+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 апрель 2008, 03:00

Намус белән бәхет янәшә

Кеше камилрәк булган саен тормышы да матуррак була, дигәннәре хактыр. Гаян Вәкилова турында бу сүзләр. Авыргазы урман хуҗалыгында баш хисапчы булып эшли ул. Бик тә гаделлек яратучы, туры сүзле, һәр эштә дә намусны алга куючы гүзәл зат. Бу тормышта гелән гадел генә яшәп буламыни, дияр кайберәүләр. Була икән.


— Исәп-хисап эшен нәкъ шундый хезмәткәрләр башкарырга тиеш, — ди әлегәчә урман хуҗалыгы директоры, бүген тармак министрлыгында эшләүче Риф Мостафин аның хакында. — Чөнки хисапчының кечкенә төгәлсезлеге дә зур хатага китерүе ихтимал. Үзенең эшен зур җаваплылык тоеп башкара ул.
Гаян Вәкилованың бу коллективка килүенә биш ел. Аңарчы озак еллар салым инспекциясендә хезмәт салган. Анда да төгәллеге, намуслылыгы белән ихтирам казанган.
— Хисапчы бер генә тапкыр ялгышса да, гомерлек абруен югалта, — ди Гаян Тимергали кызы. — Шуңа да үз бурычыңа җитди карарга, һөнәри камиллеккә омтылырга кирәк.
Ул исәп-хисап өлкәсендәге яңалыкларны, законнарны даими өйрәнеп бара. Чөнки саннар артында коллектив хезмәте, кеше мәнфәгате. “Акча — санаганны, кеше санлаганны ярата”, ди Гаян Вәкилова.
Шәхси тормышын да төгәллек һәм намуслылык кануннарына корган ул. Авыргазы авылының Парковая урамында җыйнак кына күркәм йортта яши Вәкиловлар. Җәйге чорда өйләре гөл-чәчәкләргә күмелеп утыра. Чөнки хуҗабикә чәчкәләр үстерергә, бакчада эшләргә ярата. Мал-туар, кош-корт асрыйлар. Дөрес, тормыш-көнкүрештәге авыр мәшәкатьләрне җәмәгате Фәрит Сәгыйть улы үз иңенә ала. Балалары да ярдәмләшә. Алар ул һәм кыз үстергәннәр. Гаилә башлыгы үз шөгылен булдырган. Дөрес, әлегә эшкуарлык өлкәсендә тәүге адымнарын гына ясый. Әти кешегә уллары Рөстәм ярдәмләшә. Егет нефть колледжын тәмамлаган. Кызлары Лилия аграр университеттан соң әнисе сукмагын сайлаган. Банк хезмәткәре ул, матур итеп гаилә корган.
— Балаларга бар яклап та өлге булыйк дип тырышабыз, — ди Гаян Тимергали кызы. — Без дә җәмәгатем белән үзебезнең әти-әниләрдән үрнәк алабыз. Шөкер, минем әнием, Фәритнең әти-әнисе исәннәр. Ә инде якыннарыңның исән-иминлегенә һәм булганына сөенеп яшәү үзе зур бәхет.
Җирдәге кешелек бәхете, дип тә өстисе килә бу сүзләргә.



Читайте нас: