+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 апрель 2008, 03:00

Яңа идеяләр күргәзмәсе

Мәләвез шәһәрендә “Мәгариф” өстенлекле гомумдәүләт проекты кысаларында инновацион белем бирү проектларының күргәзмә-ярминкәсе булды. Республика дәрәҗәсендәге мәртәбәле форумда Башкортстанның барлык шәһәр һәм районнарыннан килгән 650 педагог, Русиянең башка шәһәрләреннән чакырылган кунаклар, шул исәптән, фәнни-теоретик, фәнни-гамәли һәм методик журналларның баш мөхәррирләре катнашты. Күргәзмә-ярминкәнең пленар өлешендә чыгыш ясап, мәгариф министры Зиннәт Аллаяров өстенлекле проект кысаларында республикада башкарылган эшләргә, үзгәрешләргә тукталды, белем бирү учреждениеләрендәге инновацион программалар белән эш итүдәге уңышлар һәм бурычлар турында сөйләде.



— Белем бирү өлкәсендә бүген һәртөрле матур башлангыч, һөнәри камиллеккә, яңалыкка омтылу ил дәрәҗәсендә мактауга лаек гамәл санала. Тик шуны да онытырга ярамый: инновацион проектлар, кирәк-кирәкмәгән яңалыклар белән без инде ничә ел балалар күңелен һәртөрле сынау мәйданына әверелдердек түгелме? — диде халык шагыйре, республиканың Язучылар берлеге рәисе Равил Бикбаев.
Республика педагогларының осталык форумында, шулай ук, Президент Хакимиятенең икътисад һәм социаль сәясәт идарәсе начальнигы урынбасары Гали Фәезов, Салават районының Аркавыл урта мәктәбендә 42 ел балалар укыткан Социалистик Хезмәт Герое, РСФСРның атказанган укытучысы 80 яшьлек Хәнифә Искәндәрова, Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты ректоры профессор Раил Әсәдуллин һәм башкалар чыгыш ясады. Раил Мирвай улы, мәсәлән, педагогик юнәлештәге югары уку йортларына килүче абитуриентлар санының елдан-ел кимүе турында борчылу белдерде. “Укытучы образын, аның абруен тагы да күтәрү өстендә эшләргә кирәк, чөнки укытучысыз илдә бертөрле дә үсеш булмаячак”, диде. Ә инновацион проектлар турында сөйләгәндә ул теге яки бу алдынгы педагогның идеяләрен, авторлык эшләнмәләрен тарата башлаганчы ул программаларга анализ эшләү, тикшерү максатында гыйльми методик үзәк булдыру кирәклеген әйтте.
Пленар утырыштан соң чарада катнашучылар республиканың белем бирү учреждениеләре оештырган күргәзмә-ярминкә материаллары белән танышты. Анда барлыгы 100 стенд урнаштырылган иде. Башкортстанның иң яхшы 12 педагогы мәктәпләрдә кунаклар алдында балаларга осталык дәресләре бирде. “Мәктәп матбугаты”, “Мәктәп-Пресс” федераль нәшриятларының фәнни-теоретик һәм методик журналларының баш мөхәррирләре катнашлыгында аерым фәннәр буенча оештырылган “түгәрәк өстәл”дә 90 педагог эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Нәтиҗәдә, 200 инновацион проект авторларына әлеге Бөтенрусия журналларының махсус дипломнары тапшырылды.
Яңа идеяләр күргәзмәсендә катнашучылар белем бирү учреждениеләренең, аерым педагогларның эш тәҗрибәсе белән танышты. Педагогик форум әгъзалары бу матур чараны традициягә әверелдерү кирәклеген әйтте.
Читайте нас: