+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 апрель 2008, 03:00

Имин гаилә — ил терәге

Кызганычка каршы, кайбер авылларда мәдәният учреждениеләре сүнеп барган учакны хәтерләтә. Андагы хезмәткәрләр үз эшләренә сүлпән карый, чаралар да елына ике-өч тапкыр гына, алар да исем өчен генә оештырыла. Ә менә Стәрлебаш районының Бузат авылында мәдәният йорты гөрләп тора. Район үзәгеннән 60 чакрым ераклыкта урнашкан бу татар авылында дүрт ансамбль уңышлы эшләп килә. Мәдәният йорты директоры Әнисә Сәфәргалиева әйтүенчә, аларда яше дә, карты да актив катнаша, район, төбәк, республика бәйгеләрендә җиңү яулый. Ике ел элек бу авылдан Аюкасовлар гаиләсе республикада уздырылган “Яшь гаилә” бәйгесендә икенче урын яулаган иде. Узган ел шундый ук район конкурсында Гөлназ һәм Илнур Гыйзетдиновлар Гран-прига лаек булдылар.



Илнур өздереп гармунда уйнаса, Гөлназ җыр-моңга гашыйк. Авылдашлары, якташлары аларның чыгышын һәрвакыт көтеп ала, көчле алкышларга күмә. Спектакльләрдә дә катнашырга яраталар.
— Бер сыйныфта белем алсак та, бер-беребез белән дусларча гына аралаша идек. Беркөнне шулай мәдәният йортында район күләмендә узачак фольклор бәйгесенә әзерләнеп йөргәндә арабызда мәхәббәт уты кабынды. Анда төрле рольләрне кабатлый-кабатлый чын-чыннан бер-беребезгә гашыйк булдык. Әлеге бәйгедә беренче урын да безнең ансамбльгә елмайды, — диләр Илнур белән Гөлназ.
Сигез ел элек гаилә корган Гыйзетдиновлар аларны сәхнә кавыштырганына сөенеп бетәлмиләр. Хәзер дә авылда уздырылган төрле мәдәни чараларда актив катнашалар. Гөлназ ун ел Бузат балалар бакчасына җитәкчелек итә, Илнур Миякә МТСының Стәрлебаш филиалында комбайнчы-оператор булып эшли. Күркәм гаиләдә уллары Илшат, кызлары Эльвина үсеп килә. Алар да, әти-әниләренә охшап, җыр-моң ярата.
Бузатлылар әйтүенчә, Гыйзетдиновлар авылда кул осталары буларак та билгеле. Гөлназ буш вакытларында шәл бәйли, чигү чигә, Илнур агачтан төрле әйберләр ясый. Кул эшләренә осталык аларга әти-әниләреннән килә икән.
Читайте нас: