+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 апрель 2008, 03:00

Язмышларны узар чара булган

Тарих эзләнүләр һәм хаталар, югалтулар һәм табышлар белән языла. Бүген хаклы икәнлегенә ышанган нәрсәң иртәгә ни рәвешле булырын зирәк акыллы кешеләр дә гел генә әйтә алмас.1948 елның 3 апрелендә Америка Кушма Штатлары конгрессы “Маршалл планы” дип аталган программа кабул итә. Тарих фәне буенча һәр мәктәп укучысына таныш булса да, алтмыш елдан соң ул программаны бар иткән сәяси, икътисади һәм социаль шартлар, Европа илләре генә түгел, бөтендөнья өчен нәтиҗәләре, хәтта бүгенге халыкара мөнәсәбәтләргә йогынтысы турында хәтер яңартып алуны кирәк дип санадык.



Моның өчен бөтен дөньяны тетрәткән хәлләргә әйләнеп кайтыйк. Гитлер Германиясе һәм аның куштаннары союздаш дәүләтләр куәте алдында тезләнде. Җиңүчеләр тантана итсә дә, фашизм коллыгыннан азатлык алган илләр куанса да, сугыштан соңгы сәяси-икътисади хәлләр гаять катлаулы иде. Советлар Союзы сугыш ахырына ифрат зур хәрби куәткә ия булса да, ул икътисади җәһәттән бөлгән, халыкның тормышы бик авыр, ил тоташ җимерелгән, көчендәге миллионнарча кеше һәлак булган иде. Америка Кушма Штатлары исә, дөнья сугышында актив катнашса да, хәрби заказлар ярдәмендә икътисадын ныгытты, технологик яктан башкалардан алга китте.
Шул ук вакытта, 1943 елгы Тегеран һәм 1945 елгы Ялта һәм Потсдам килешүләренә карамастан, кичәге союздашлар арасында дөньяга өстенлекле йогынтыга ия булу, үз ихтыярын башка дәүләтләргә көчләп тагу, тышкы сәяси стратегиясен тоткарлыксыз гамәлләштерүгә шартлар тудыру өчен көрәш кискенләшә. Бөек Британия премьер-министры У.Черчилльнең Фултон шәһәрендәге чыгышыннан соң дөньяның бүлгәләнүе гамәли төс алса да, әлегә “салкын сугыш” турында сүз бармый. Әмма Маршалл планы Европаны ике сәяси системага бүлүне һәм ике яктагы дәүләтләр арасындагы антагонистик капма-каршылыкларның көчәюен тизләтте.
АКШның дәүләт секретаре Джордж Маршалл Европаны аякка бастыру программасын 1947 елның 5 июнендә Гарвард университетында сөйләгән кыска гына чыгышында ачып салган. Европа икътисадын сугыш кына түгел, бәлки тулысынча хәрби ихтыяҗларга эшләтү дә структура җәһәтеннән җимергән. Куллану товарлары юк, халык ач, миллионнарча кеше йорт-җирсез. Өстәвенә, ул елларда кыш та салкын килгән. Юл-транспорт бәйләнеше өзелгән.
Дөрес, Англия белән Франция сугыштан соң, колонияләренә таянып, тәүдә үз илләрендә, арытаба тоташ Европада икътисадны тиз үк тергезә алыр дигән өмет булган, ләкин ул акланып җитмәгән. Шул ук вакытта Европа илләренә икътисади һәм финанс ярдәме күрсәтү фикере элегрәк АКШ армиясенең берләштерелгән штабы начальнигы булган генерал Маршалл башына гына килмәгән икән. Беренче Бөтендөнья сугышында Германия җиңелгәннән соң, анда революция күтәрелгәч тә, шушы социаль тетрәнүләр кабатланмасын өчен, АКШ 20нче елларда ук Европага инвестицияләрне көчәйткән, заёмнар биргән, Америка банклары белән уртак проектлар оештырган. Маршалл беренче Бөтендөнья сугышыннан соң Америка халкындагы җиңү эйфориясенең илне изоляцияләүгә китерүен һәм америкалыларның сугыштан соңгы Европа эшләренә тыгылырга теләмәвенең нацизмның барлыкка килүенә һәм яңа дөнья сугышы кабынуга булышлык итүен хәтердә тоткан. 1943 елда ук генерал АКШ кораллы көчләрен акрынлап демобилизацияләү һәм үзгәртеп кору планын эшләгән. Һәм сугыш беткәч үк халык алдындагы чыгышларында булачак сәясмән һәм дәүләт эшлеклесе ялгыз калуның Америка өчен үлемечле булуын һәм илнең сугыштан соңгы Европаны үстерү өчен тарихи җаваплылык тоярга тиешлеген әйтә килгән. Ниһаять, АКШ хөкүмәте дә беренче Бөтендөнья сугышыннан соң җибәрелгән хаталарны кабатлау ярамаганлыгын аңлаган.
АКШ өчен Европадагы хәлләрнең әһәмияте нидән гыйбарәт? Беренчедән, Америка һәм Европа икътисадлары бер-берсе белән бәйле булганлыктан, АКШ өчен Европа базары, Европа сәнәгате һәм алар белән бергәләп эшләү мөһим. Икенчедән, Европа илләрендәге хәерчелек һәм җимереклек демократик сәяси корылышның социаль-икътисади нигезләрен какшата һәм коммунистик демагогия ягына этәрә. К. Маркс әйткәнчә, коммунизм һичкайчан да нык үсешкән капиталистик җәмгыятьләрдә тантана итә алмый. Ул фәкать көчсез, үсешкән капитализмга барып җитмәгән һәм сугыш нәтиҗәсендә социаль юнәлешен югалткан, тетрәнү кичергән җәмгыятьләрдә җиңә. Европадагы сугыштан соңгы илләр нәкъ шундый хәлдә иде.
Маршалл планы вакыйгалар шул җирлектә үсмәсен, Европа илләре икътисадын тергезүгә башлангыч булсын өчен игълан ителгән. Икътисади аякка бастыру программасы Европа илләре икътисадын терелтү һәм демократик учреждениеләр яшәп китәрлек һәм чәчкә атарлык шартлар булдыру, шулай ук хәерчелек, эшсезлек һәм социаль җимереклек сайлаучыларны коммунистик фиркаләр ягына аудармасын өчен киртә кую максатын тоткан. Джордж Маршаллның Гарвардта сөйләгән чыгышында ул максат шулай яңгырый: “Кушма Штатлар дөньяга нормаль икътисади сәламәтлек кайтару өчен хәлдән килгән кадәр эш башкарырга тиеш, шунсыз сәяси тотрыклылык та, ныклы тынычлык та юк. Безнең сәясәт нинди дә булса илгә каршы түгел, бәлки еракка, фәкыйрьлеккә, өметсезлеккә һәм буталчыклыкка каршы юнәлтелгән. Тергезүдә булышлык итәргә теләге булган һәр хөкүмәт Кушма Штатлар ягыннан тулысынча хезмәттәшлек табачак”.
Шушы ук вакытта СССРның ул чактагы сәяси җитәкчесенең нинди позиция алуы турында яңадан сүз куертмыйк. Сталин, Молотов Маршалл программасында катнашлык итүдән катгый баш тарткан. Бу очракта идеология икътисади зарурлыктан һәм гади халыкның ихтыяҗларыннан өстенгә чыккан. Европаны тергезүдә хәлиткеч роль уйнаган ике буын сәясмәннәрнең инануынча, Кушма Штатларның юмарт ярдәме булмаса, коммунистик режимнар Прагада, Бухарестта гына түгел, бәлки Римда, хәтта Парижда да властьны кулга алуы ихтимал иде. Шуңа Маршалл планы ярдәмендә Европаны тотрыкландыруны Сталин, коммунизмга сугыш игълан итү, дип бәяләгән. Чыннан да, Маршалл планы коммунистик хакимлеккә генә куркыныч булган, аның социалистик идеяләр өчен хәвефе юк. Чөнки, Европа дәүләтләре үз илләрен аякка бастыру программасын үзләре эшләгән. Образлы итеп әйткәндә, Маршалл кешеләрнең авызы һәм корсагы өчен генә түгел, ә йөрәге һәм акылы өчен көрәш алып барган.
АКШ Европаның сугышта җимерелгән илләренә аннан алда да ярдәм күрсәтә килгән. 1945-1947 елларда бу ярдәм күләме, лендлиз рәвешендә 9 миллиард доллар чамасы тәшкил иткән. АКШтан СССР да заём сораган. Трумэн хакимияте Көнчыгыш Европадагы СССР кулындагы илләр икътисадларының ачык булуы, СССР тарафыннан сәүдәнең гомум принципларын кабул итү, Советлар Союзының Бөтендөнья банкында һәм халыкара валюта фондында катнашуы шартларында 1 миллиард доллар заём тәкъдим иткән. СССР исә бу шартларга риза булмаган.
Маршалл планы буенча Европа илләренә 13,3 миллиард доллар ярдәм килгән. Ул АКШның тулай милли продуктының 5,4 процентын тәшкил иткән. Хәзерге хакларда ул 1 триллион доллар чамасына барып баса. Ярдәмнең төп өлеше кире кайтарылмый, аз гынасы заём рәвешендә була. Әмма монда һичнинди хәйриялек юк, чөнки ул акчага АКШтан азык-төлек, сәнәгать продуктлары, чимал, җиһазлар озатыла. Моннан тыш, Европага технологик һәм эксперт ярдәме дә күрсәтелә.
Белгечләр Маршалл планын бик уңышлы проект дип исәпли. Ул тормышка ашырылган чорда Көнбатыш Европа илләрендә тулай милли продуктның үсеше 15-25 процент тәшкил иткән. Шушы план нәтиҗәсендә Көнбатыш Европада машиналар эшләү, химия, корыч эретү һәм башка тармаклар нәтиҗәле тергезелгән һәм халыкның тормышы яхшырган. 1949 елда Президент Трумэн Маршалл планын дөньяның башка тарафларындагы начар үсешкән илләргә дә тараткан. Бу план Европа илләренең 1975 елга кадәрге икътисади үсүен тәэмин иткән. Европада эчке тулай продукт 32,5 процентка артып, 1947 елдагы 119 миллиардтан 1951 елда 159 миллиард долларга җиткән. Сәнәгать җитештерүе сугышка кадәрге белән чагыштырганда 40 процентка, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү 11 процентка арткан. 1953 елга Европада сәүдә күләме 40 процентка күтәрелгән. Аналитиклар фикеренчә, Маршалл планы хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү, икътисади үсешне дәртләндерү, сәүдәне үстерү максатына ирешкән. Ул программада катнашкан илләрдәге тормыш дәрәҗәсен күтәргән, икътисади, социаль һәм сәяси структураларны ныгыткан.
Ярдәмне төрле күләмдә Көнбатыш Германия, Австрия, Бельгия, Люксембург, Дания, Франция, Греция, Исландия, Ирландия, Италия, Нидерланд, Норвегия, Португалия, Швеция, Швейцария, Төркия һәм Англия алган. Социалистик илләр дип аталган блокка кергән дәүләтләр, күрәсез, исемлектә юк. Планны гамәлгә ашыру турында 1947 елның 12 июлендә Парижда үткән киңәшмәгә СССР һәм Көнчыгыш Европа дәүләтләре дә чакырылган, әмма Сталин, Америка инициативасын социалистик корылыш өчен куркынычлы санап, үз кулы астындагы илләргә анда катнашуны тыйган.
Маршалл планы буенча ярдәм рәсми рәвештә 1951 елның ахырында тәмамланган. Әмма хезмәттәшлек дәвам иткән. СССР җитәкчелегендә социалистик илләр икътисадларын бер-берсенә бәйләү максатында үзара икътисади ярдәм советы (СЭВ) оештырылган. Европаны аякка бастырудан тыш, Маршалл планы нигезендә Шуман планы туган, ул, үз чиратында, Евроатомны булдыруга, арытаба — күмер һәм корыч берлегенә, гомум базарга китергән. Бүгенге Европа берлеге әнә шулардан калган һәм бүгенге рәвешен алган җәмгыять инде.
Бернәрсә дә юктан бар булмый. Һәр хәл-вакыйганың чыганагы, максаты һәм нәтиҗәсе бар.
Читайте нас: