнәрле булды. Мисбах абый белән Ләйлә апа балалар йортында директор булып эшләде. Кәнзел абый Курган өлкәсендә контроль-ревизия идарәсе начальнигы урынбасары вазыйфасын башкарды. Мөнирә апа — атказанган укытучы. Садә апа да аның сукмагыннан атлады һәм педагогика өлкәсендәге уңышлары өчен “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнде. Кызганычка каршы, әлеге вакытта икебез генә исән.
— Күпләргә үрнәк булырлык бай эчтәлекле хезмәт юлыгыз кайда һәм ничек башланды?
— Студент чагымда ук үземне куәтле производствода сынап карарга хыяллана идем. Язмышыма теләгәнем чыкты. 1955 елда В. И. Ленин исемендәге нефть эшкәртү заводында технологик корылма инженеры булып эшли башладым. Ә инде берничә елдан мине тагы да җаваплырак вазыйфага үрләттеләр — заводның яңа төзелүче гидрочистарту цехы начальнигы итеп тәгаенләделәр. Цех завод производствосында мөһим роль уйнарга тиеш иде. Ул чакта заводка талантлы оештыручы Дмитрий Варфоломеев җитәкчелек итте. Дмитрий Федорович яшьләргә зур ышаныч белдерә һәм алар хакында хәстәрлекле иде. Моның өчен аңа күпләр рәхмәтле булгандыр, минемчә.
Янә шуны әйтәсем килә, без хезмәт юлын Мортаза Рәхимов белән бер үк заводта һәм бер чорда башладык. Тормыш юлымда андый шәхесләр очравына шатмын. Мортаза Гобәйдулла улы үз биографиясендәге завод чорына аерым ихтирам белән карый дип беләм. Ике ел элек профсоюзларның юбилее уңаеннан үткән тантанада аның белән ихлас очрашуда булдым, истәлекләр яңарттык.
— Ә Стәрлетамакка нинди язмыш җилләре алып килде?
— 1959 елда ул чакта Советлар Союзында төрдәшләре арасында иң зур саналган Стәрлетамак “Каучук” заводын төзү турында карар ителде. Совнархоз аны Бөтенсоюз төзелеше буларак игълан итте. Заводтагы күп яшьләр, шул исәптән мин дә удар төзелештә катнашырга тиеш идек. Хәер, илне шаулаткан андый төзелештә катнашу безнең патриотик рухыбызга бик тә туры килә иде.
Яңа заводның нигез ташыннан башлап проект куәтенә керткәнче эшнең уртасында кайнарга, арытаба өч берләштерелгән цехка җитәкчелек итәргә туры килде, соңрак баш инженер вазыйфасын башкардым.
Ә инде 1964 елда “Каустик” заводы төзелә башлады. Күрәсең, табигатемдә яңалыкка тартылу көчле булгандыр, шунда күчерүләрен сорадым.
— Замандашларыгыз сезне ялкынлы партия җитәкчесе буларак та белә.
— Бар булмышым белән технарь идем. Әле “Каустик” заводына килгәнче үк берничә мәртәбә партия эшенә димләп карадылар. Әмма производствога ныграк тартылдым. Шулай да 1964 елда мәсьәләне катгый куйдылар. Тәүдә “Каустик” заводына партком секретаре, аннары партиянең Стәрлетамак шәһәр комитетына икенче секретарь итеп сайладылар. Шәһәрнең сәнәгать мәсьәләләре минем җаваплылыкта иде. Ә инде 1975 елда Стәрлетамак “Каустик” заводына директор итеп тәгаенләнгәч, мин үз мохитемә кайттым.
— Мәгълүм булуынча, әлеге заводларда эшләү чоры ифрат зур җаваплылык белән беррәттән, Сезгә олы дан да алып килгән — бик күп орденнар белән бүләкләнгәнсез.
— Ул чорда “Каустик” заводы кебек предприятиеләр Советлар Союзында икәү генә иде. Икенчесе Дзержинск шәһәрендә булды. Безнең завод сиксән процент дәрәҗәсендә чит ил корылмалары белән җиһазланган иде. 70нче еллар өчен бу сирәк күренеш булды. Завод сәгать кебек зур төгәллектә эшләде. Илнең химия сәнәгатен үстерүдә аның әһәмияте бүген дә бәһаләп беткесез.
Үз чиратында, ил, республика мәнфәгате өчен фидакарь хезмәтнең бәһасе дә югары булды. Заводның үсеш-күтәрелеш елларында бер мин генә түгел, күп кенә эшчәннәр Хөкүмәтнең югары бүләкләренә лаек булды.
Заводка идарә итү чорында предприятиене дөньяның иң яңа казанышларына нигезләнеп техник һәм технологик яңарту, заманча таләпләр югарылыгында эшчеләрнең квалификациясен күтәрү, аларның социаль якланганлыгын тәэмин итү өчен күп эшләнде. Тәҗрибә уртаклашу максатында дөньяның күп илләрендә булдым.
— Әршәт Сабитович, гомер юлыгызга күз салсак, еллар белән янәшә бер закончалык атлый. Кайда һәм кем генә булып эшләсәгез дә, заманның мөһим төзелешләренә җитәкчелек иткәнсез.
— Төзелеш — тормышның яңарышы ул. Үземнең катнашлыгымда башкарылган төзелешләр бүген дә күңелгә горурлык тойгысы бирә. 1981 елда мине Профсоюзлар өлкә советы рәисе итеп сайладылар. Берничә айдан инде Профсоюзлар өчен аерым бина төзү хәстәрлеге белән йөри башладым. Өлкән буын хәтерлидер, 50нче елларда Уфа электроаппарат заводында янгын чыга һәм бинаның кирпеч стеналары гына торып кала. Шуны яңадан күтәреп, ягъни Киров урамындагы әлеге Профсоюзлар йортын төзү өчен зур көч салдык. Барыбыз да ял саен коммунистик өмәләргә чыга идек. Ал-ял белми эшләдек, төзүчеләр дә эшне тиз тотты. Аның каравы, бу бина бүген дә башкалага ямь бирә, профсоюз хезмәткәрләренә лаеклы эш шартлары тудырылган.
Профсоюзларга җитәкчелек итү чорында бик күп пионер лагерьлары, урыннарда мәдәният йортлары төзетүгә ирештем. Әмма шул күңелне кыра, үзгәртеп кору елларында аларны үз тәгаенләнешендә файдалануга игътибар кимеде.
— Әршәт Сабитович, Сезнең кебек олпат яшьтә вакыйгаларга тарих күзлегеннән чыгып бәя бирү хас. Бигрәк тә заман зилзиләләрен үз башыннан үткәргән шәхескә...
— Адәм баласы үзенең булмышын гомере буе раслый. Эш-гамәлләрендә аның асылы чагыла. Әмма без — җәмгыятьнең бер өлеше. Ә камил җәмгыять буламы икән? Бераз арткарак чигенеп, үткәннәргә күз салсак та, бүгенге социаль-иҗтимагый яшәешне дә камил дип расларга тырышу хата булыр иде. Тормыш шулай корылган, кешелек абына-сөртенә киләчәккә атлый. Әмма ул үз тарихында кара битләрне генә барламыйча, алардан гыйбрәт-сабак алырга һәм киләчәккә оптимистик призма аша карарга тиеш, минемчә. Һәрхәлдә, без иң авыр чакта да дөньяга өмет белән бактык. Һәм моны зур хаклык дип саныйм.
Читайте нас: