+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 апрель 2008, 03:00

Бәхет өчен тагын ни кирәк?

һәр төбәктә заман авырлыкларыннан курыкмыйча берсеннән-берсе кечкенә балалар тәрбияләүче, авыл җирендә яшәп дәүләт ярдәменнән файдаланучы гаиләләрне очратырга була. Илеш районы Кадер авылыннан Ирина һәм Илфир Миңнеәхмәтовлар шундыйлардан.


Гаилә башлыгы Илфир үзен “сезонлы эш кешесе”, дип атый. Чөнки ул иртә яздан кара көзгәчә пешекче, ә кышын исә мал азыгы склады мөдире булып эшли икән.
— Безнең колхозда язгы кыр һәм урып-җыю эшләре чорында 5 күчмә ашханә эшли. Шуларның өчесендә пешекчеләр ир затыннан. Шунысы игътибарга лаек: ризык казан асып кырда пешерелә. Кырда пешкән ризык икеләтә тәмле була, — дип аңлатма бирә колхоз рәисе Иршат Гыйльфанов.
— Пешекче хатын-кыз эше түгелмени? — дип кызыксынам хуҗалык рәисе белән Илфирдан.
— Сез алай димәгез, ир-егетләр пешергән ризык аеруча тәмле була ул. Мин үзем, мәсәлән, басуга килсәм, ул пешергән ризыктан авыз итми кайтып китмим, — дип Илфирдан алда җаваплый колхоз рәисе.
— Мин бит дипломлы пешекче, — дип җитәкченең сүзен дәвам итә Илфир. — Гаиләдә баш бала булгач, кечкенә туганнарыма ашарга әзерләү минем өстә иде. Тәҗрибә шуннан да килә. “Ир-егет пешергән ашамлыкка фәрештәләр канатын тыгып торыр” дигән әйтем дә бар бит әле. 10нчы сезон аш пешерәм инде, әлегә бер генә механизаторның да канәгатьсезлек белдергәне булмады. Киресенчә, ризыгымны мактап туялмыйлар, кабат-кабат салдырып алалар, — ди ул.
— Механизаторларга пешергән ризыгы тагы да тәмлерәк булсын өчен хуҗалыкта артып калган яшелчә-җимешне Илфир үзе белән ала. Шуңа да елның елында помидор-кыярны күп итеп тозлыйбыз, аш тәмләткечләрне дә күпләп утыртабыз, — ди хуҗабикә.
Миңнеәхмәтовлар гаиләсендә өч бала үсә. Зурысы Әлмир 2нче сыйныфта укый. Уртанчы кызлары Алиягә ике яшь ярым. Ике ай элек уллары Радмир туган.
Өченче бәбиләрен алып кайтуны планлаштырган Миңнеәхмәтовлар узган ел йорт салу хәстәре белән яна башлыйлар. “Тәвәккәлләгән таш ярган” дигән мәкаль нәкъ алар хакында инде. Былтыр кирпечтән стенасын күтәргәннәр. Быел түбәсен яптырырга җыеналар. “2010 елга кадәр авылны социаль үстерү” программасы чикләрендә аларга узган елда 250 мең сумлык сертификат тапшырылган. Шуның 105 меңе кире кайтарылмый торган субсидия булса, 145 меңен 8 процент белән 10 ел түләячәкләр икән.
— Ир кеше үз гомерендә өч эш башкарырга: агач утыртырга, йорт салырга, ул үстерергә бурычлы. Боларның өчесен дә әкренләп гамәлгә ашырып киләм. Яшь гаиләләргә кайгыртучанлык күрсәтүче дәүләт җитәкчеләренә безнең исемнән зур рәхмәтемне белдерәм, — ди гаилә башлыгы.
— Авылда калганыгызга үкенмисезме? — дип сорыйм яшьләрдән.
— Юк, нишләп үкеник, — дип бертавыштан җаваплыйлар Ирина белән Илфир. — Дәүләт ярдәмен алгач “Әл дә авылда калганбыз, читкә чыгып китмәгәнбез”, дип шатланып куйдык. Колхоз рәисе Иршат Гыйльфанов та һәрдаим ярдәм итеп тора. Төзелеш материаллары кайтарту өчен техникасын бирә, акча кирәксә дә борып чыгарганы юк. Күпләп мал-туар асрыйбыз, кош-корт тотабыз. Ит, сөт, яшелчә-җимеш үзебезнеке булгач, акча күп тотынылмый. Үзебездән артканын дәүләткә дә сатабыз. Эшләп торырга эш, өйгә кайтып керүгә муенга килеп сарылучы балалар бар. Бәхет өчен тагын ни кирәк инде? — диләр алар.
Читайте нас: