+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 март 2008, 02:00

Рухи кыйммәтләр белән таныштырабыз

Башкортстан һәм ЮНЕСКО арасындагы килешүгә ярашлы 26-27 мартта Парижда үтәчәк “Башкортстан Русия белән 450 ел бергә” дип аталган юбилей күргәзмәсен презентацияләүдә Башкортстанның Милли музее да катнашачак. Хезмәттәшлек даирәсен киңәйтүгә һәм республиканың дөнья күләмендәге абруен тагын да күтәрүгә йөз тоткан чара алдыннан без музейның генеральный директоры, Башкортстанның крайны өйрәнү җәмгыяте рәисе, БДПУның тарих кафедрасы музеология секциясе мөдире Гали Фәйзрахман улы ВӘЛИУЛЛИН белән очрашып сөйләштек.


— Гали Фәйзрахманович, Милли музейның кыскача тарихы белән таныштырсагыз иде.
— Ул сирәк очрый торган экспонатларга бай булуы, үзенең тарихы белән җәлеп итеп тора. Сүзне ХIХ гасырдан башлаган хәлдә дә бик күп мәгълүматлар алырга мөмкин. Мәсәлән, тарихи чыганаклар ул чорда музейның Уфа губерна статистика комитеты каршында эшләве һәм бераздан аның губерна музеена әйләнүе турында бәян итә.
Бик күп еллар ул халыкка Башкортстанның тарих-крайны өйрәнү музее сыйфатында хезмәт итә. Ә инде 1991 елда аңа Башкортстанның Милли музее статусы бирелә. Шул статуста ул барлык шартлар да булдырылган иркен бинада өй туйлады. Милли музей бүген 300 меңнән артык экспонат туплаган. Фонд яңарып, даими рәвештә яңадан-яңа тарихи табылдыклар белән тулыланып тора.
Музейның 34 залында тематик күргәзмәләр оештырыла, алар алышынып тора. Аннары үзебезнең күргәзмәләр белән генә дә чикләнмибез, чит төбәкләр белән дә хезмәттәшлек итү юлы белән килүчеләрне башка халыкларның мәдәнияте, тарихы белән таныштырабыз.
Моннан тыш, музей базасында яшь кадрларны әзерләү өстендә дә эшлибез. Бездә оештырылган гыйльми-методик үзәктә узган елда филиаллар өчен 14 музеолог әзерлек үтте.
— Мәгълүм булуынча, республика буйлап шаулап үткән юбилей чараларында Милли музей да актив катнашты.
— Әлбәттә, бу вакыйга безне урап үтмәде генә түгел, без аның эчендә кайнадык. 34 залда берсеннән-берсе мавыктыргыч 44 күргәзмә эшләде. Русия һәм Башкортстан арасындагы финанс мөнәсәбәтләренең үсешен чагылдыручы “Дәвер һәм акча”, “Башкортстан халкының милли мәдәнияте”, тарихи документлар күргәзмәләре зур кызыксыну тудырды.
— Моңа кадәр музей халыкара дәрәҗәдә үткән чараларда катнашканмы? Җирле халыкның тарихын, милли мәдәниятен чагылдырган экспонатлар чит илләргә чыгарылдымы?
— Беренче шундый күргәзмә 1865 елда Парижда үткән. Ул елны Уфа губернасының статистика комитеты каршындагы музейның этнография һәм нумизматика бүлегенең Русия дәүләт музее составында Франциядә көмеш медаль белән бүләкләнүе турында мәгълүматлар сакланган. Чираттагы күргәзмә 1893 елда Чикагода үткән.
Арытабангы дәвер эчендә музеебыз зур үзгәрешләр кичерде. Бәхеткә, республикада рухи кыйммәтләрне, милли-мәдәни һәм тарихи комарткыларны саклауга зур игътибар бүленә. Бу юнәлештәге эшчәнлек хөкүмәтебез тарафыннан һәрдаим яклау таба.
— Парижда үтәчәк күргәзмә өчен нинди экспонатлар сайлап алынды?
— Иң тәүдә башкорт халкының матди мәдәниятенә караган төп экспонатларның берсе — “Ак тирмә”не билгеләп үтәр идем. Мондый тирмәләрдә, нигездә, бай ыру башлыклары яшәгән, хәллерәкләре ак киез белән ябылган бу торакны кадерле кунаклар өчен генә тоткан.
Тагын бер экспонат халыкның борынгы шөгыльләренең берсе — чолыкчылыкка бәйле. Көнбатыш халкын бу уникальлеккә ия тармак белән Башкортстанның умартачылык һәм апитерапия гыйльми-тикшеренү институты галимнәре таныштырачак.
Күргәзмәдә борынгы туку станоклары, төрле төсле паласлар, чигүле сөлгеләр, мамык шәлләр, 16 төр милли киемнәр үрнәкләре, башка борынгы көнкүреш әйберләре тәкъдим ителәчәк.
Мәдәният һәм милли сәясәт министрлыгы халыкның милли мәдәниятенең борынгыдан алып бүгенге көнгә кадәр үсеш баскычларын күрсәтәчәк. Курай, кубыз, кыл-кубыз кебек музыка кораллары аерым бүлеккә керәчәк. “Курай чәчәге” экспозициясе бүгенге яшьләрнең иҗаты белән таныштырачак. Янәшәдә мәгариф, фән, матбугат, яшьләр сәясәте өлкәсендәге казанышларыбызны чагылдыручы экспонатлар урын алачак. Күргәзмәгә килүчеләрне якташларыбыз Рудольф Нуриев, Федор Шаляпин, Вера Тиманова кебек шәхесләрнең тормышыннан киң даирәдә әлегә кадәр билгеле булмаган мәгълүматлар белән танышулар көтә.
Презентация чикләрендә Башкортстанда яшәүче халыкларның телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү тәҗрибәсе буенча “Түгәрәк өстәл” оештыру планлаштырылган. Безнең яктан “Түгәрәк өстәл” утырышында инглиз һәм француз телен белгән тел галимнәре, халыкара мөнәсәбәтләр буенча белгечләрнең катнашуы көтелә.
Мондый дәрәҗәдә оештырылган очрашуларның, танышуларның, фикер алышуларның, һичшиксез, рухи кыйммәтләребезне саклап калып, арытабангы үсешебезгә уңай йогынты ясаячагына өметләребез зур.



Читайте нас: