+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 март 2008, 02:00

Эштәге көндәшлек һәм нәтиҗәлелек

Илдә ун ел элек башланган коммуналь хуҗалык реформасы бүген дә дәвам итә. Ул халыкка күрсәтелүче хезмәтләрнең нәтиҗәлелеген һәм сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән. Салават шәһәрендә, мәсәлән, соңгы ике-өч елда күп фатирлы йортларга идарә итүнең берничә төре гамәлгә ашырыла.Элек шәһәрнең “Бердәм заказчы дирекциясе”нә караган 15 идарәнең (ЖЭУ) бер өлеше хәзер торак милекчеләре ширкәтенә әверелде, фатир хуҗаларының икенче төркеме торак фондына идарә итү юлын сайлады. Тәгаенрәк итеп әйткәндә, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә көндәшлек мөнәсәбәтләре хасыйл булды. Бу яңалыкларның өстенлеген фатир хуҗалары да, предприятие җитәкчеләре дә яхшы белә. Коммуналь реформадагы бу уңай үзгәрешләр Салаватның 8нче торак фондына идарә итү җәмгыяте мисалында аеруча күренә. Биредә барлыгы күп фатирлы 50 торак йорт бар. Алар, башлыча, моннан 30-40 ел элек төзелгән. Биналардагы инженер-техник, коммуналь җиһазлар да искергән. Җылылык челтәрен, су, газ, канализация линияләрен даими рәвештә төзек хәлдә тоту өчен елдан-ел зуррак чыгымнар таләп ителә.


— Без ике ел элек “Бердәм заказчы дирекциясе” кул астында эшли идек. Моңа кадәр реформалар коммуналь уңайлыклар өчен түләүләрнең ел саен артуына гына китерде, — ди җәмгыять директоры Людмила Калинина.
Аның әйтүенчә, хезмәт күрсәтүнең яңа формаларына күчкәч, милек хуҗалары үз йортларын тулысынча үз көчләре белән ремонтлый. Алар өчен хәзер дәүләт субсидиясе дә, бюджет дотациясе дә каралмаган. Барлык төзекләндерү эшләре фәкать фатир өчен түләнә торган акча исәбенә башкарыла.
— Людмила Владимировна, эшне нәрсәдән башладыгыз? — дип кызыксынабыз.
— Үзебездән, үзебезне әзерләүдән башладык, — ди ул. — Иң элек яңача эш итүнең барлык уңай һәм тискәре якларын тикшердек. Шуннан соң озак кына халык арасында аңлату эшләре алып барырга туры килде. Без һәр йортта җыелышлар үткәрдек, фатир хуҗалары белән сөйләшеп, киңәшләшеп, бер карарга килдек.
— Яңача эшләүнең тәүге нәтиҗәләре турында да берничә сүз.
— “Бердәм заказчы дирекциясе” белән берлектә эшләгәндә фатир өчен җыелган акча тулысынча әлеге дирекция фондына китә иде. Без торак йортларны ремонтлау өчен ул муниципаль учреждениедән 2003 елда, мәсәлән, 4 миллион сум, 2004 елда — 7,5, 2005 елда 4,5 миллион сум акча алдык. Ә менә үзебез хуҗа булгач, яңача эшли башлагач, хәл кискен үзгәрде. 2007 елда капиталь һәм агымдагы ремонтка 13,6 миллион, ә гомум алганда, төзекләндерү эшләренә без барлыгы 31,4 миллион сум акча тотындык. Күренүенчә, аерма зур. Дөрес, ел саен мондый зур күләмле эшләр башкарылмаячак. Чөнки безнең хезмәткәрләр һәр эшне булсын дип, җиренә җиткереп башкарырга тырыша. Сыйфатлы итеп ремонт үткәрү үзен аклый, җиһазлар озак хезмәт итә.
Коллектив җитәкчесе буларак, шунысын да әйтәсе килә. Мин, мәсәлән, быелгы язны тыныч каршылаячакмын. Халык шикаять белән килмәячәк. Чөнки торак йортларның берсенең дә түбәсеннән су үтми. Салкын һәм кайнар суның исәбе алына. Бу эш бүген дә дәвам итә. Безнең фатир хуҗалары хәзер коммуналь хезмәт өчен 18-20 процентка азрак түли. Квартал эчләрендәге юлларны төзекләндерүгә дә зур игътибар бирелә, дияр идем.
Төзекләндерү эшләре барышында без хәзер энергия һәм ресурсларны янга калдыручы яңа технологияләргә таянып эш итәбез. Искергән җылылык челтәрләрен яңаларына алмаштырганда пенополиуретан изоляцияле торбалар файдалануны, йортларга арытаба да салкын һәм кайнар суны исәпкә алу приборлары урнаштыруны күз уңында тотабыз.
Җыеп әйткәндә, без халык өчен, фатир хуҗалары канәгать булсын, алар җылы, якты, кайнар һәм салкын суы, башка уңайлыклары булган йортларда шатланып яшәсен өчен тырышабыз. Минемчә, моңа кадәр коммуналь хезмәткә булган караш бөтенләй икенче, канәгатьләнерлек түгел иде. Хәзер халык безнең ишекләрдән элекке кебек кыенсынып керми, теге яки бу төрле ремонт эшләүне үтенеп сорамый. Чөнки алар хәзер хуҗа, ә без аларга хезмәт күрсәтүче, дияргә була.
— Билгеле, ремонт эшләрен яхшы сыйфатлы итеп башкару өчен югары квалификацияле белгечләр таләп ителә торгандыр. Кадрлар проблемасын ничек хәл итәсез?
— Урынлы сорау. Коммуналь хуҗалык өлкәсендә күрсәтелүче һәр төрле хезмәтнең сыйфаты аны кем башкаруга бәйле. Безнең коллективта һәр хезмәткәр үз һөнәрен белеп, җиренә җиткереп башкара. Медальнең икенче ягы да бар. Югары квалификацияле кадрлар элеккечә 5-6 мең сум акчага эшләргә теләми. Аларны илһамлы, мин әйтер идем, иҗади хезмәткә дәртләндерү өчен иң элек яхшы хезмәт хакы түләргә кирәк. Эшчеләребез яхшы хезмәт хакы ала. Шуңа да алар үз эш урынын, үз вазыйфаларын саклау өчен тәүлек әйләнәсенә диярлек тырыша. Мин һәр хезмәткәр турында мактау сүзләре әйтә алам. Мәсәлән, мастер Айрат Каюпов, металл эретеп ябыштыручы Әхәт Ишморатов, бригадир Раил Салихов һәм башкалар — үз һөнәрләренең осталары. күп очракта аларга әйтеп, өйрәтеп торасы да юк. Алар үз эшен биш бармагы кебек белә, һәр заказны намус белән башкара. Шуңа да фатир хуҗалары бер үк эш буенча безне икенче тапкыр борчыганы юк. Әгәр милек хуҗасы идарәгә икенче кабат килә икән, димәк, ул рәхмәт әйтергә килгән дигән сүз.
— Людмила Владимировна, коммуналь хуҗалыктагы реформа, гомум алганда, әле барлык урыннарда да халыкны канәгатьләндерерлек дәрәҗәдә түгел. Ә менә сезнең уңай эш тәҗрибәсен өйрәнергә, сездән үрнәк алырга була. Шул ук вакытта халыкка коммуналь хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшырту, аны арзанайту өчен, сезнеңчә, тагын нәрсәләр эшләргә кирәк?
— Минемчә, иң элек торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә кагылышлы, “акыллы”, барлык халык үтәргә әзер торган, аны хөрмәт иткән закон кирәк. Аннан соң, эштә көндәшлекне арттыру да тармак предприятиеләренең нәтиҗәлелеген үстерүгә булышлык итә. Болай эшләгәндә хезмәт күрсәтүдә чыгымнарга нигезләнгән элекке мөнәсәбәтләр үзгәрә, килеп туган проблемаларны хәл итүнең яңа юллары ачыла. Ә бит милек хуҗалары өчен дә, без — торак йортларга идарә итүчеләргә дә, коммуналь җиһазларның төзек булуы, ә фатир өчен түләүләрнең елдан-ел артмавы, арзан булуы мөһим.
Читайте нас: