+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 апрель 2008, 03:00

Клубларга йозак эленә

Яңа Аткүл — Калтасы районындагы татар авылларының берсе. Табигатьнең искиткеч матур почмагына сыенган авыл кайчандыр гөрләп торган: сигезьеллык мәктәп эшләгән, күрше авыллардан килеп укыган балалар интернатта яшәгән. Бар кирәк-яраклары булган кибет халыкның ихтыяҗын канәгатьләндергән. Бәйрәмнәрдә халык клубка җыелган, һәр кызыл датаны концерт, спектакльләр белән билгеләп, биредә бик күңелле яшәгәннәр. Заманында Яңа Аткүлгә кичен күрше авыл яшьләре дә җыелган. Авылда шулай ук зур гына ферма, ат сарае, машина-трактор остаханәсе булган. Тик болар барысы да үткәндә. Яңа Аткүл бүген бетеп барган авыллар исәбендә.


Авыл урамында ник бер адәм заты булсын. Монда тормыш бөтенләй туктап калган кебек. Бары тик сирәк-мирәк шыгырдап куйган ишекләр, тәрәзәләр аша күренгән гөлләрдән генә авылда тормыш дәвам иткәнлеге аңлашыла.
— Бетте инде авыл, йортларның яртысында кеше яшәми, балакаем. Шәһәрдә кешеләр тулай торакларда интегеп ята, ә бездә ялан кебек өйләр буш тора. Нишләсен инде яшьләр биредә, аларга ни эш юк, ни башка шартлар. Мәктәпне яптылар, кибет юк, фермалар бетте, карап торган бер клуб бар иде, кемгә зыяны тигәндер инде, анысын да сүтеп алып киттеләр, — дип беренче кергән йортта ук олы гына апа зарларын сөйләргә ашыкты.
— Ә нигә сүттеләр соң, иске идемени?
— Иске булса да, чыдамаслык та түгел иде. Булат Хөснимәрданов мөдир булып эшләде, ул идәннәрен дә яңарткан иде. Бәйрәмнәрдә шунда җыела торган идек. Яңа клуб вәгъдә иттеләр дә, шул көе онытылды, — ди апа.
Һәрбер өйгә кергән саен клуб турында яңа мәгълүмат бирәләр: имеш, клуб документларда инде күптән төзелеп беткән, аның өчен акча алып ятучылар да бар икән. Узган көз Уфадан тикшерүчеләр килгәч, тиз генә алгы як бүрәнәләрен өеп куйганнар, янәсе, эш бара... Узган елның көзендә авылга керергә юл булмыйча, тәгаенләнгән вакытта шәҗәрә бәйрәмен дә үткәрә алмауларын, авылда клуб булмагач, бәйрәмне Риф Саматовлар йортында үткәрүләрен дә җиткерми калмадылар.
— Шәҗәрә бәйрәме — бөтен авыл бәйрәме. Ә ул аерым кешеләр өчен генә үткәрелгән сыман булды. Риф Саматов авылның хөрмәтле кешесе, әмма аның өенә кем генә сыя инде, анда күбрәк шул районнан килгән кешеләр кереп тулды да, авыл халкы читтәрәк калды, — дип үпкә дә белдереп алдылар.
...Авыл урамы төшкә таба бераз “җанланды”: урамга берничә җиңел машина кереп батты, аларны этеп чыгарырга ирләр чыкты.
— Гомер буе шулай: кышын авыл урамнарын көрт сыра, язлы-көзле баткактан үтәрлек түгел. Сайлауларга юлны ачарлармы дип көтеп торган идек тә, ачмадылар. Авылда, нигездә, олы яшьтәге кешеләр яши, йөрүе бигрәк авыр. Берәрсенең хәле начарланса яки ут-күз булса, Алла сакласын, авылың белән янып үләрсең, машина-фәлән керерлек тә түгел, — дип уфтанышты алар.
Мин, ниһаять, клуб урынына килеп җитәм. Клуб дигәнем ишексез-тәрәзәсез бура булып чыкты.
— Аның бүрәнәләрен ташып бетерделәр инде, исерекләр сатып эчте. Хуҗасыз мал кемгә кирәк? Авыл Советы сүтүен сүттерде дә, төзү турында хәстәрлек күрмәде. Чүп-чарын гына да җыештырмадылар хәтта, сүтелгән такталары таралып ята. Бала-чага гел шунда уйный, тутыккан кадакка басмасын, дип кот алынып тора, — диеште авыл халкы.
— Авылда тыл һәм хезмәт ветераннары яши, гомерләрен Туган илгә хезмәттә үткәргән шул кешеләрнең бүгенге көнкүрешләре өчен йөрәк әрни. Авыл әкренләп юкка чыга. Кәгазьдә инде авыл урамнарын ничә тапкыр “комташ белән күтәрделәр”. Чынбарлыкта исә барысы да элеккечә кала бирә. Юл, кибет, клуб — безгә беренче чиратта кирәк объектлар, — диде авылның хезмәт ветераны Нәгыйм Мөхәммәтов.
— Юл булмаганлыгы бигрәк авыр, — дип сүзгә кушылды аның күршесе Зинфира ханым. Аның беренче сыйныфта укучы баласын район үзәге Калтасыдан алып кайтып барышы иде. — Иртән Нефтекама — Калтасы рейсына чыгып, автобус белән мәктәпкә илтеп куям, аннары кире кайтам, тагы барып алам — шулай көн үтә. Дүртәр тапкыр район үзәгенә йөрү кесәгә суга. Күрше Түбән Качмаш авылына гына йөртер идем, анда марилар яшәгәнлектән, күбрәк мари телендә аралашалар, безнең бала аңламый. Аткүллеләрнең барысы да диярлек район үзәгенә йөреп укый. Балалар бакчасы да юк авылда, бакчага да шулай Калтасыга йөртәбез сабыйларны. Яшьләрне авылда калырга үгетлиләр дә ул, бернинди шартлар да булмагач, нишләсен инде алар авылда, эш юк, юл юк, җыелырга, аралашырга клубы да юк хәтта.
Яшьләр аз булса да, авылда мәктәп яшендәге 13 бала бар диделәр. Аларның көн саен шулай интегеп белем артыннан чакрымнар үтүе батырлыкка тиң. Район җитәкчелегенең монда эше дә юк кебек, ә бит зур трассага чыккан балалар белән ни генә булмас?
Авыл елга аша салынган күпер белән икегә бүленгән. Нәгыйм абыйларга кадәр әле атлап барып булса, алардан соң юл бөтенләй юк.
— Нәгыйм абыйның әнисен җирләгәнгә ел тулды, шәһәрдән балалар кайтыр дип, юлны кардан көрәк белән чистартты. Көне буе көрәдек. Мин ярый инде яшь кеше, ул бит җитмешкә җитеп бара. Авылларның шундый көнгә калуы үкенечле. Халык, кесәсеннән акча түләп, трактор кертә, — ди Зинфира ханым.
Авыл кешесе, бигрәк тә балалар, болай да күп нәрсәдән мәхрүм, шәһәрләрдәге кебек спорт сарайлары, сәнгать һәм музыка мәктәпләре юк авылларда. Шунлыктан, кайбер сәләтләр ачылмый да кала торгандыр. Әмма булганыннан файдаланырга да мөмкин бит. Яңа Аткүл авыл клубында да кайчандыр музей эшләгән, тематик кичәләр оештырылган, концертлар әзерләнгән, димәк, балалар кечкенәдән сәхнәгә, сәнгатькә җәлеп ителгән. Кайбер кечкенә авылларда әле дә клуб эшчәнлеге сүнмәгән, анда төрле түгәрәкләр эшли, авылда концерт-спектакльләр куела. Боларның барысы да оештыручыдан, район мәдәният бүлегенең ничек эшләвеннән тора. Сүз дә юк, район үзәгендә чаралар үткәрелә торгандыр, әмма нигә авылларда клублар эшләми? Шул ук Түбән Качмаш авыл Советы биләмәсенә караган сигез авылның берсендә дә клуб юк, димәк, бу авылларның язмышы берәүне дә борчымый. Балалар мәдәнияттән, халкыбызның гореф-гадәтләре, йолаларыннан ерак булып үсә. Әйе, клуб юклыгы бер карасаң, әллә ни зур проблема да түгел кебек. Юл, мәктәп кебек аннан мөһимрәк нәрсәләр дә бар. Әмма клуб — ул күңел ачу урыны гына түгел. Биредә халык аралаша, мәдәни тәрбия дә шуннан башлана. Яңа Аткүлдә бүгенге көндә җыелышлар үткәрер урын да юк, авыл халкы күпме ара үтеп Түбән Качмашка йөрергә мәҗбүр.
— Яңа Аткүл — пенсионерлар авылы бит ул, анда кемгә клуб кирәккән? — дип каршы алды мине авыл Советы биләмәсе башлыгы Филипп Петряев. — Клуб дияр җире юк иде инде аның, балалар уйный да исерекләр җыела иде. Шуңа сүттек. Яңасын төзергә финанс җитми. Узган көз Мәдәният һәм милли сәясәт министрлыгына да хат белән мөрәҗәгать иткән идек, килеп карап та киттеләр, әлегә җавап юк. Бәлки, алар аша клубны тергезеп булыр. Ә акча алып ятулары турында шуны әйтә алам: клубны без 2006 елда сүттек, ел азагына кадәр мәдәният бүлегендә ул чыннан да эшләгән клуб булып исәптә торды. Мөдир һәм җыештыручы штаты өчен каралган хезмәт хакын клубны сүтүдә катнашкан эшчеләргә түләдек, 2007 елдан финанслау туктатылды, — дип аңлатты хәлне Филипп Тимофеевич. — Мин үзем клуб урынына мәчет салыргамы, дип тә уйлыйм, тик авыл халкы белән бу темага сөйләшкән юк. Гомумән, төзелешләр турында сүз алып бару хәзер авыр, әле менә Түбән Качмаш клубын да комиссия ябарга дигән мөһер сугып китте, монысы да җимерек хәлдә.
“Яңа Аткүл авылыннан күпме җитәкчеләр чыккан, вакытында юл салу хәстәрлеген дә күрмәгәннәр”, — дип авыл Советының эшсезлегендә башкаларны гаепләп куйды.
Район мәдәният бүлеге начальнигы Зелина Шәмсетдинова белән әлеге темага сөйләшү булмады, ничә шалтыратсам да, аның эш белән чыгып киткән вакытына туры килдем. Ә район хакимияте башлыгы Алексей Косолапов исә мондый “вак мәсьәлә” белән борчыган журналистка игътибар бүлүне кирәк дип тапмады.
...Авыл Советына караган авылларда барлыгы 1350 кеше яши. Түбән Качмаш клубын да япсалар, авыл Советында бер генә клуб та калмаячак. Ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын тергезү, авылларны саклап калу турында сүз алып барганда Калтасыда клубларның ябылуын, авылларның мәдәни яктан сукыр калуын ничек аңларга?
Читайте нас: