+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 апрель 2008, 03:00

Заманча эшлиләр дә, яшиләр дә

Туймазы шәһәре янындагы Илчембәт авылында фермерлык һәм эшкуарлык хәрәкәте 90нчы елларда ук яхшы үсеш алган иде. Хәзер инде булдыклы, заман сулышын тоеп яшәгән кешеләр өчен тагын да киңрәк мөмкинлекләр ачылган.— Бүген безнең авыл Советы биләмәсендә генә 18 крестьян-фермер хуҗалыгы эшли. Алар ябык һәм ачык грунтта яшелчә үстерәләр. Теплицаларның мәйданы гына да 38 гектарга җитә. Фермерлардан тыш күп шәхси хуҗалыклар да яшелчәчелек белән уңышлы шөгыльләнә, — дип сөйли урындагы хакимият башлыгы Илгизә Нигъмәтуллина.Авылда булганда без заманча яшәргә өйрәнгән үрнәкле гаиләләрнең берсе — Гөлнара һәм Илһам Нуретдиновлар белән таныштык. Алар 1995 елдан бирле җирдә үзаллы хуҗалык итә икән. Тәүдә эшләп тапкан акчаларын җитештерү базасын үстерүгә тотынганнар, соңыннан гына ике катлы матур йорт салып кергәннәр.


Илһам үзе шушы Илчембәт авылында туып-үскән егет. Октябрьский нефть техникумында төп һөнәри белем алган, 6 ел Себернең нефть промыселларында бораулаучы булып эшләгән.
— Гөлнара белән чәчне чәчкә бәйләгәч, авылда дөнья көтәргә булдык, — ди Илһам. — 2006 елга кадәр әнием белән бергә яшәдек. Ул гомер буе укытучы булып эшләгән, авылда аң-белем тараткан кеше. Дөньябызны корганда аның ярдәме нык тиде. Бәләкәй чакларында безнең балаларны да ул карашты.
Иске Туймазыдан даннары районнан читкә дә киң таралган Латыйповлар киң билгеле. Аларның иң кече туганнары Таһир белән без якын дуслар идек. Мин Себердә эшләгәндә үк: “Кайт туган авылыңа, тотын теплица хуҗалыгын коруга”, — ди торган иде. Тәвәккәлләдек тә гаиләбез белән без дә шушы шөгыльгә тотынырга булдык. Башлап җибәргәндә дустым Таһир ярдәм кулын сузды, теплицасын да ул салышты, ябык грунтта яшелчә үстерү серләрен дә ул өйрәтте, ашламасын, үсентеләрен дә бирде. Шуннан үзебез дә бу эшкә күнегеп киттек. 15 сутый теплицадан башлаган идек, әкренләп аны киңәйтә бардык. Хәзер безнең хуҗалыкта ябык грунтның мәйданы 1 гектарга якын.
Әлбәттә, җирдә эшли белгән кешегә яшелчә үстереп сату яхшы табыш китерә. Хакимият башлыгы әйтмешли, җиң сызганып, җиргә ябышып эшләгән Нуретдиновлар ел саен мул уңыш үстереп ала. Яз үсентеләрне күчереп утыртканнан соң теплица хуҗалары, гадәттә, арендаторларны ярдәмгә чакыралар. Килешүдә язылганча, җыеп алынган уңышның 20 проценты аларга бирелә.
— Газга бәяләр күтәрелү теплица хуҗалыгының рентабельлелеген бераз киметте, — ди Илһам Мисбах улы. — Бүген 1 кубометрына 2 сум түлибез. Ә елына 120 мең кубометр зәңгәр ягулык тотынабыз. Өстәвенә, “Башкиргаз” җәмгыяте быелдан газны файдалануга ныклы лимит куйды. Әгәр без шушы норманы арттырсак яки ягулыкны билгеләнгән күләмдә яндырмасак, газның хакы өч тапкырга кыйммәтләнә, аның бер кубометры 6 сум килеп чыга. Шуңа куелган лимиттан чыкмаска, килешү шартларын төгәл үтәргә тырышасың инде. Газ өчен без, гадәттә, бер ай алдан түләп барабыз.
Элек Нуретдиновлар үзләренең әйләнештә йөргән капиталлары белән чикләнгәннәр. Былтыр исә “Агросәнәгать комплексын үстерү” гомумдәүләт проекты биргән мөмкинлекне файдаланып, “Россельхозбанк” аша ташламалы 300 мең сум кредит алганнар.
— Бу безнең өчен бик тә отышлы, — ди Илһам. — Банк 13 процент ставка куйган булса, шуның 10 процентын федераль бюджет каплый. Тагын да хөкүмәтнең шушы финанс ярдәме белән файдаланып калырга ният юк түгел. Банкта безнең түләүгә сәләтле икәнлегебезне яхшы беләләр. Хәзер безнеке ише шәхси товарлыклы хуҗалыкларга 700 мең сумга кадәр льготалы кредит алырга була.
— Без узган елда ачык грунтта да яшелчә үстердек, — дип әңгәмәгә Гөлнара кушыла. — 30 тонна кәбестә саттык. Шунысы әйбәт, без үстергән витаминлы продукциягә — яшел суган, кыяр, помидор, кәбестәгә сорау яхшы. Уңыш җыю чорында күмәртәләп сату итүчеләргә аны көнаралаш җибәреп торабыз. Җир бирсәләр, ачык грунтта үстерелгән яшелчә культураларының мәйданын тагын да киңәйтергә уйлыйбыз.
Гөлнара Уфада кооператив техникумын тәмамлаган. Әмма сәүдә итү юлын сайламаган, авылда яшәүне һәм җирдә эшләүне хуп күргән. Теплица хуҗалыгы белән идарә итүдә ул исәп-хисап эшләрен, продукция реализацияләү буенча хәстәрлекләрне үз иңенә алган.
— Мин заманында хосусый эшкуар булып та карадым. Ике яңа “КамАЗ”ым бар иде. Ләкин эшкуарлыкка күңелем ятмады. Җирдә үзаллы хуҗалык итү, үзең үстергән продукцияне сату яхшырак. Акчасы да күбрәк чыга. Җирдә эшләргә, теплицада бил бөгәргә иренмәсәң, бүген авылда матур дөнья көтәргә була. Әле менә яшелчә саклагыч төзү планы белән янып йөрим. Яхшырак яшим дисәң, крестьян өчен юлы бер — җир кадерен белергә, хәләл малны үз көчеңне түгеп таба белергә кирәк, — ди заманча яшәргә һәм эшләргә өйрәнгән Илһам Нуретдинов.
Читайте нас: