+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 апрель 2008, 03:00

Башкала югарылыгыннан ачыграк күренә

11 апрельдә Гафури районының “Сәетбаба” башкорт тарихи-мәдәни үзәге башкалада эшлекле һәм мәдәни чаралар оештырды. Аның кысаларында “Сәетбаба” башкорт тарихи-мәдәни үзәге: бүгенгесе һәм киләчәге” дигән темага “түгәрәк өстәл” утырышы үтте, чыгышлары белән Сәетбаба авылыннан булган рәссамнар, галимнәр, язучылар әсәрләреннән, шулай ук, кул осталары эшләреннән күргәзмә оештырылды, республика артистлары катнашлыгында зур концерт күрсәтелде. Конгресс-холл бинасында үткән чараларда мәртәбәле кунаклар, тарихи-мәдәни үзәкләр җитәкчеләре, галимнәр, әдипләр, сәхнә осталары, Гафури районының күренекле кешеләре катнашты.


“Сәетбаба” үзәге Башкортстан Президентының 574 санлы указына ярашлы, 2003 елның 29 сентябрендә төзелә. Бүген ул республикадагы иң эре тарихи-мәдәни үзәкләрнең берсе булып тора. Башкорт халкының республика тарихи-мәдәни үзәге итеп нәкъ Сәетбаба сайлануы очраклы түгел. Ул Башкортстандагы иң зур һәм иң тарихи башкорт авылы. “Түгәрәк өстәл” утырышында билгеләнүенчә, Сәетбаба авылы тирәсендә элек-электән Кече табын ыруы башкортлары яшәгән. XVIII гасыр башында алар утрак тормышка күчә һәм 1704 елда Сәетбаба авылына нигез сала. 2004 елда авылның 300 еллыгы республика күләмендә киң билгеләп үтелде.
Бүгенге көндә Сәетбаба республикада иң үсешкән авылларның берсе. Биредә 620 йортта 1700дән артык кеше яши. Авылда урта мәктәп, участок дәваханәсе, мәдәният йорты, китапханә, даруханә, балалар бакчасы, элемтә бүлекчәсе, 13 шәхси кибет, янгын сагы посты, шәхси пекарняга кадәр бар. Җәлил Киекбаев исемендәге урта мәктәптә 360 укучы белем ала. Узган елда гына 45 сабый туган.
“Сәетбаба” тарихи-мәдәни үзәген тергезү дә авыл үсешендә бик күп яңа уңайлыклар, мөмкинлекләр белән билгеләнгән. Атап әйткәндә, Башкортстан Президенты указын тормышка ашыру буенча чаралар планына ярашлы, авылга табигый газ килгән, 2008-2009 елларда йортларны зәңгәр ягулык белән тәэмин итү эше тулысынча тәмамланачак. Суүткәргеч яңартыла. Бу эшләр тәмамлану белән, киләсе елда авыл урамнарына асфальт түшәләчәк.
Сәетбаба авылы биләмәсендәге башка җиде авыл да игътибардан читтә калмаган. Атап әйткәндә, Җәлил Киекбаевның йорт-музее урнашкан Каранъелга авылына Мәндем елгасы аша мәһабәт күпер төзелгән, юл төзекләндерелгән. Язучы Әнүр Вахитовның туган авылы Тугайга яңа юл салынган.
Тарихи-мәдәни үзәк турында указ Сәетбаба авылы халкының социаль-икътисади тормышында гына түгел, рухи-мәдәни үсешендә дә бик күп мөһим башлангычлар белән билгеләнгән. Әйтик, бүгенге көндә тарихи-мәдәни үзәктә бәйләү, чигү, киез сугу, агачтан бизәкләп сувенир әйберләр эшләү буенча түгәрәкләр уңышлы эшләп килә. Туган якны өйрәнү, драма, бию, фольклор түгәрәкләре эшенә, гомумән, бөтен авыл халкы җәлеп ителгән дисәк тә, арттыру булмас. Халык йолаларын, борынгы гореф-гадәтләрен тергезү юнәлешендә дә байтак чаралар үткәрелә. Былтыр, мәсәлән, бөтен авыл халкы катнашлыгында “Карга туе”, “Кәккүк чәе”, “Каз өмәсе”, “Мал өмәсе”, “Кыз озату”, “Килен төшерү”, “Бала туе”, “Исем туе”, “Шәҗәрә бәйрәме”, “Җәйләүләр җыены” дигән бәйрәмнәр үткән.
Авылда кәсепчелекне үстерү буенча да ярыйсы эш алып барыла. Мәсәлән, 2003 елда Сәетбабада 728 баш умарта булса, бүгенге көндә күчләр саны 1525кә җиткән.
“Миләшкәй” крестьян хуҗалыгы кәҗә сөтеннән кымыз җитештерүне җайга салган. “Сельэнерго” муниципаль предприятиесенең Имәндәш бригадасында исә бия сөтеннән кымыз җитештерүгә алынганнар. Кыскасы, социаль-икътисади өлкәдә дә, рухи-мәдәни өлкәдә дә җанлы тормыш белән яши бүген Сәетбаба авылы халкы.
Шул ук вакытта “түгәрәк өстәл” утырышында билгеләнүенчә, “Сәетбаба” башкорт тарихи-мәдәни үзәге үсешенә бәйле кайбер мәсьәләләр дә юк түгел. Әйтик, “Табын” республика иҗтимагый оешмасы рәисе, филология фәннәре докторы, профессор, Халыкара төрки академия академигы Гыйният Кунафин “Сәетбаба” тарихи-мәдәни үзәге гомум республика башкорт халкы үсешендәге мәсьәләләр белән дә җитдирәк шөгыльләнергә тиеш дигән фикер белдерде. Атап әйткәндә, башка төбәкләрдә гомер кичерүче башкорт халкы белән бәйләнешләрне үстерүдә, чит илләр халыкларына башкорт мәдәниятен, рухи дөньясын, гореф-гадәтләрен танытуда республика күләмендәге тарихи-мәдәни үзәкнең әйдәп баручы булырга тиешлегенә басым ясады.
Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Вилдан Шәрипов исә авыл халкын эш белән тәэмин итү мәсьәләсен үзәккә чыгарды.
— Элек 2554 гектар сөренте җирләре булган “Йолдыз” колхозы елның-елында 2600 центнер ит җитештереп сата иде. Бүген исә хуҗалык юкка чыгып бара, — диде ул. Вилдан Әюп улы, шулай ук, авылда балалар бакчасы бинасын төзекләндереп зурайту зарурлыгын да сызык өстенә алды.
Моннан тыш, “түгәрәк өстәл” барышында авыл уртасында ял һәм мәдәният паркы булдыру, ачык һавада тарихи-этнографик музей оештыру, туристик комплекс төзү мәсьәләләре турында да сүз булды.
Бу көнне башкала тамашачылары Гафури районы осталарының кул эшләре белән танышу мөмкинлеген дә алды. Конгресс-холл бинасының икенче катында фойеда оештырылган күргәзмәдә агачтан эшләнгән кечкенә сувенирлардан башлап иләнгән аю тиресенә кадәр күрергә мөмкин иде. Тәмлетамаклар исә чын башкорт балыннан авыз итте.
200дән артык халык талантлары, республикада киң билгеле артистлар һәм әдипләр катнашлыгында үткән концерт та һәркемнең күңеленә хуш килде.
Кыскасы, “Сәетбаба” башкорт тарихи-мәдәни үзәге башкалада шундый зур эшлекле һәм мәдәни чара оештырып, якташларына, милләттәшләренә, Уфа халкына бик күп дулкынландыргыч һәм тантаналы минутлар бүләк итте. Бу уңайдан, әлеге башлангыч республикада гомер итүче башка халыкларның тарихи-мәдәни үзәкләре өчен дә яхшы үрнәк була ала. Һәрхәлдә, башкала югарылыгыннан уңыш-казанышлар да, җитешсезлекләр һәм борчыган мәсьәләләр дә, аларны хәл итү юллары да ачыграк күренә.
Читайте нас: