+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 март 2008, 02:00

“Килешү буенча хәрби хезмәтне сайлыйм”

Хәрби комиссариатлар биналарына беркетелгән шундый язулы баннерларны һәркемнең күргәне бардыр. Алар ил киләчәгенә битараф булмаган егетләрне, махсус килешү төзеп, хәрби хезмәт үтәргә, шул рәвешле Ватанны саклауга, аның оборона сәләтен ныгытуга өлеш кертергә чакыра. Бу гамәлдән хәрби хезмәт үтүче үзенең матди хәлен дә яхшырта ала.



Хәрби хезмәтне килешү буенча кемнәр үтә ала соң? Уфа шәһәренең Киров, Совет, Ленин, Дим районнарының һәм Уфа районының берләшкән хәрби комиссариатыннан алынган мәгълүматлардан күренүенчә, 40 яшьтән узмаган запастагы гражданнар, югары уку йортларын тәмамлаган хәрби хезмәткә чакырылучылар шушы хокукка ия. 30 яшькә кадәрге чит ил гражданнары да килешү төзи ала. Аларның үз дәүләтләрендә хезмәт итү-итмәүләре мөһим түгел. Алдарак телгә алынган хәрби комиссариатта, мәсәлән, солдат, сержант һәм прапорщик вазыйфаларында хезмәт итү өчен килешү төзергә мөмкин. Аның гражданнарны килешү буенча хәрби хезмәткә сайлап алу бүлекчәсе 2004 елдан бирле эшли. Һәм килешү төзеп хәрби хезмәт итәргә теләүчеләр саны елдан-ел арта бара. Биредә ил җитәкчелегенең оборона мәсьәләсенә игътибарны көчәйтүенең йогынтысы зурдыр. Соңгы елларда хәрби шәһәрчекләрнең инфраструктурасы шактый яхшырды, зур күләмдә торак төзелә, гомерләрен Ватанны саклауга багышларга ният итүчеләрнең көнкүрешен кайгырту көчәйде. Аларның хезмәт хакы да даими арттырыла. 2007 елның декабрендә ул 15 процентка, агымдагы елның февралендә 9 процентка үскән. Октябрь аенда янә 9 процентка арту көтелә. Болар белән беррәттән, хезмәт итү чорында читтән торып югары һәм урта махсус белем бирү йортларында уку мөмкинлеге дә бар.
Бүгенге көндә берләшкән хәрби комиссариат гаскәрләрнең барлык төрләренә дә килешү буенча хәрби хезмәт үтү өчен гражданнар сайлап алу буенча эшчәнлек алып бара. Идел буе-Урал хәрби округының хәрби частьлары исә игътибар үзәгенә алынган. Алар арасында Свердловск өлкәсенең Екатеринбург, Югары Пышма, Чиләбе өлкәсенең Чибәркүл, Карабаш, Тюбук шәһәрләрендә нигезләнүче 34нче мотоукчылар дивизиясе, Самара өлкәсенең Рощинский авылында урнашкан 15нче гвардия аерым мотоукчылар бригадасы, Ырынбур өлкәсеТоцкое-2 авылында, Самара өлкәсенең Самара, Чапаевск шәһәрләрендә, Кряж авылында нигезләнүче 27нче мотоукчылар дивизиясе, Пермь краеның Звездный шәһәр тибындагы авылындагы 385нче гвардия артиллерия бригадасы, Башкортстанның Алкино-2 авылындагы 186нчы инженер-сапер бригадасы, Ульяновск, Иваново шәһәрләрендә нигезләнүче Һава десант гаскәрләре дә бар. Хәрби хезмәт үтүчеләргә тулай торакта бүлмә бирелә. Гаиләле гражданнар өчен аерым бүлмәләр каралган. Килешү буенча хезмәт итүче хәрбиләргә ай саен 11200 сум һәм, дәрәҗәгә, хезмәт шартларына һәм стажына карап, күбрәк тә түләнә. Болар белән беррәттән, килешү буенча хезмәт итүчеләр өчен аерым льготалар да булдырылган. Алар арасында түләүсез медицина, ташламалы шифаханә-курорт хезмәтләндерүе, ипотека программаларында катнашу, ташламалы исәпләү буенча 20 ел стаж белән пенсиягә чыгу мөмкинлекләре аерым урынны алып тора. Соңгы пунктка килгәндә, ул түбәндәгедән гыйбарәт: аерым төбәкләрдә хезмәт итүче гражданнарның стажын исәпләгәндә ташламалар системасы файдаланыла. Әйтик, Таҗикстанда 2 ел хезмәт итеп, анда килешү буенча янә алты елга калган гражданин 20 ел хезмәт иткән исәпләнә һәм пенсиягә чыгарга хокуклы. Өстәп шуны да әйтергә кирәк, Русия Федерациясе законнарына ярашлы хәрбиләр һәм аларның гаиләләренең социаль хокуклары һәм гарантияләре тулы күләмдә тәэмин ителә.
Килешү төзеп хәрби хезмәт итәргә теләүчеләр башкаланың Мөбәрәков урамындагы 6/2 санлы йортында урнашкан Уфа шәһәренең Киров, Совет, Ленин, Дим районнары һәм Уфа районының берләшкән хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итә ала. 254-19-12 һәм 254-18-48 телефон номерлары буенча бу турыда өстәмә мәгълүмат алырга мөмкин.


Читайте нас: