Тик тапшырылган документларның яртысыннан азрагы гына теркәү үткән, 40 процентына карата бу эш туктатылган, һәр унынчы объектны теркәүдән баш тарту турында карар чыгарылган. Төп сәбәпләрнең берсе — теркәү вакытына теге яки бу объектны дәүләт яисә башка милеккә беркетү өчен нигезне исбатлау таләп ителә. Еш кына хокук аермачык билгеле булса да, дәүләт теркәвенә тапшырылучы документларга куелган таләпләрне үтәү җиңел түгел. Мәсәлән, күмәк хосусыйлаштыру чорына законда һәр объектны теге яки бу милек төренә аерым норматив акт белән беркетү билгеләнмәгән иде. Хәзер исә теркәүчеләр хосусыйлаштыру планына дәүләт милкендә калган буларак кертелгән объектларның барысының да предприятие милкенә каравын өстәмә раслауны таләп итә, ә расланган хосусыйлаштыру планы һәм дәүләт милке исемлегеннән күчермә нигез буларак кабул ителми.
Федераль теркәү хезмәтенең Башкортстан Баш идарәсе боерыгы белән милек хокукын теркәү өчен таләп ителүче документлар расланган, шуңа карамастан, теркәүчеләр өстәмә документлар сорый. Таләпләрнең төрлелеге Федераль теркәү хезмәте оешмалары белән мөнәсәбәтләрне катлауландыра. Бу аеруча социаль-көнкүреш тәгаенләнешендәге объектларны теркәгәндә сизелә.
Муниципаль дәрәҗәдә милек хокукын теркәү мәсьәләләрендә министрлыкның төбәк оешмалары урындагы үзидарә органнары белән эшли. Алар белән төзелгән килешүләр нигезендә комитетлар милекне исемлеккә кертү турында таныклык алган, муниципаль милек хокукын Федераль теркәү хезмәтендә теркәгән предприятиеләр һәм оешмаларга күзәтчелек итә. 27 мең предприятие, бина, корылма һәм республиканың башка муниципаль милек объектының 3 меңе генә тиешле тәртиптә муниципаль милек хокукын теркәгән.
Төп сәбәп — техник паспортлар, җир биләмәләренең кадастр планнарын эшләтү, шулай ук дәүләт теркәве үтү өчен урындагы бюджеттан акча аз бүленү яисә бөтенләй бүленмәү. Моны хәл итү ысулы бер генә — урындагы бюджеттан бу максатка чыгымнарны планлаштыру. Төбәк органнары җитәкчеләре аларның кирәклеген дәлилли белергә тиеш.
Агымдагы елның тагын бер бурычы — җир биләмәләренә Башкортстан милек хокукын планлы теркәүне төгәлләү. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә куллануда булган урманлы җирләрне Башкортстан милке буларак теркәү 32 районда башкарылырга тиеш. Авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләрне түләүсез хосусыйлаштыру эшен дәвам итәргә кирәк.
1 мартка гомум мәйданы 140 мең гектар булган 1666 җир биләмәсе муниципаль берәмлекләр милке буларак теркәлгән.
Республика Хөкүмәте куйган бурыч — агымдагы елның 1 гыйнварына кадәр бер тапкыр түләүсез җир биләмәсе алу хокукы булганнарга үз өлешләрен тапшыру турындагы карарлар кабул итү, нигездә, үтәлгән. Муниципаль район хакимияте башлыклары кабул иткән карарлар нәтиҗәсендә 348 мең кешегә уртак милек рәвешендә 2,3 миллион гектар авыл хуҗалыгы биләмәләре тапшырылган. Республика Җир кадастр палатасы мәгълүматларына караганда, агымдагы елның 7 мартына 47 районда җир биләмәләрен теркәү өчен халыкка кадастр планнары тапшыру тәмамланган. Шул ук чорга республиканың 40 районында 33 мең кеше гомум мәйданы 226 мең гектар тәшкил иткән җир биләмәләренә хокук теркәгән. Шулай да республика буенча җир биләмәсе алучыларның ун процент чамасы гына аңа хокукын теркәгән. 12 районда әле бу эш башланмаган.
Уртак милектә катнашучыларның барысының да хокуклары теркәлмәү тапшырылган биләмәләрне авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләр әйләнеше турындагы законнарга ярашлы файдалануга комачаулый. Нәтиҗәдә, җир биләмәләрен алардан файдаланучы хуҗалыкларга, инвесторларга тапшыру авырлаша, тоткарлана.
Республикада авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләрне хосусыйлаштыру эше 2010 елның 1 гыйнварына кадәр озайтылган. Тик бу җир биләмәләре алучыларның хокукларын теркәү эшен туктатуга нигез бирми, киресенчә, эшләрне кыска вакыт эчендә төгәлләргә кирәк. Урыннарда үтәчәк җыелышларда уртак милек рәвешендә җир пайлары алганнар бу биләмәләрне авыл хуҗалыгы оешмасына яисә крестьян (фермер) хуҗалыгына вакытлыча файдалануга (бер елга кадәр) тапшыру турында карар кабул ителергә һәм тиешле килешү төзелергә тиеш.