-5 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 март 2008, 02:00

Самурайны каты тукмадык

Ахун ага Фәйзуллин 1918 елның 23 февралендә Кыйгы районының Сүрбай авылында дөньяга килгән. Туксан яшен тутырса да, ул үзен яхшы хис итә һәм, начар ишетүен исәпкә алмаганда, сәламәтлегенә һич тә зарланмый. “Соңгы утыз елда бер тапкыр да табибларга мөрәҗәгать итмәдем. Озак яшәвемнең сере — тәмәке тартмавым, эш сөюем һәм 63 ел бергә гомер иткән хатыным Зәкиянең даими кайгыртучанлыгыннан”, — ди Бөек Ватан сугышы ветераны. Ахун бик яшьли әтисез кала. Гражданнар сугышы чорында кызыллар һәм акларның каты бәрелешен күзәтеп торган Иманурның гомерен “адашкан” пуля өзә. Тол калган әнисе Миңнеяфа аны һәм ике сеңлесен берүзе тәрбияләп аякка бастыра.



Өч сыйныф кына белеме булган егетне 1940 елда Кызыл Армия сафларына алалар. Ул Ерак Көнчыгышта җиде ел хезмәт итә. 223нче Чапаев исемендәге укчылар дивизиясе составында Харбинны япон самурайларыннан азат итүдә катнаша. Ул, орден-медальләр тагып, туган ягына 1946 елның ахырында гына кайтып төшә. Кайткач та тыныч хезмәткә чума.
Аның данлы һәм мактаулы хезмәт биографиясе хакында гаилә архивында сакланган бай материаллар сөйли. Алар арасында район башкарма комитетының Рәхмәт хаты да бар. Анда: “Әбдрәзәк МТСы комбайнчысы иптәш А. И. Фәйзуллин 1952 елда 547 гектарда иген урды һәм 5805 центнер ашлык суктырып алды”, диелә. Берничә елдан соң ул хезмәттәге югары күрсәткечләре өчен Башкортстан АССРы Югары Советы Президиумының Мактау кәгазе белән бүләкләнә.
Илленче еллар уртасында Ахун ага туган Сүрбай авылында “Кызыл сабанчы” колхозын җитәкли. Тирә-юньдәге хуҗалыклар эреләтелеп, Киров исемендәге совхоз төзелгәч, тынгысыз Фәйзуллин сөтчелек фермасы мөдире, басучылык бригадасы җитәкчесе вазыйфаларын башкара.
Фронтовик Ахун Иманур улы 1978 елда хаклы ялга чыга. Әмма ул кул кушырып утырмый. Яшәгән йортын яңарта, улларына да үзләренең өйләрен төзергә булыша.
Тормыш юлдашы Зәкия Хилаҗ кызы белән кулга-кул тотынышып, соклангыч гомер кичерәләр. Тугры һәм уңган Зәкия апаның үзенә дә быел 83 яшь тулачак. Бер-берсен аңлашып яшәгәч, ул да картлыкка һич тә бирешмәгән.
Алар биш бала тәрбияләп үстергән. Кызлары Зәйтүнә Баймакта укытучы булган, әле ул да лаеклы ялда, Фәйхүнә Чиләбе өлкәсендә яши, ул — шәфкать туташы, Хәкимҗан — Арслан урта мәктәбендә укытучы, Мансур — шофер, Шәүхәнә — Туймазы шәһәрендә икътисадчы.
Өч ел элек Ахун ага Зәкия апа белән Сүрбайдан Арслан авылындагы улына күченеп килгән. “Олыгаю үзенекен итте. Тереклек итү кыенлашты. Кадерләп үстергән балаларыбызның ата-аналары алдындагы бурычларын кайтарырга вакытлары җитте. Аллага шөкер, хөррияттә яшәтәләр”, — ди ил агасы.


Читайте нас: