+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 март 2008, 02:00

Ватанга мәхәббәт тарихны өйрәнүдән башлана

Соңгы елларда Башкортстан тарихы, аны өйрәнү һәм данлы якташларыбыз турында байтак китаплар, монографияләр, белешмәләр дөнья күрде. Алар арасында күренекле журналист, туган якны өйрәнүче Юрий Узиковның хезмәтләре дә үз укучыларын тапты. Юрий Андреевич үзенең гомерен Башкортстан тарихын, күренекле шәхесләренең тормыш һәм эшчәнлеген өйрәнүгә багышлаган, утыздан артык китап, бик күп мәкаләләр язган кеше.Әңгәмәне башлар алдыннан, “Кызыл таң”ның актив авторларының берсе буларак, гәзит коллективын 90 еллык юбилее белән чын күңелдән котларга рөхсәт итегез. “Кызыл таң”ның әле генә нәшер ителгән энциклопедиясен зур дулкынлану белән кулыма алдым. Анда ничә буын журналистлар, хезмәткәрләр турында шулкадәр күп, тирән эчтәлекле мәгълүмат бирелгән. Бу китапны чыгаруга зур хезмәт салынган.


— Юрий Андреевич, Сез безнең гәзитне кайчан беренче тапкыр кулыгызга алдыгыз?
— “Кызыл таң” турында мин беренче тапкыр Башкортстанга килгәнче үк ишеткән идем. 1958-1962 елларда мин Ленинград Югары партия мәктәбенең журналистика факультетында укыдым. Башкортстаннан Фәйзи Гомәров, Хәмит Сәмихов, Михаил Аленченко, Виктор Объедков, Петр Тряскиннар белән бергә белем алдык. Аларның кайберләре республика матбугатына мәкаләләрен җибәреп тора иде. Беркөнне Фәйзи Гомәров Киров исемендәге опера һәм балет театрында куелган “Шүрәле” спектакле турында “Кызыл таң”да басылган мәкаләсен күрсәтте. Мин аңардан, гәзитнең исеме урысча ничек була, дип сорадым. Аның шундый зур гәзиттә мәкаләләре басылуына бераз көнләшеп тә куйдым.
Әлбәттә, тагын берничә елдан “Кызыл таң”да “Ленин телеграммалары” рубрикасы астында мәкаләләр бастырырмын дигән уй башыма да килмәде. Алгарак китеп шуны да әйтим, шушы мәкаләләр нигезендә “В. И. Ленин кул куйган. Ленинның Башкортстанга юлланган алты телеграммасы эзләре буйлап” дигән китабым 1967 елда дөнья күрде. Таһир Ахунҗановның “җиңел кулы” белән, әле яңа гына эшли башлаган яшь журналист китабының исеме Зур Совет энциклопедиясенең Башкортстан турында тәкъдим ителгән әдәбият исемлегенә кертелде.
— Үзегезнең тәрҗемәи хәлегез белән бераз таныштырып китсәгез иде.
— Мин 1931 елның 28 маенда Архангельск шәһәрендә туганмын. Балалык елларым авылда үтте, анда әнием укытучы булып эшләде. Бөек Ватан сугышы башланды. Ачлык, ялангачлык. Фашистлар Архангельск һәм аның тирә-ягын бомбага тота. Бер бомба ярчыгы мин янымда басып торган ак каенга килеп кадалды. Ул әле булса күз алдымда. Без, балалар, якындагы госпитальдәге яралы яугирләргә бүләкләр әзерли идек. Буш шешәләр дә җыйдык, аларга янучы сыекча тутыралар, ул дошман танкларына каршы куркыныч корал исәпләнде. Шунысы да истә калган: безгә, башлангыч мәктәптә укучыларга, колхоз көн саен бушлай бер стакан сөт бирә иде...
Күрше поселокта җиде сыйныфны тәмамлагач, Архангельск суднолар төзү техникумына укырга кердем. Һәр ир-егет кебек үк мин дә диңгезче булырга хыялландым. Тик диңгез училищесына керә алмадым, укырга керүчеләр арасында иң кыска буйлысы мин идем. Техникумнан соң Калининградта корабльләр төзү заводында эшләдем. Бераздан цехның комсомол оешмасы җитәкчесе, аннары Балтийск район комитеты секретаре итеп сайландым. Берникадәр вакыттан комсомолның Калининград шәһәр комитетының беренче секретаре булдым.
Язмыш шулай булгандыр инде. Мин партия эшен түгел, ә журналистиканы сайладым. Ленинград Югары партия мәктәбен тәмамлаганнан соң, юллама белән Башкортстанга, тормыш иптәшемнең туган ягына кайтып төпләндек.
— Гәзиттә эшләүче журналист ни рәвешле тарихны, туган якны өйрәнүче булып китте соң?
— 1962 елда Уфага килгәнче мин Башкортстан турында аз белә идем. Бирегә килеп урнашкач тарихи һәм билгеле урыннар белән кызыксына башладым. Үзем күргәннәр турында гәзиткә мәкаләләр язам, бу укучыларда кызыксыну уята. Шулай Ленинның ике туганы Анна Ивановна Веретенникованың Иске Бүздәктәге эшчәнлеге турында “Авыл табибәсе” дигән очерк дөнья күрде.
Әле Ленинградта укыган вакытта ук Башкортстанда В. Ленинның йомышчысы яшәвен ишеткән идем. “Ленинец” гәзитендә эшләгәндә Балакатай районының Нөгеш авылына элекке Волынск полкы солдаты Степан Павлович Желтышев янына бардык. Андагы маҗара турында Петр Тряскин язып та чыкты инде. Солдат Желтышев безне бик яхшы каршы алды, табын корды. Белгән-күргәннәрен бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Шул вакыт күрше абзые килеп керде. Безнең бик күп сораулар бирүебез аны шиккә салды. Ул ау мылтыгы төбәп безне “шпионнар” дип авыл Советына алып китте. Желтышев шул очрашу вакытында үзен Ленинградка чакырулары, тик карчыгының берүзен генә озын юлга җибәрергә куркуын әйтте. “Ленинец”ның мөхәррире Ремель Дашкин миңа аны озата барырга рөхсәт итте. Ленинградта безне яхшы кабул иттеләр. “Аврора”ның командиры аның кулын кысты. 1967 елда Степан Желтышев Ленин ордены белән бүләкләнде. Югары бүләкне аңа вертолет белән килеп тапшырдылар. Ул Балакатай районының почетлы колхозчысы булды.
Сәфәр турында “Революциягә сәяхәт” дигән мәкалә яздым. Ленинградның В. И. Ленин музее директоры Петр Никитин китап язган очракта мөхәррире булырга ризалык бирде. 1965 елда “В. И. Ленин белән 60 көн” дигән китап дөнья күрде. Бу китапны яратып кабул иттеләр. Шул ук елны Александр Твардовский җитәкчелек иткән “Новый мир” журналында аны югары бәяләгән мәкалә басылды. Талантлы журналист һәм мөхәррир Ремель Миргазиян улы Дашкинга рәхмәтлемен.
Аннары “В. И. Ленин Уфада”, “В. И. Ленин Башкортстанда”, “Башкортстан хезмәт ияләренең В. И. Ленинга хаты” һәм башка китаплар дөнья күрде, башкорт теленә тәрҗемә ителде.
Ленин темасын ачуда салган хезмәтләрем өчен В. П. Бирюков исемендәге Урал премиясе бирелде.
— Лениниададан тыш Сез бит әле бик күп тарихи, туган якны өйрәнү буенча хезмәтләр дә авторы.
— 1962 елдан “Геолог Башкирии” гәзите мөхәррире булдым, “Ленинец”, “Вечерняя Уфа” гәзитләрендә эшләдем. Тарих, тел һәм әдәбият институтында өлкән фәнни хезмәткәр булдым.
“Планета гвардиячеләре. Коминтернчылар Башкортстанда” дигән китап яздым. Бу китапны алгач легендар Долорес Ибаррури үзе һәм кызы Амая исеменнән рәхмәт белдерде. Бу китапның кайбер бүлекләре Рәис Касыймов тарафыннан тәрҗемә ителеп, “Кызыл таң”да дөнья күрде. Ике-өч тапкыр гәзитнең еллык премиясе лауреаты да булдым.
Драматург Фридрих Вольфның улы, өч дистә ел ГДР разведкасы җитәкчесе булып торган Маркус Вольф белән дә танышу бәхете тиде. Маркус Бөек Ватан сугышы чорында Кушнаренкодагы Коминтерн мәктәбе курсанты була. Безнең республикага М. Вольф 2004 елның июлендә һәм 2006 елның сентябрендә килде. Ул үзенең Кушнаренкодагы укуы турында “Дуслык үлемсез” китабында да яза. Шушы китапны ул автограф белән бүләк итте, мин аны кадерләп саклыйм.
Тарихи-революцион тематикага язылган китапларым өчен 1987 елда Салават Юлаев исемендәге дәүләт, ә “Уфа шәһәренең тарихи комарткылары” әсәре өчен Шаһит Ходайбирдин исемендәге премияләренә лаек булдым. Кайбер китапларым АКШ Конгрессы китапханәсе фондларында саклана.
— Уфа урамнары исемнәренә багышланган соңгы китабыгыз турында бераз сөйләп үтсәгез иде.
— Уфа бай тарихлы шәһәр. Аның һәр урамының, мәйданының үз тарихы бар. Урамнарының күбесенең исемнәре ялкынлы революционерлар, сугыш һәм хезмәт геройлары, язучылар, билгеле шәхесләрнең исемнәре белән бәйле. Мисал өчен Сипайлово бистәсендәге Жуков урамын гына алыйк. 1988 елда мин Яңавыл шәһәрендә командировкада булганда ветераннар, крайны өйрәнүчеләр белән сөйләштем. Алар миңа 1948 елның көзендә Урал округында хәрби өйрәнүләр үтүе турында мәгълүмат бирде. Аның белән җитәкчелек итү өчен хәрби округ командующие, Советлар Союзы маршалы Георгий Константинович Жуков килә. Яңавыл станциясенең җиденче юлында (вокзал һәм элеватор арасында) штаб вагоны тора. Маршал районда бер атна була. Бөек Ватан сугышы ветераннары белән аралаша, аңа ярдәм сорап та мөрәҗәгать итәләр. Ул бер ветеранга йорт салырга ярдәм итә. Маршал хәрби өйрәнүләр үткән авыллар аша машинада уза. Максимовка авылында Галимхан Үлмәсовның яңа гына салган мунчасында юына. Хәрби күнекмәләргә район мәдәният йортында йомгак ясала. Беркөнне вокзал янындагы тимер юлчылар клубына Георгий Жуков килеп керә. Шахмат өстәле янында клуб мөдире Валентин Елагоны күреп, көч сынап карарга тәкъдим итә. Бу уенда кем җиңгәндер, анысы мәгълүм түгел. Шахмат өстәлен крайны өйрәнүче Р. Хәмзин Елагоның туганнарыннан алып музейга тапшыра. Әле бу өстәл Яңавыл тарих-крайны өйрәнү музеенда саклана.
— Узган ел Сезнең иҗат өчен нинди булды һәм киләчәккә планнарыгыз белән уртаклашсагыз иде.
— 2007 ел минем өчен берсүзсез уңышлы булды. Югарыда телгә алынган Уфа урамнарының исемнәренә багышланган китабым дөнья күрде. “Бельские просторы” журналында
“Ф. Шаляпин биографиясенең Уфага кагылышлы битләре” дигән зур очерк, “Кызыл таң”да билгеле язучы Андрей Платоновның Уфада эвакуациядә булуы хакында мәкалә басылды. Узган елда “Башвест” электрон гәзитендә ике йөз ( ә барысы 850дән артык) мәкаләм сайтка куелды. Күптән түгел Вильнюс шәһәреннән Шәриф Манатовның оныгы Әдиләдән, СССРның халык рәссамы Николай Жуковның (ул билгеле шагыйрь Кадыйр Даянның якын дусты иде) кызы Арина Жукова-Полянскаядан рәхмәт хатлары алдым.
Алдагы планнарга килгәндә, язасы әйберләр байтак. Уфа шәһәренең почетлы гражданнары, истәлекле тактаташлар (башкалада алар 250 дән артык) , Башкортстан районнарындагы истәлекле урыннар һәм һәйкәлләр турында язарга иде. Тик яшь үзенекен итә шул, олыгаеп барам.
— Юрий Андреевич, әйтегез әле, архивларда казынырга, кәгазь тузаны йотарга Сезне нәрсә мәҗбүр итә? Документлар туплау, өйрәнү вак, үтә катлаулы, энә белән кое казуга тиң хезмәт бит ул...
— Ватанны сөю — үзең яшәгән төбәкне ярату, аның тарихын өйрәнүдән башлана. Ул китапларда, урам, авыл, шәһәр исемнәрендә, һәйкәлләрдә җанлы булып күз алдына баса. Үзеңнең туган ягыңны тагын да ныграк ярату өчен аның турында күбрәк белергә кирәк. Без, крайны өйрәнүчеләр, тарихчылар эзләнү-табышларыбыз белән кешеләрдә үзенең туган төбәгенә мәхәббәт, аның үткәненә кызыксыну уятабыз. Әкренләп ул кеше үзе дә эзләнә башлый. Шул рәвешле республикабыз тарихы якынрак һәм кадерлерәк була.
Читайте нас: