+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 апрель 2008, 03:00

Космонавт ярдәме

Салават шәһәрендә яшәүче биш бала анасы Рәшидә Мөхәммәтовага заманында Валентина Терешкова фатир алуда ярдәм иткәнРәшидә Мигъдәт кызы Ишембай районының Бикчән авылында туган. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 4 яшь була. Кыз әтисенең фронтка киткәндә күкрәгенә кысып кочаклаганын, аркасындагы капчыктан юлга дип әзерләнгән бәрәңгеләрнең берсен алып биргәнен генә хәтерли. Әтиләре шул китүдән кабат әйләнеп кайтмый, сугыш кырында батырларча һәлак була.


Рәшидә туган авылында башлангыч мәктәпне “дүртле” һәм “бишле” билгеләренә тәмамлый. Аның белемгә булган әвәслеген күреп, укытучылар: “Сиңа укуны дәвам итәргә кирәк”, ди. Иң якын урта мәктәп ун чакрым ераклыктагы Сайранда. Шуңа карамастан, ике авылдашы белән сентябрь башында Рәшидә Сайранга йөри башлый. Тик укуын ташларга мәҗбүр була. Ачлык-ялангачлык, кышның күз ачкысыз бураннары, үзәккә үткән салкын җилләре моңа сәбәпче була. Өстә бер кат киндер күлмәк һәм юка бишмәт, аякларда юеш чабата. Җиденчедә укыганда салкын тидереп, бер ай өйдә ятканнан соң Рәшидә мәктәпкә йөрми башлый.
Кыш үтеп, җирләр кибүгә 13 яшьлек үсмер артыннан колхоз бригадиры килеп тә җитә. “Сеңлем, фермада башмаклар караучысыз калды. Бер-ике ай булса да эшләрсең, чык инде”, ди. Бригадирның ике ай дигәне елга сузыла. Ә инде икенче елны аңа сыер саварга кушалар. Рәшидә бәләкәй генә куллары белән 12 сыер сава башлый. Соңыннан аларның саны егермегә җитә.
— Кайбер каты җиленле, сөтен тиз төшерми торган сыерларны сауганда утырып елаган, беләкләргә кан төшеп, төннәр буена сызланган чакларым аз булмады, — дип искә ала Рәшидә Мигъдәт кызы.
Тагын ике елдан аны Мәрхия исемле үзе кебек ятим бер кыз белән Абзанга урман эшенә җибәрәләр. Көз җитүгә аны Миңлекамал Морзабаева белән тагын да авыррак эшкә — “Коммунар” комбайнына эшкә тәгаенлиләр. Трактор тартып йөрткән комбайн бункерындагы ашлыкны кызлар үзләре зурлыгындагы киндер капчыкларга тутырып, янәшәдә килгән ат арбасы — бестаркага ыргытырга тиеш була. Ныгынып та җитмәгән куллар аша көн саен дистәләгән тонна ашлык үтә...
Унтугызы тулганда Рәшидә Сайран авылына килен булып төшә. Авыр еллар булуга карамастан, Габбас исемле эшчән ире белән алар ике-өч елда үз хуҗалыгын тергезә, йорт салып керә. Тормыш җайга салынып кына килгәндә, кызганычка каршы, Габбасның гомере фаҗигале рәвештә өзелә: урманнан кайтканда ул агач төялгән ат йөге астында кала.
Өч балалы тол хатын Макар промартелендә салабаш әзерләүче булып урнаша. Монда да авыр урман эше. Бирелгән планнарны тутыру, аена 60-70 сум эш хакы алу өчен күп көч салырга, тырышырга туры килә. Бераздан Рәшидә анда Ишморза исемле ир белән таныша. Тагын берничә айдан ике ятим гаилә әгъзалары бербөтен булып яши башлый.
Көндәлек эш, гаилә мәшәкатьләре белән еллар үткәне сизелми дә. Гаиләдә тагын ике кеше арта — Җәмилә белән Нурсилә дөньяга килә. Йөрәкнең элекке яралары бераз төзәлеп, матур гына яши башлауга Рәшидә тагын бәхетсезлеккә дучар була. Беркөнне кич аңа Ишморзаны урманда агач басып үтерүе турында кайгылы хәбәр китерәләр. Арытаба Рәшидә шул ук Ишембай районының Петровск РТСында 8 ел кочегар булып эшли.
Төпчеге Нурсиләсен Салаваттагы интернат-мәктәпкә урнаштыргач, Рәшидә үзе дә 1980 елда шул шәһәргә күчеп килә, пыяла заводына эшкә урнаша. Себердә эшләгән бер якташы вакытлыча яшәргә үз фатирын калдырып киткән була. Шулай итеп, тәвәккәл ханым шәһәр эшчесе булып китә. Аның хезмәт биографиясендә яңа бит ачыла. Кайда салсаң, шунда ипле яткан кулай таш сыман, Рәшидә Мигъдәт кызы завод эшенә, шәһәр тормышына да тиз өйрәнә. Предприятиенең иң оста пыяла кисүчеләре исемлегендә була. Заводта җиде ел эшләү дәверендә мактау кәгазьләре, “Хезмәт ветераны” медале белән бүләкләнә.
— Шунысына шатланам, балаларым биткә кызыллык китермәде. Мәктәптә укыганда да алдынгы булдылар, тормышта да үз урыннарын таптылар. Мин үземне бәхетле ана дип саныйм, — ди ул.
— Рәшидә апа, Сезнең торак проблемасын заманында космонавт Валентина Терешкова хәл иткән, диләр. Шул дөресме?
Әңгәмәдәшем кулындагы оек энәләренә карап, бераз дәшми торды. Бу секундларда ул чирек гасыр элек булган вакыйгаларны күз алдыннан үткәрде, күрәсең. Ә йөзендә — канәгать елмаю.
— Шулайрак булды шул, — ди ул. — Чөнки ничә тапкыр барсам да, завод профкомы да, Салават шәһәр Советы башкарма комитеты да минем торак мәсьәләсен хәл итү турында уйламады. Шәһәр хуҗасына тәү тапкыр барганда чиратка языла алмадым. Икенче атнада төнге өчтә барып чиратка бастым. Көндезге өчтә шәһәр Советы рәисе кабинетында идем. Андагы җитәкче миңа: “Ә сез беләсезме, пыяла заводында 10-15 ел эшләп тә гаиләләре белән тулай торакта яшәүчеләр күп. Көтегез, чиратыгыз җиткәч, Сезгә дә фатир булыр”, дип чыгарды.
Икенче көнне Рәшидә озак уйлап тормый, Советлар Союзы Герое, космонавт Валентина Терешкова исеменә хат язарга утыра. Үз тормышы, кайларда ничек эшләве, нинди рәсми бүләкләргә лаек булуы, биш баласы турында һәм фатир мәсьәләсе буенча кайларда булуы хакында яза. Аның бер танышы завод эшләре буенча еш кына Мәскәүгә командировкага йөри икән. Хатны да башкалага ул алып китә.
Хат адресатка барып җитә. Бер ай да үтми, Терешкова култамгасы белән җавап хатының бер нөсхәсе Рәшидә апага, икенчесе КПССның Башкортстан өлкә комитеты һәм шәһәр комитеты аша Салават техник пыяла заводына килеп төшә. Хатта язылган һәр факт тикшерелгәннән соң, предприятие җитәкчелеге үз имиджына тап төшермәскә тырыша. “Хөрмәтле Валентина Владимировна, Сезнең хат буенча чара күрелде, завод эшчесе Р. М. Мөхәммәтованың торак шартлары яхшыртылды”, дигән хат әзерләнә. Аның күчермәсе КПСС өлкә комитетына да озатыла. Бу хакта Рәшидә бернәрсә дә белми. Шул ук көнне аны директор урынбасары үз кабинетына чакыртып ала һәм: “Бар, иртәгә ук тулай торактан үзеңә ошаган бүлмәне сайлап ал. Завод йорт төзи башлады, ул әзер булгач, аерым фатир бирербез. Мин сине льготалы исемлеккә керттем. Бар, иртәгә җавабың әзер булсын”, ди.
“Булмастыр инде кеше кебек аерым фатирда яшәп”, дип күңел төшенкелегенә бирелгән хәлдә Рәшидә эш урынына килә. Шулчак аның янына цех начальнигы Марат Габдрахман улы килеп баса. Эшнең нидә икәнлеген аңлагач, ул: “Син тулай торакка барсаң, башкача фатир алалмаячаксың”, ди. Рәшидә моны үзе дә аңлый. Шуңа да ул эштән кайтышлый ук директор секретарена кереп: “Мин биш бала белән тулай торакка бармыйм”, дип белдерә. Тагы да ике көннән шул ук цех начальнигы аңа:
— Мөхәммәтова, сине профкомга чакыралар. Киемнәреңне алмаштыр. Сине шәһәргә, фатир карарга алып барачаклар, — ди.
Рәшидәнең тәне эсселе-суыклы булып китә. Ул нәрсә әйтергә дә белми, каушап кала. Ашыгып профкомга килеп керә, ә тышта аларны заводның “Волга”сы көткән була.
— Менә шулай фатирлы булдым. Алып килделәр дә калдырып та киттеләр. Инде чирек гасыр биредә яшим. “Хрущевка” булса да, үземә менә дигән. Рәхәтләнеп яшим. Шуңа да мин еш кына Валентина Терешкованы “рәхмәт” сүзләре белән искә алам, — дип елмая ветеран.


Читайте нас: