Яшьрәк буын гәзит укучыларның бу данлыклы очучыны белмәү ихтималын исәпкә алып, якташыбыз белән кыскача гына таныштырып үтим.
Иван Пстыго 1918 елның 10 апрелендә Уфа губернасы Уфа өязенең Сухополь авылында туган. Хәзер ул тирәләр Архангель районына карый, ә Пстыгоның туган-тумачасы башлыча Валентиновка авылында яши. Иван Ивановичның тормыш юлы күпчелек хәрбиләрнеке кебек гади. Бөек Ватан сугышына бер ел калганда Энгельс очучылар хәрби-авиация училищесын тәмамлаган. Хәзер бу шәһәр икенче исем йөртә, ә 1941 елның сентябренә кадәр Идел буе немецлары автономияле республикасының башкаласы булган. Иван Пстыго фронтта звено, эскадрилья командиры булып хезмәт иткән. 1943 елның декабрендә Пстыгоны штурмлаучы авиаполк командиры итеп тәгаенлиләр. Йөзгә якын сугышчан очыш вакытында Иванны немецлар дүрт тапкыр бәреп төшерә. Ләкин якташыбыз исән калган.
Сугыш беткәч, Иван Пстыго авиация полкы, дивизиясе, корпусы белән командалык итә. Ун ел СССР Хәрби-һава көчләре командующие урынбасары була. Оборона министрлыгында да, генераль инспекторлар төркемендә дә эшли.
Очрашканда маршал, әлбәттә, орденнарын санап утырмады, әмма белүемчә, Иван Иванович ике Ленин ордены, җиде Кызыл Байрак, шулай ук Александр Невский, I дәрәҗә “Ватан сугышы”, Кызыл йолдыз, Октябрь революциясе орденнары белән бүләкләнгән. Аның чит дәүләтләр орденнары да бар. 1967 ел Пстыгога СССРның атказанган очучысы исеме бирелгән иде. Төгәл утыз ел элек батыр бөркет Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды.
...Маршалны мин Матбугат йортының алдында каршы алдым. Рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык. Бик гади, ипле кеше Иван Иванович, ул чорда Башкортстанга еш кына кайтып йөри иде. Хәзер андый форсаттан чикләнде — ни дисәң дә авиация маршалы Иван Иванович Пстыгога бүген туксан яшь тулды. Якташыбызны ихлас котлап, элекке очрашуны хәтергә алып, әлеге фоторәсемне сезгә дә тәкъдим итәргә булдым.